Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 422080, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Школьная, д.3 |
| Телефон: | +7(843)-602-12-66 |
| E-Mail: | S.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тюлячинская СОШ" |
| Руководитель: | Назклычев Салават Сатлыкович |
| Год основания учреждения: | 1938 |
| У нас учатся: | 790 |
| У нас учат: | 70 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Республиканский фестиваль педагогических идей 20.02.2024

Учителя начальных классов стали победителями III Республиканского фестиваля педагогических идей «От идеи до результата-2024» в номинациях «Видеопанорама опыта» Хазеева Айсылу Халитовна, «Ура! Новый проект!» Фархуллина Гульнара Залиловна, «Учимся общаться» Аскарова Фирдаус Маснавиевна., «Команда -это круто!» Ахунзянова Римма Александровна и Мифтахова Венера Габдулловна.
-
“Законы победителей: секреты вершины в 100 баллов!" 20.02.2024

Ученики нашей школы в рамках региональной акции “Законы победителей: секреты вершины в 100 баллов!" встретились с выпускниками прошлых лет Даниловой Вероникой, Сунгатуллиным Булатом, Тимербаевой Диной, набравшим 100 баллов на ЕГЭ. Они поделились секретами своего успеха, мотивировали учеников к достижению поставленных целей. Более подробную видео вы можете посмотреть на официальной странице школы "В контакте" #образованиетатарстан #ГИА2024 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2024 #готовимсявместерт #готовимсякГИА
-
Түбән Новгородтан зур җиңүләр белән! 20.02.2024

Бүген Түбән Новгород шәһәреннән дә яналыклар килеп иреште. 16 - 21 нче февраль көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә, "Мәктәпкә футбол" проектында Теләче урта мәктәбе уккчылары уңышлы чыгыш ясадылар һәм бер дигән нәтижәләргә иреште. Егетләр командасы 5 нче урын, кызлар 10 нчы урынга лаек булды! Шунсында әйтеп үтергә кирәк кызлар командасы әлеге уенда үз көчләрен беренче тапкыр сынап карады. Уеннарга барып, катнашу хокукы биргәннәре өчен Теләче районы хакимияте житәкчелегенә, мәктәп директорына, коллективка, уеннарда катнашкан балаларның әти-әниләренә, шушы команданы эзерләгән балаларга өстәмә белем бирү мәктәбе тренеры Назмутдинов Ильнар Камил улына, Теләче урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Хакимов Рафиль Рефат улына зур рәхмәт сүзләре житкерәсе килә. Түбән Новгородта үткән футбол уеннарында бүләкләр уйнату да булды. Биредә 9 "а" сыйныфы укучысы Ибраһимов Делюс - сумка һәм туп бн бүләкләнде, ә бүген исә уеннарның ябылу тантанасында үткәрелгән уенда 11"б" сыйныфы укучысы Назмутдинов Адель футбол аяк киеменә лаек булды. Барлык командаларны да ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Призер булдылар! Стали призерами! 15.02.2024

Теләче урта мәктәбе укучылары Республика олимпиадаларында уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Рус әдәбияты буенча олимпиадада 8 “В” сыйныфы укучылары Адилә һәм Камилә Хәмидуллиналар катнашты һәм призер булдылар. Укучыларны олимпиадага рус теле һәм әдәбияты укытучысы Раилә Рәҗәп кызы Мөхәммәтшина әзерләде. Ихластан котлыйбыз! Алга таба да уңышлар теләп калабыз.
Учащиеся Тюлячинской средней школы продолжают радовать своими успехами на республиканских олимпиадах. В олимпиаде по русской литературе приняли участие и стали призерами ученики 8 “В” класса Адиля и Камила Хамидуллины. К олимпиаде школьников готовила учитель русского языка и литературы Мухаметшина Раиля Разяповна. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов.
-
Муса Җәлил туган көн! 15.02.2024

