Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422091, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 3 А |
| Телефон: | +7(843)-605-26-12 |
| E-Mail: | Sszr.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ-Старозюринская СОШ |
| Руководитель: | Вахитова Альфия Сатлыковна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 79 учеников, из них иностранных граждан 5 |
| У нас учат: | 24 педагогических работников |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Сабантуй!!! 08.06.2015

6 июня мы праздновали национальный праздник Сабантуй . Наш любимый праздник Сабантуй начался в 10.00 часов на центральном майдане села Тюлячи. В грандиозном театрализованном представлении приняли участие наши талантливые дети и взрослые, республиканские творческие коллективы, ансамбли.
7 июня во многих деревнях прошел национальный праздник Сабантуй. В Старых Зюрях праздник прошел очень организовано. На праздник были приглашены Ильшат Вакказов и Лилия Хайруллина, которые развлекали гостей праздника красивыми песнями, веселыми историями. На майдане были организованы разные игры, где выявили победителей, которым были вручены памятные призы. Национальная борьба кураш, самое главное зрелище Сабантуя. Борьба шла в разных весовых категориях. Абсолютным батыром стал Сафин Алмаз. Каждый, кто принял участие в Сабантуе остался довольным. Всех поздравляем с праздником!
6 июнь көнне Теләче авылы үзәк мәйданында район Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Яше - карты, бала-чагасы барысы да бәйрәмгә бик ныклап әзерләнеп килгән иде. Укучы балаларның, яшьләрнең күмәк чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды. Милли бәйрәм Сабантуй һәркемгә шатлык, куңел күтәренкелеге бүләк итте.
7 нче июнь көнне Сабантуй бәйрәме авылларда гөрләп узды. Иске Җөри авылындагы милли бәйрәмебез дә бик күңелле һәм кызыклы итеп оештырылган иде. Бәйрәмгә чакырылган кунаклар (Ильшат Вакказов,Лилия Хайруллина) халыкны җыр моңнары, тапкыр сүзләре, җор күңелләре белән үзләренә җәлеп иттеләр. Шулай ук мәйданда төрле ярышлар оештырылып нәтиҗәләр чыгарылып барылды.Ат чабышы, гер күтәрү, аркан тарту, кул көрәше, йомырка кабып йөгерү, көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү һ.б. бик күп төрле ярышларда авыл халкы, кайткан кунаклар,балалар бик теләп һәм яратып катнаштылар, җиңүчеләр яхшы бүләкләр белән бүләкләнде. Сабантуйның иң гүзәл мизгелләре булган милли көрәш бәйгесен һәркем игътибар белән күзәтте,җиңүчеләрне алкышларга күмде. Абсолют батыр булып Олы Тиләҗе авылы егете Сафин Алмаз калды. Яшьләр арасында беренче урынны шулай ук Олы Тиләҗе авылы егете Хайруллин Алмаз яулады. Түбән сыйныфлар арасында беренче урынны Иске Җөри авылы егете Галиуллин Әнәс алды.Сабантуй бәйрәме бик күңелле һәм җанлы үтте. Бәйрәм белән, дуслар!
-
Лагерьда "Экологик десант" 05.06.2015

Балалар лагерьда ял итүләрен дәвам итәләр. Иртән алар барысы да “Һәр рәсемдә кояш” конкурсында теләп катнаштылар.Аннан соң мәктәп территориясен чистарту өчен тәрбиячеләр белән берлектә “Экологик десант” эшчәнлеген оештырдылар.
Сегодня дети лагеря “Ак каен” участвовали на конкурсе рисунков “В каждом рисунке солнце”. Потом вместе с воспитателями устроили экологический десант по очистке территории вокруг школы.
-
Сабантуйга әзерлек
04.06.2015
До самого большого праздника – Сабантуя в Тюлячинском муниципальном районе остались считанные дни. В течение недели педагогический коллектив Старозюринской средней общеобразовательной школы занимались плетением плетней. Учащиеся 6-8,10 классов ежедневно участвуют на массовке. Двое учителей назначено ответственными за проведение спортивных мероприятий.
Сабантуйга санаулы көннәр генә калып бара. Атна дәвамында ир-ат укытучылар мәйданчык өчен читән үрделәр. 6-8,10 сыйныф укучылары даими рәвештә массовкага йөриләр. Коллективтан ике укытучы спорт ярышларын оештыруга җәлеп ителгән.
-
Пришкольный лагерь 03.06.2015

2 июня состоялся открытие пришкольно-оздоровительного лагеря "Ак каен". В лагере будут отдыхать 30 детей. Сегодня дети показали концертные номера .,которые подготовили сами. А также провели конкурс «Слабо».
2 нче июнь кѳнне мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагере «Ак каен» эшли башлады. Лагерьга 30 бала йѳри. Бүген алар үзләре әзерләгән концерт номерларын күрсәттеләр. Аннан соӊ тәрбиячеләр уздырган конкурста бик теләп катнаштылар.
-
Балаларны халыкара яклау кѳне 02.06.2015

