Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 422080, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Школьная, д.3 |
| Телефон: | +7(843)-602-12-66 |
| E-Mail: | S.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тюлячинская СОШ" |
| Руководитель: | Назклычев Салават Сатлыкович |
| Год основания учреждения: | 1938 |
| У нас учатся: | 790 |
| У нас учат: | 70 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Министр урынбсары чираттагы "Саннар дәресе"н үткәрде. Заместитель министра провел очередной "Урок цифры". 31.01.2023

Бүген Теләче урта мәктәбендә чираттагы “Саннар дәресе” узды. “Һава торышын фаразлаучы технологияләр” темасына үткән дәресне Татарстан Респуликасы юл һәм транспорт министры урынбасары Никонов Тимур Викторович үткәрде. 8нче сыйныфлар өчен барган дәрестә яңа заманча технологияләр, аларны куллану тәртибе турында сөйләде килгән кунак. “Иртән эшкә барганда без көн саен иң беренче тәрәзәгә карыйбыз. Һава торышы нинди соң?! Кулчатыр алыргамы яки алмаска? Аңа җавапны һава торышын фаразлый. Безнең һава торышы хәзер кесә телефоннарында бар. Ләкин ул ничек барлыкка китерелә соң? Берничә көн алдан һава торышын нәрсә белергә мөмкинлек бирә?”, - дип башлады сүзен Тимур Викторивич. Ул һава торышын фаразлаучы технологияләр турында укучыларга тәфсилләп аңлатты. Дәрестә укучылар һава торышын фаразлаучы белгечләр ролен генә түгел, ясалма интеллект, ягъни һава торышын төгәл билгеләүче төрле приборлар турында да мәгълүмат ишетә алды. “Саннар дәресе” даими рәвештә үтеп килә. Бу бик кирәкле проект, Теләче урта мәктәбендә дәресләр үткәрә башлаганыма да тиздән бер ел була - дип ассызыклады Тимур Викторович.
#ГодПедагогаНаставника 2023
-
Теләчедә авыл җыены үтте. 31.01.2023

16 гыйнварда районыбызда башланып киткән авыл җыеннары тәмам. Аның соңгысы 31 гыйнвар көнне Теләче мәдәният йортында узды. Бу көнне Теләче авыл җирлегенең 2022 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасары Айрат Фатхуллин катнашында узган җыенда үзләренең эшчәнлеген яктыртып, Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Мараков чыгыш ясады. Шулай ук җирлекнең яшәеше - кичәге, бүгенге һәм киләчәк тормышы мәгариф, мәдәният, ветеринария хезмәте, көч стрктуралары җитәкчеләре һәм белгечләре чыгышларында да зур чагылыш тапты. Теләче авыл җирлегендә урнашкан 725 бала белем алучы мәктәп эшчәнлеге белән Теләче урта мәктәбе директоры Айнур Фирдәвес улы Хафизов таныштыры. Ул үз чыгышында мәктәп аның эшчәнлеге турында сөйләде. Узган уку елында ирешелгән уңышларга тулырак тукталды.
-
Берьюлы дүрт призер! 31.01.2023

Теләче урта мәктәбе укучылары Республика олимпиадасында призлы урыннар белән сөендерде. 29-31 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле буенча олимпиаданың Республика этабы үтте. Биредә Теләче урта мәктәбенең 5 “в” сыйныфы укчысы Нәфисә Галимова, 6 “б” сыйныфы укучысы Сәгыйдә Фәләхиева, 9 “в” сыйныфы укучылары Гөлгенә Сәхәбиева һәм Зөбәйдә Фәләхиева катнашып, призер булдылар! Укытучылары: Асадуллина Зөлфия Наил кызы, Гыйльфанова Алсу Мәгъсүм кызы, Сәлманова Гүзәлия Рафыйк кызы. Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!
#ГодПедагогаНаставника 2023
-
6 уенда призер, 2 уенда җиңүчеләр! 28.01.2023

Бүген, 28 нче гыйнвар көнне Казань шәһәренең 179 нчы мәктәбендә Татарстан Республикасында "Мини-футбол - мәктәпкә" Бөтенроссия проектының мини-футбол уеннары буенча, 2011-2012 нче елгы кызлар һәм егетләр командалары арасында финалга сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Теләче урта мәктәбе командасы да катнашты. Көне буена барган кызу ярыш нәтиҗәләренә килсәк: егетләр командасы 2 урын ; кызлар командасы шулай ук 2 урынга лаек булды! Котлыйбыз! Ярышларга укучыларны ныклы әзерлек белән алып барган физик тәрбия укытучылары Хакимов Рафиль Рефат улына, Салахиев Булат Ринат улына бик зур рәхмәт! Республика дәрәҗәсендәге ярышлар да катнашуны оештырган өчен Теләче урта мәктәбе, аерым алганда директор Хафизов Айнур Фирдәвес улына, Татарстан футбол федерациясе берлегенең Теләчедәге вәкиле Яхин Рәис Рәшит улына рәхмәтебезне белдерәбез! Шуны да әйтеп үтергә кирэк 8 яшь аралыгында үткән мини футбол ярышларында Теләче урта мәктәбе 6 уенда призёр, һәм 2 уенда жиңүче булып танылды. Шәһәр мәктәпләре арасында катнашу шулай ук иң зур жиңү булып тора. Җиңүче командаларны ихластан котлыйбыз! Киләчәктә дә унышлар телибез!
-
Укытучылар да сынатмады! 24.01.2023