Ел саен 15 февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне билгеләп үтелә. Муса һәм аның көрәштәшләренең исемен телгә алмый мөмкин түгел, чөнки аларны онытырга безнең хакыбыз юк. Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул — ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.
Бүген Теләче урта мәктәбе укучылары да шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләде. Герой-шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен аудиоязмадан тыңлады. Әдәби сәгатьнең икенче өлешендә студентлар шагыйрьнең тормыш юлына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Әлеге чарага бай эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Менә ничә еллар инде ул халык күңелендә якты бер җыр булып яши. Безнең аны онытырга хакыбыз юк!
-
Прошел "Парламентский урок". "Парламент дәресе" үтте. 15.02.2024

Бүген Теләче урта мәктәбендә “Парламент дәресе” үтте. “Киләчәкне сайлыйбыз!” темасы белән үтүче дәресне Татарстан Дәүләт Советы Депутаты Камил Гайнетдин улы Садриев алып барды. 10-11 нче сыйныфлар белән үткән «Киләчәкне сайлыйбыз! " дигән Парламент дәресе Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланды. Парламент дәресе - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының уртак проекты - 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла. Быел ул инде уналтынчы тапкыр уза. Теләче урта мәктәбе укучылары да бик көтеп ала әлеге дәресне. “Алда безнең ил өчен мөһим вакыйга, президент сайлаулары үтәчәк. Яшь буынга бу турында тулырак аңлату, үз хокукларын искәртү даими рәвештә кирәк”, - диде Камил Гайнетдинович.
Сегодня в Тюлячинской средней школе прошел “Парламентский урок” "Выбираем будущее!” с докладом выступил депутат Государственного Совета Республики Татарстан Камиль Гайнутдинович Садриев. С 10 по 11 класс прошел семинар «Выбираем будущее!” парламентский урок был посвящен разъяснению основ избирательной системы Российской Федерации и Республики Татарстан. Парламентский урок - совместный проект Государственного Совета Республики Татарстан, Министерства образования и науки Республики Татарстан и Института развития образования - успешно реализуется с 2009 года. В этом году он проходит уже в шестнадцатый раз. Ученики Тюлячинской средней школы с нетерпением ждут этого урока. "Впереди важное для нашей страны событие, президентские выборы. Подрастающему поколению постоянно необходимо более детально разъяснять это, напоминать о своих правах”, - сказал Камиль Гайнутдинович.
-
"Ел укытучысы" бәйгесе үтте. Прошел конкурс "Учитель года". 10.02.2024

Бүген Арча шәһәрендә Татарстан Республикасында "Россиянең Ел укытучысы - 2024 " Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының зона туры үтте. Биредә Теләче урта мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Салахиева Адилә Дамир кызы катнашты. Адилә Дамировнаны котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз! Конкурс нәтижәләре бераз соңрак билгеле була.
Сегодня в Арске прошел зональный тур регионального этапа Всероссийского конкурса "Учитель года России-2024" в Республике Татарстан. В конкурсе приняла участие учитель начальных классов Тюлячинской средней школы Салахиева Адиля Дамировна. Поздравляем Адилю Дамировну! Желаем дальнейших успехов! Результаты конкурса станут известны чуть позже.
-
"Лучший учитель татарского языка и литературы"."Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы". 09.02.2024

