Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биклянская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423878, Республика Татарстан, Тукаевский район, Биклянь, ул. Магариф, д. 1б |
| Телефон: | +7(855)-279-25-42 |
| E-Mail: | Sbik.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биклянская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Гимазиева Заррина Асхатовна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 176 учеников/176 укучы |
| У нас учат: | 17 учителей/17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биклянская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98
-
8 Март бәйрәмнәре. 11.03.2013

6-7 март көнне барлык классларда да 8 Март бәйрәменә багышланган кичәләр булып узды.
5нче классларның кызлары “Ягез әле, кызлар” бәйгесендә ярыштылар, малайларның чын күңелдән тырышып әзерләгән бүләкләрен кабул иттеләр.
7нче класста бәйрәм программасын КФУ студенты Әхмәтвәлиева З.А әзерләде: кызыклы ярышлар, күңелле башваткычлар, бәйрәм өстәле һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
8 Март бәйрәмнәре. 11.03.2013

8 март көнне авыл мәдәният йортында хатын-кызларга багышланган зур концерт программасы булды. Анда 3-7, 9-10 класс укучылары актив катнашты. “Хыял” балалар театр студиясенең чыгышы да тамашачылар өчен зур яңалык булды.
-
Соревнования среди инвалидов 05.03.2013

Сегодня на базе нашей школы состоялись кустовые соревнования среди инвалидов. Участвовали представители из 5 близлежащих сел. Спонсор соревнования Бикляское СП.
-
Встреча с начальником ОГИБДД 05.03.2013

5 марта в школе состоялась встреча с начальником ОГИБДД по Тукаевскому району Ганиевым Ш.М. На встрече участвовали учащиеся 5-6 классов.. Начальник ОГИБДД Ганиев Ознакомил учащихся с правилами безопасного поведения на дорогах. Призывал детей быть осторожными на дорогах, соблюдать правила безопасности поведения на дорогах.
-
Айназ - призер 03.03.2013

Февраль аенда Чистай районы Яуширмә авылында Г.Исхакыйның тууына 135 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. 10 нчы класс укучысы Әхмәтҗанова Айназ “Син кайттың, Исхакый, Ватанга!” иҗади эшләр бәйгесендә катнашты. Ул “Мәңге сүнмәс йолдыз” дигән эссесе белән призер булды. Афәрин, Айназ, киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын.
-
Чаңгыда сәяхәт 26.02.2013

23 февраль бәйрәм көнен Биклән авылы яшьләренең бер өлеше бик файдалы итеп үткәрергә уйлады. Яшь барган саен, күпчелек кеше спорттан ерагая. Чаңгылыр да, тауда шуулар да онытыла. Ә без сәламәт яшәү образы яклы. Көне дә бик матур иде – кояш күзләрне чагылдыра, җиле дә талгын гына, Түбән Кама заводлары төтене дә ул көнне безгә таба түгел иде. Җыендык та чаңгыларны төяп киттек Никашнау, Иштирәк тауларына. Федоттагы сыман ук булмаса да, шәп таулары, бушка. Менүе генә әзрәк алҗыта, әлбәттә… Әмма шуып төшүләренең рәхәтлеге… Әйтеп бетергесез! Термоста алып килгән кайнар чәйләрне эчеп, тау шуып, рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Үзе бер истәлек. Тагын шулай җыелып барырга планлаштырабыз. Безнең белән күбрәк кеше булса, тагын да кызыграк булыр иде. Кызыксынган кешеләр Биклән мәктәбенең география укытучысына мөрәҗәгать итә ала. Тормышта күңелле мизгелләр күбрәк булса, кеше бәхетлерәк була!
Хайдаров Рөстәм.
-
“Татар егете” 25.02.2013

22 февраль көнне безнең мәктәптә булачак солдатлар өчен “Татар егете” бәйгесе үтте. Анда 5-7 класс егетләре катнашты. Алар анда үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. “Татар егете” исеменә 7 класс укучысы Ахметшин Фәнил лаек булды.
-
Мы на кустовом этапе фестиваля искусств детей «Балкыш -16». 20.02.2013

Победители школьного этапа фольклорный коллектив, учащиеся 4 класса Ахметзянов Азат, 8 класса Шамсутдинов Ильназ приняли участие на кустовом этапе.
-
"Золотая шайба" 16.02.2013

15.02. – «Золотая шайба» завершена. Юноши 1996-1997 г.р. тоже стали победителями. УРА!!! Мы абсолютные чемпионы первенства района «Золотая шайба». Молодцы. Спасибо тренеру Исмагилову Р.М. и всем спортсменам.
-
Әлифба бәйрәме. 16.02.2013

1 класс укучыларының “Әлифба” китабын укып бетерүгә, укый-язарга өйрәнүгә багышланган тантаналы “Әлифба бәйрәме” булды. Беренче класс укучылары үзләренең 6 ай эчендә нәрсәләргә өйрәнгәнлеген күрсәтеп һәркемне сөендерделәр. Балаларның һәм әти-әниләрнең шатлыгын барлык катнашучылар да уртаклаштылар. Башлангыч класс укучылары беренчеләргә үз куллары белән эшләнгән бүләкләр тапшырдылар.














