Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биклянская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423878, Республика Татарстан, Тукаевский район, Биклянь, ул. Магариф, д. 1б |
| Телефон: | +7(855)-279-25-42 |
| E-Mail: | Sbik.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биклянская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Гимазиева Заррина Асхатовна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 176 учеников/176 укучы |
| У нас учат: | 17 учителей/17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биклянская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Республиканский семинар 14.11.2013

13 ноября 2013 года учитель английского языка Мубаракшина А.М., приняла участие в республиканском семинаре для учителей иностранного языка по теме: «Обновление содержания иноязычного образования в свете требований ФГОС. УМК серии «FORWARD».
-
Шашка ярышы 07.11.2013

Бүген 5 нче класста шашка буенча ярыш үткәрелде. Кызлар арасында I урынны Гайнуллина Алия, II урынны Пономарева Аделина, III урынны Пономарева Карина алды. Малайлар арасында беренчелекне Әхмәтҗанов Азат яулады. II урында - Нуриев Ринас, өченчедә Якупов Салават булды. Җиңүчеләр - Гайнуллина Алия белән Әхмәтҗанов Азат - үзара көч сынашканнан соң, класс чемпионы билгеле булды. “Шашка буенча класс чемпионы” исеменә Әхматҗанов Азат лаек булды. Укучылар грамоталар белән бүләкләнде.
-
Афәрин, Ингел!!! 05.11.2013

2 нче ноябрь көнне Иске Абдул авылында татар-башкорт милли көрәше буенча 1997 нче елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында Раббани Шәрипов Кубогына үткәрелгән III Ачык турнирда 5 нче класс укучысы Мөхәмәдиев Ингел үз авырлык үлчәмендә II урынны алды. Ингелне әлеге уңышы белән котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Ур-ра, каникуллар! 02.11.2013

Әле кайчан гына яңа уку елы башланган иде, сизелмичә ике ай вакыт узып та китте. 2 нче ноябрь – мәктәпләрдә беренче чирекнең соңгы көне. Бу көнне 5 нче класста, чиреккә нәтиҗәләр ясап, класс сәгате үтте. Һәр укучының өлгереше турында фикерләшкәннән соң, класстан тыш үткәрелгән чараларга да нәтиҗәләр ясалды. Бик актив укучыларга мактау кәгазьләре тапшырылды. Ахырдан укучылар көзге каникул алдыннан инструктаж үттеләр.
-
4 нче ноябрь - Халык бердәмлеге көне 31.10.2013

31 нче октябрь көнне 5 нче класста Халык бердәмлеге көне уңаеннан класс сәгате үтте. Укучылар әлеге бәйрәмнең нигә кирәклеге турында белделәр. 1612 нче елдагы вакыйгалар нигезендә Кузьма Минин белән Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә халыкның берләшүен белделәр. Укучылар класс сәгатеннән соң “Без үз тарихыбызны хәтерлибез” темасына рәсемнәр ясап, күргәзмә оештырдылар.
-
Курсы повышения квалификации 21.10.2013

С 7-18 октября 2013 года в г.Казань учитель технологии и информатики Якупов Р.Н. прошел курсы повышения квалификации для педагогов, реализующих программы технической направленности по теме: "Инновационные модели развития техносферы деятельности учреждений дополнительного образования детей"
-
Географиядән олимпиада 19.10.2013

Биклән мәктәбендә географиядән олимпиада узды. Монда 8-11 сыйныф укучылары география фәненнән булган белемнәре ярдәмендә көч сынаштылар. Җиңүчеләр Бөтенрооссия олимпиадасының район этабында катнашу бәхетенә ирешәчәк.
-
Участие в конкурсе 16.10.2013

8 октября ученицы 11 класса, Ахметзянова Айназ и Чарыева Гульназ, в рамках Всероссийского проекта «Наша общая победа» взяли интервью у ветерана ВОВ Гайсина Миннахмата Сагировича.
-
Уважаемые посетители сайта!
16.10.2013
На нашем сайте начал работу новый раздел «Базовая площадка НТТ», в котором мы будем знакомить Вас с новостями и работой базовой площадки. На данный момент структура раздела имеет не очень удобный вид и содержит мало информации, но в ближайшее время там будет добавлен новый функционал для быстрого доступа и получения информации.
-
5 нче класста “Көзге бал” бәйрәме 12.10.2013

10 нчы октябрь көнне 5 нче класста “Көзге бал” бәйрәме үтте. Укучылар бәйрәмгә алдан ук әзерләнделәр: рәсемнәр ясадылар, яшелчәләрдән төрле әкият геройлары ясап, күргәзмә әзерләделәр, шигырьләр өйрәнделәр. Кичәне Фардиева Алия һәм Сарваров Айназ алып бардылар. Кичә барышында төрле мавыктыргыч уеннар үткәрелде, кызыклы сорауларга җавап бирелде. Ә ахырда Көзге балның принцын һәм принцессасын билгеләү булды. Алар Сарваров Айназ һәм Фардиева Алия булдылар. Кичә бик күңелле үтте, укучыларга ошады.