1 июнь-балаларны халыкара яклау кѳне. Бу кѳнне Теләченеӊ ял паркында, олимпиада һәм конкурслар җиӊүчеләре ѳчен бәйрәм чаралары үткәрелде. Бу бәйрәмдә, безнеӊ мәктәптән үзләренеӊ укытучылары һәм ата-аналары белән, Фаляхиева З., Сахабиева Г., Хамидуллина Л., Фархуллин А., Шакирова Г., Вахитова Д. катнашты.
1 июня – день международной защиты детей. В этот день в Тюлячинском парке отдыха было организовано грандиозное событие - чествование победителей олимпиад и конкурсов. В этом празднике из нашей школы приняли участие: Фаляхиева З., Сахабиева Г., Хамидуллина Л., Фархуллин А., Шакирова Г., Вахитова Д.- со своими родителями и учителями.
-
Каникуллар башланды 30.05.2015

Каникуллар башланды. Җәй-укучыларның көтеп алган вакыты. Каникуллар чоры. Яшел чирәмдә йөрү, су коену, балык тоту-һәр баланың яраткан шөгыле. Җәй, бер караганда, күңелле, әмма икенче яктан, хәвефле дә. Иске Җөри урта мәктәбендә 30 май конне үткәрелгән чарада ОБЖ укытучысы . шул уңайдан “Җәйге чорда сак бул!” дигән темага чыгыш ясады. Көтелмәгән очракларда беренче ярдәм күрсәтү чаралары турында әңгәмә уздырдылар. Лето - долгожданная пора для учащихся.
Время каникул. Прогулки на природе, рыбалка - это любимое время провождения учащихся. С одной стороны - это веселое, но с другой и очень опасное время. Учитель ОБЖ Сахапов Р. И. провел беседу “Безопасность учащихся в летний период”. Учитель рассказала о том, как себя вести и как оказать первую медицинскую помощь в непредвиденных ситуациях.
-
Ата-аналар җыелышы 29.05.2015

Бүген бездә ата-аналар җыелышы үтте. Анда фельдшер Давлетшина Рузия Мансуровна катнашты, ул суицид турында сөйләде, пожарлар турында фильм күрсәтте. Мәктәп директоры Р. Х. Мубаракшин уку елы йомгаклары, укучылар өчен мәктәп формасы турында чыгыш ясады.
Сегодня у нас родительское собрание, где участвовала фельдшер Давлетшина Рузия Мансуровна, которая рассказала о суициде среди учащихся, посмотрели фильм "О возникновении пожаров". Директор школы Р. Х. Мубаракшин выступил докладами об окончании учебного года и о школьной форме для учащихся.
-
Дару үләннәре җыю 28.05.2015

Дару үләннәрен җыярга вакыт! Башлангыч класс укытучылары балаларны Иске Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбенә җыйдылар. Башта укучыларга халык медицинасында дару үләннәренең файдасы, дөрес җыю һәм киптерү серләре аңлатылды. Әңгәмәдән соң башлангыч сыйныф укучылары командасы табигатькә дару үләннәре җыярга кузгалды .Урамда балаларның шат авазлары гына ишетелеп торды. Эмоциягә бай булган көн бик тиз үтеп китте. Укучылар бик канәгать калдылар.
Время сбора лекарственных растений! Ученики начальных классов Старозюринской средней общеобразовательной школы под руководством собрались в школу. Сначала ученикам в классе объяснили о пользе, о правильном сборе, о заготовке лекарственных растений в народной медицине. Команда начальных классов отправилась в лес за лекарственными растениями. Весенний солнечный день, насыщенный эмоциями, пролетел очень быстро. Ученики остались очень довольными.
-
Дәүләт йомгаклау аттестациясе 27.05.2015

Сегодня, 27 мая, учащиеся 9 класса всех школ сдают государственную итоговую аттестацию по математике. Желаем успехов!
Бүген, 27 май көнне, барлык 9 нчы сыйныф укучылары математикадан дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшыралар. Аларга уңышлар телибез.
-
Экскурсии 26.05.2015

С 26 по 31 мая в 2-4 классах организуются экскурсии. Природоведческие экскурсии как в начальной, так и в средней школе направлены на обогащение памяти ребенка знаниями о многообразии живой и неживой природы, овладение умениями устанавливать в ней взаимосвязи, пробуждению интереса к изучению природных явлений, любви и бережного отношения к всему окружающему.
26-31 май көннәрендә 2-4 класс укучылары өчен экскурсияләр оештырыла. Класс белән табигатькә чыгуны укучылар ел буе көтеп алалар. Бу экскурсияләр укучыларга табигать күренешләрен яхшырак аңларга, тирә-юнь табигатьне яратырга, анын байлыкларына сакчыл карарга ярдәм итә.