21 гыйнвар көнне Теләче чаңгы базасында чаңгы ярышлары узды. Әлеге спорт бәйгесендә безнең укучылар һәм укытучыларыбыз да актив катнашты. Теләче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Елена Яковлевна 2 урын, шулай ук тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Гатиятов Рәсип Рәшит улы 2 урынга лаек булды! Коллегаларыбызны ихластан котлыйбыз!
-
"Күңелле математик стартлар". “Веселые математические старты”. 21.01.2023

Продалжая неделю математики сегодня учиельница математики Гузаирова Раиса Раисовна провела среди 5-х классов “Веселые математические старты”. Ученки соревновались в разных спортивных, и в то же время математических играх. Они решали задачи и примеры одновременно соревнуясь с парелель классами. В конце подвели итоги веселым стартам. 1 место “5 б” класс, 2 место “5в” класс, 3 место “5 а” класс, 4 место “5 г” класс. Поздравляем!
Математика атнасын дщвам итеп бүген математика укытучысы Гозәирова Рәисә Рәис кызы 5 нче сыйныфлар арасында "Күңелле математик стартлар" үткәрде. Укучылар төрле спорт һәм математика уеннарында көч сынаштылар. Алар парелель класслар белән бер үк вакытта мәсьәләләр һәм мисалларны чиштеләр. Соңыннан күңелле стартларга йомгак ясадылар. 1 урында "5 б"сыйныфы, 2 урында "5в" сыйныфы, 3 урында "5 а" сыйныфы, 4 урында "5 г"сыйныфы. Котлыйбыз!
-
Прошли лыжные гонки 21.01.2023

Сегодня на Тюлячинской лыжной базе прошли лыжные гонки. В этих соревнованиях приняли участие и наши ученики. Результаты лыжных гонок.
среди 1-2 классов
1 место - Фатхуллина Саида (ученица 1 “г” класса), Сахабиев Ильяс ( ученик 2 “б” класса)
2 место – Насибуллина Зиля (ученица 1 “а” класса), Якупов Айзат (ученик 1 “б” класса)
среди 3-5 классов
1 место – Насибуллин Азамат (ученик 4 “в” класса)
2 место – Галимов Ильнур (ученик 4 “а” класса)
среди 6-8 классов
1 место - Фатхуллина Зарина (ученица 9 “в” класса),
среди 9-11 классов
1 место - Сахабиева Гульгена( ученица 9 “в” класса),
Губайдуллин Рустам (ученик 9 “б” класса)
2 место - Фатхуллина Фадиля (ученица “9в” класса),
Закиров Рамис( ученик 11 “в” класса)
-
Болгар шәһәреннән зур җиңү белән! С победой из Булгар! 21.01.2023

Бүген 21 гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбенең 2007-2008 елда туган кызлар һәм егетләр командасы, физик тәрбия укытучысы Хакимов Рафил Рифат улы җитәкчелегендә Болгар шәһәренә юл алган иде. Сәбәбе Татарстан Республикасында мини-футбол буенча "Мини-футбол" Бөтенроссия проектының финал турнирында катнашу. Һәм менә күптән түгел нәтиҗәләр дә билгеле булды! Безнең кызлар командасы 3 урынга, ә егетләр командасы 2 урынга лаек булды! Әлеге зур җиңү белән командаларны һәм тренерларын котлыйбыз! Шулай ук ярышта спонсорлык ярдәме күрсәткән иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез!
-
Бүләкләделәр! Наградили! 21.01.2023

Яңа ел бәйрәмнәре артта калды. Теләчебез бу бәйрәмнәрдә матурланды, төрле кар сыннары, утлар белән бизәлде. Районыбызга килгән кунаклар да Теләченең матурлыгына сокланып йөрде. Әлеге матурлыкны район халкы бердәм, күмәк нигездә тудырды. Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары да бу эштән читтә калмады. Мәктәп территориясен төрле әкият геройлары белән бизәп, яңа ел рухы барлыкка китерде. Бүген эшлекле шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов яңа елга әзерлек буенча район конкурсында катнашучыларны бүләкләде. Теләче урта мәктәбе, мәктәпләр һәм балалар бакчалары арасында, “Иң әкияти бизәлеш” номинациясендә “Дулкын” йөзү бассейнына сертификат белән бүләкләнде! Котлыйбыз!
-
"Весёлый поезд Информатика”. 20.01.2023

В рамках недели математики, геометрии и информатики учитель информатики Гаптрахманов Фанис Фанилович провел мероприятие "Весёлый поезд Информатика”. В игре участвовали классы 9 “а”, 9 “б”, 9 “в”. Организаторы на "станциях" 11 а класс. Как вагончики друг за другом девятиклассники переезжали с одной станции на другую. На каждой станции у всех ребят было задание. Здесь они и разгадывали ребусы, решали логические задачи, исправляли ошибки в примерах. Не было равнодушных ребят при проведении конкурсов, каждый старался, чтобы его поезд первым прибыл на конечную станцию. Мы поздравляем ребят 9 «б» класса с победой в этом конкурсе, а остальным желаем не падать духом и в следующий раз быть более быстрыми и сообразительными. По итогам конкурса: 1 место - 9 б; 2 место - 9 в; 3 место - 9 а классы.


















