Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422091, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 3 А |
| Телефон: | +7(843)-605-26-12 |
| E-Mail: | Sszr.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ-Старозюринская СОШ |
| Руководитель: | Вахитова Альфия Сатлыковна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 78 учеников, из них иностранных граждан 4 |
| У нас учат: | 24 педагогических работников |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Сабантуй тиздән
30.06.2017
Ел саен уздыра туен —
Бердә картаймый Сабан.
Күпме язны җәйгә дәшеп
Өйләнә бара һаман.Туйлар агач, көмеш була,
Күп яшәгәч — алтын туй.
Елда яңарып торганга
Исем гади — Сабантуй…Милләтебез бәйрәмендә
Күп игенче мактала.
Эштә, көрәштә бертигез
Батыр даны яклана.Булачак уңышка өметтә —
Халкыбызда зур мәҗлес!
Борынгыдан безгә килгән
Гореф — гадәт бик газиз!Роберт Шаймарданов
-
Июльдә нинди дару үләннәре җыярга?
29.06.2017
1.Күк җиләк (голубика)
2.Кандала үләне (донник)
3. Меңьяфрак (Тысячелистник)
4. Сары мәтрүшкә5. Җир җиләге
6. Алтынбаш (Золототысячник)
7. Ромашка.
8. Тырнак гөл (календула)
9. Балан.
10. Крапива двудомная
11. Юкә чәчәге.
12. Әрекмән.
13. Әрем.
14. Кура җиләге.
15. Кара карлыган.
16. Мәтрүшкә.
17. Керән.
Җыю тәртибе
Гадәттә, дару үләннәрен бары тик яңгырсыз, коры көндә, иртәнге якта җыялар. Җыясы үлән яңгырга яки чыкка чыланган булса, аның кипкәнен көтегез. Юкса, ул тиз күгәрә һәм файдасы калмый. Ә менә составында эфир майлары булган үләннәрне эссе, кояшлы көндә. Җиләкләрне иртән-иртүк яки кичен җыялар. Саклауга куясы дару үләнен кул белән йолкып алмагыз. Аны кайчы яки секатор белән кисәләр.
-
Чыгарылыш кичәсе - 2017. 28.06.2017

28 июня в Старозюринской средней общеобразовательной школе прошел выпускной вечер для выпускников 11 класса. Они получили долгожданные аттестаты. Поздравить выпускников пришли родители. Желаем им выбрать именно ту профессию, которая позволит максимально реализовать все таланты. // 28 июнь көнне Иске Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбендә чыгарылыш кичәсе уздырылды. Мәктәпне уңышлы тәмамлап 7 укучы өлгергәнлек аттестаты алу бәхетенә иреште. Укучыларга киләчәктә уңышлар теләп калабыз. Барлык теләкләре тормышка ашсын! Ак юл сезгә, укучылар!
-
Практика
27.06.2017
Укучыларның практикалары дәвам итә. Практика вакытында алар мәктәп ашханәсе өчен яшелчә, җиләк – җимешләр, мәктәп алды ямьле булып торсын өчен матур чәчәкләр үстерәләр. Укучылар укыту программаларының практик өлешен теләп башкаралар. // На пришкольном участке учащиеся проходят летнюю практику. Они выращивают овощи для школьной столовой, цветы.
-
Cабантуйга әзерләнәбез.
26.06.2017
Тиздән халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй җитә. Милли бәйрәмне оештыруда катнашу һәркем өчен үзе бер горурлык. Балалар Сабантуй бәйрәменә бик ныклап әзерләнәләр. Һәр көнне Сабантуй мәйданында биюләр һәм җырлар кабатлана, өйрәнелә. // Скоро будем праздновать наш национальный праздник Сабантуй. Выступление детей – самое красивое зрелище Сабантуя. А пока проводятся интенсивные репетиции с участием учащихся нашей школы.
-
21 день лагеря/ Лагерьның егерме беренче көне. 25.06.2017

Бүген лагерьның соңгы көне. Укучылар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды: таяк тарту,су, йомырка ташу һәм башка куңелле уеннар уйнатылды. Һәр бала бәйрәмдә кучтәнәчләргә ия булды. Укучыларның ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәргән тәрбияче , пешекче апаларга, техник хезмәткәрләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
-
20 день лагеря/ Лагерьның егерменче көне 24.06.2017

Бүген Роза Хафизова иҗаты көне. Авторның китаплары белән танышкач укучылар "Кирлемән" әсәрен сәхнәләштерделәр. Төшке аштан сон, укучыларыбыз башваткычлар чиштеләр. Шулай ук җырлы-биюле уеннарда җитезлекләрен, җыр-моңга булган сәләтләрен күрсәттеләр.
- 19 день лагеря/ Лагерьның унтугынчы көне 23.06.2017
-
День памяти и скорби/Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2017

76 лет прошло с начала Великой Отечественной войны. Эту траурную дату вспоминали и в нашей школе. Ребята приняли участие в конкурсе рисунков, посмотрели фото военных лет и рассказали о подвигах героев нашего края. После минуты молчания они возложили цветы к подножию обелиска. В наших сердцах всегда будет жить память о тех, кто не вернулся с полей великой битвы, кто отдал свою жизнь ради счастья других людей. Данное мероприятие развивало чувство патриотизма, гордости за свой народ. // Бүген, 22 июнь, Бөек Ватан сугышы башланган көн. Туган җиребезгә явыз дошман бәреп кергәннән соң бик күп ел узган. Ләкин җанөшеткеч хәбәр таралган бу көн ул чакта бала-чага яки яшүсмер генә булган, хәзер инде үзләре дәү әти, дәү әни булганнарның әле күңелендә. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан мәктәп яны лагеренда 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелде. Башлангыч сыйныф укытучылары “Сугыш башланган көн хәтерегездә ничек саклана?” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Укучылар Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр хезмәтләр, истәлекләр белән таныштылар, рәсем конкурсында катнаштылар, авыл үзәгендә урнашкан обелиск янына барып һәлак булган авылдашларны искә алдылар һәм чәчәкләр куйдылар.
-
17 день лагеря/ Лагерьның унҗиденче көне 21.06.2017

Бүгенге көн Рабит Батулла иҗатына багышлана. Укучылар "Албасты" әсәрен сәхнәләштерделәр. Кайбер укучылар әлеге әсәргә рәсемнәр дә ясадылар. Җылы ашлар ашагач, саф һавада уеннар да уйнадылар.