9 февраль көнне Теләче урта мәктәбендә Бөтенроссия "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" конкурсының, төбәк этабының зона туры бәйгесе үтте. Бәйгедә Арча, Кукмара, Теләче, Әтнә, Биектау, Балтач районнарыннан конкурсантлар катнашты. Алар дәрес һәм мастер - класс күрсәтеп, жюри алдында чыгыш ясады. Теләче районы данын Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Фадеева Гүзәл Хәмзә кызы яклады. Укытучыларның эшенә бәяне: Халиков Илгиз Илдар улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе; Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Татарстан Республикасының халык укытучысы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, К. Насыйри исемендәге премия лауреаты; Хисмәтова Лилия Котдус кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге мөдире бирде. Конкурс нәтиҗәләре март ае башында билгеле булачак.
9 февраля в Тюлячинской средней школе прошел зональный тур Всероссийского конкурса "Лучший учитель татарского языка и литературы", региональный этап. В конкурсе приняли участие конкурсанты из Арского, Кукморского, Тюлячинского, Атнинского, Высокогорского, Балтасинского районов. Они показали урок и мастер - класс, выступили перед жюри. Честь Тюлячинского района защищала Фадеева Гузель Хамзовна из Большенырсинской средней общеобразовательной школы. Оценку работы учителей оценивали Халиков Ильгиз Ильдарович - начальник Управления национального образования Министерства образования и науки Республики Татарстан; Шамсутдинова Расима Равилевна - народный учитель Республики Татарстан, заведующая кафедрой татарского языка и литературы Института развития образования Республики Татарстан, кандидат филологических наук, доцент, заслуженный учитель Республики Татарстан, лауреат премии имени К. Насыри; Хисматова Лилия Кутдусовна - заведующая отделом подготовки научно-педагогических кадров Института развития образования Республики Татарстан. Итоги конкурса станут известны в начале марта.
-
Очрашулар булсын дәвамлы! Пусть встречи будут продолжительными! 03.02.2024

В нашей школе с давних пор стало традицией проведение вечера встречи с выпускниками. А проводится это мероприятие в первую субботу февраля. И сегодня, 3 февраля в стенах нашей школы встретились выпускники разных лет! Среди них были и те, кто окончил Тюлячинскую школу 40 и 50 лет назад. Для всех сегодня вновь прозвенел школьный звонок. Вновь вернулись в детство! Ведущие и организаторы вечера - это актив школьного ученического самоуправления. Они совместно с педагогом - организатором Кочергиной З. Б. Составили программу вечера «Квест». По 7 станциям с разными заданиями на школьную тематику. Всё выпускники показали свои знания, на позитивной ноте преодолели все станции. Мы благодарны вам за то, что не забываете свою родную школу и учителей! Помните! Здесь вас любят, помнят и ждут!
Безнең мәктәптә күптәннән чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу кичәсен үткәрү традициягә әверелде. Ә бу чара февральнең беренче шимбәсендә үткәрелә. Бүген, 3 февральдә, безнең мәктәп стеналарында төрле еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары очрашты! Алар арасында 40 һәм 50 ел элек Теләче мәктәбен тәмамлаучылар да бар иде. Бүген мәктәптәге кыңгырау һәркем өчен кабат яңгырады. Балачакка кайттык! Кичәнең алып баручылары һәм оештыручылары - мәктәп укучыларының үзидарә активы. Алар педагог - оештыручы Кочергина Зөлфия Бариевна белән берлектә «Квест» кичәсе программасын төзеде. Мәктәп тематикасына төрле биремнәр белән 7 станция буенча үтте. Барлык чыгарылыш укучылары да үз белемнәрен күрсәттеләр, барлык станцияләрне каршылыкларсыз уздылар. Туган мәктәбегезне һәм укытучыларыгызны онытмаганыгыз өчен рәхмәтлебез! Исегездә тотыгыз! Монда сезне яраталар, хәтерлиләр, көтәләр!
-
Математика атналыгы кысаларында. В рамках недели математики. 03.02.2024

Теләче урта мәктәбендә бу атна "Математика, физика, информатика атналыгы" буларак үтте. Фәннәр патшасы булган Математика фәне буенча төрледән-төрле конкурс, ярышлар үткәрде укытучылар. Бүген Математика укытучысы Гөлназ Рәфкать кызы Галимханова "Великолепная семерка" исемле , жиденче сыйныфлар арасында конкурс-ярыш үткәрде. Укучылар төрле логик биремнәргә жаваплар табып, үз - ара көч сынашты.
В Тюлячинской средней школе эта неделя прошла как "Неделя математики, физики, информатики". Учителя проводили различные конкурсы и соревнования по математике - царицей науки. Сегодня учитель математики Галимханова Гульназ Рафкатовна провела конкурс-соревнование среди семиклассников "Великолепная семерка". Учащиеся находили ответы на различные логические задания и соревновались между собой.


















