Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 148 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Смотр песни и строя/ Җыр һәм строй конкурсы 05.05.2022

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан безнең Теләче 2нче балалар бакчасында өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр арасында җыр һәм строй конкурсы булып узды. Яшь буында Ватанны яратуга патриотик хисләр тәрбияләү, хәрби җырлар белән танышу максатыннан оештырылган бу чарада командаларның үз-үзләрен тотышы, стройга басулары, җырны күмәк башкару осталыгы, командирның командаларын үтәү исәпкә алынды.
-
Мероприятие в рамках года культурного наследия/2022нче ел мәдәни мирас елы . 04.05.2022

-
У нас сегодня дебют/ Бүген бездә дебют 25.04.2022

Бүген, 22нче апрель көнне, Теләче 2нче балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балалар беренче тапкыр рус телендә “Заюшкина избушка” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әкиятне сәхнәгә куйганчы балалар тәрбияче апалары Зиннәтова И.Н. һәи Ярмиева З.М. белән берлектә зур әзерлек эше алып бардылар: сүзләрне яттан өйрәндәләр, һәрбер герой турында сөйләшеп рольләргә кереп уйнап карадылар, әкият өчен костюмнар сайладылар, декорацияләр эшләделәр.
Балалар әкиятне бик матур сәхнәләштерделәр!Афәрин, балалар!
Әти-әниләргә дә балаларына үз рольләрен өйрәнергә булышканнары өчен зур рәхмәт.
-
Давайте, жить дружно!/ Әйдәгез, дус яшик! 21.04.2022

21 нче апрель көнне Теләченең 2 нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Теләченең 1нче һәм 3нче номерлы балалар бакчаларында “Әйдәгез, дус яшик!” исемле музыкаль чара күрсәттеләр. Әлеге чара 2022нче ел Русиядә Халык сәнгате һәм Русия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы уңаеннан оештырылды. Балаларга башка балалар бакчасына йөрүчеләр алдында чыгыш ясарга бик ошады, алар үзләренә бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
-
В детском саду прошел районный семинар/ Район күләм семинар үтте 14.04.2022

-
Осторожно тонкий лед! Боз өстендә сак булыгыз! 12.04.2022

-
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурсның 1 этабында катнашу/Участие в 1 этапе конкурсного отбора на соискание гранта «Лучший билингвальный детский сад» 08.04.2022

8 апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Галимова Н. Ф. республика күләм «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга беренче этабында катнашып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлтелгән "Син яхшы бел рус телен һәм онытма үз телең!" проектын тәкъдим итте.
-
"Туган тел" республика бәйгесендә җиңүчеләрне котлыйбыз! 06.04.2022

-
Колыбельные песни-наследие моего народа /Бишек җырлары-халкым мирасы 05.04.2022

Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Юсупова Г.Ф. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Бишек җырлары-халкым мирасы" дип исемләнгән атналык уздырды. Атналык барышында балалар бишек җырлары һәм балага исем куштыру, коендыру йолалары белән таныштылар. Балалар, хәтта балалар бакчасы музеенда булган бишекне тирбәтеп тә карадылар. Балаларга атналык кысаларында әти-әниләр белән берлектә “Бишек төрләре” темасына иҗади эш тәкъдим ителде.
-
Неделя Детской книги в детском саду 03.04.2022






