• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тюлячинский
  • Школы
  • МБОУ -Большенырсинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан.\Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Олы Нырсы урта гомумбелем бирү мәктәбе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение-Большенырсинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан.\Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе -Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422094, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Большие Нырси, ул. Школьная, д. 5
Телефон: +7(843)-605-31-26, +7 952 040-92-82
E-Mail: Sbnrs.Tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ-Большенырсинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ
Руководитель: Чернов Петр Александрович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 36
У нас учат: 17

Новостной блок

Новости школы./Мәктәп яңалыклары.

Опубликовано: 05.10.2026

Бүген, 5 октябрь көнне, безнең мәктәптә традицион линейка һәм «мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр»циклыннан дәресләр узды.Циклдагы  бишенче очрашуның эчтәлеге  һәр төркем өчен төрле, әмма төп фикере буенча уртак — безне берләштерә торган кыйммәтләр. 1-4нче һәм 5 нче сыйныфлар сүзнең көче турында сөйләштеләр. Дәреснең темасы “ Сүз көче”.Әлеге тема укытучылар көненә багышланды. Балалар укытучларының белем тапшырып кына калмыйча, укучыларның сәләтләрен күрергә, мөстәкыйль уйларга өйрәнергә һәм үз карарлары өчен җавап бирергә ярдәм итүе турында фикер алыштылар. Аерым сөйләшү күп нәрсәнең әйтелгәннәргә бәйле булуы турында барды: сүз белән ярдәм итәргә, илһамландырырга һәм юатырга мөмкин. Укучылар педагоглар белән бергә ни өчен үз сүзләреңә тере аралашуда да, социаль челтәрләрдә дә сак карарга кирәклеген һәм сөйләм культурасының кешегә гомер буе ничек ярдәм итүе турында фикер алыштылар.

6-9нчы һәм 10-11нче  сыйныфлар генерал Петр Степанович Котляревский тормышы белән таныштылар.Аның исеме хәрби бурычка тугрылык һәм Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге булды. Өлкән сыйныф укучылары чын командир үз бурычын үтәү өчен генә түгел, ә аңа тормышын  ышанып тапшырган кешеләр өчен дә җавап бирүе,  хәрби башлыкның абруе үз солдатлары белән барлык куркынычларны һәм авырлыкларны уртаклашырга әзерлектән башлануы турында сөйләштеләр. Сүз Ватанга мәхәббәтнең гамәлләрдә, ныклыкта һәм фидакарьлектә чагылуы, ә Ватанга хезмәт итү традициясенең төрле буыннарны бәйләве турында барды.

  Дәресләр танып белү әңгәмәләре, видеороликлар карау һәм интерактив биремнәр башкару форматында узды.Балалар тыңлап кына калмадылар, ә үзләре дә мөһим сорауларга җавап бирделәр, фикер йөртергә һәм бер-берсен ишетергә өйрәнделәр.



К списку новостей