МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
| Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
| Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
| E-Mail: | madou.167@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
| Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
| У нас учат: | 11 |
Все новости детского сада
Шигырь бәйрәме
Опубликовано: 26.04.2017... Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңеле ниләр сизгәнен;
Мескен булып йөргән өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен....
Г. Тукай шигырьләрен сабыйлар дәртләнеп, аңлап, йөрәкләре аша уздырып сөйлиләр.
Бүген балалар бакчасында узган “Шигырь бәйрәме” ндә 20 гә якын бала катнашты. Мәшһүр шагыйрьнең иҗаты төрле формаларда - көйгә салынып та, театраль тамаша рәвешендә дә, җаннарны актарырлык итеп башкарылган шигъри юллар аша да тамашачыга җиткерелде. Бәйгедә нәниләр өчен язылган әсәрләр генә яңгырамады, биредә шагыйрьнең тирән фәлсәфи мәгънә салынган әсәрләрен дә ишеттек. Өч яшьлек Сәгъдиева Айзилә “Туган авылым” шигырен сөйләп, күпләрне әсир итте. Салихова Азалия башкаруында “ Милли моңнар” ны да тын да алмый тыңладылар. Чарада рус балаларының саф татарча чыгыш ясавы хезмәтебезнең нәтиҗәсе булуын дәлилли. Шигъри бәйгедән тыш, бәйрәмдә балалар Тукай әкияте геройлары белән очрашты, иллюстрацияләрнең кайсы әкияттән булуын белделәр, җырлар җырланды.
Бәйге нәтиҗәләре:
1 нче урын – Сәгъдиева Айзилә, Салихова Азалия
2 нче урын - Вәлиуллов Аяз, Сәгъдиева Әдилә
3 нче урын – Сәләхов Әмир, Сафина Әминә
Махсус бүләк- татар телен өйрәнүдә уңышлары өчен мактау кәгазе белән Проконькина София, Цыганова Ульяна, Матасова Эмма, Мөхәммәтгәрәева Ясминә бүләкләнде
Калган катнашучылар да игътибарсыз калмады. Афәрин, балалар!
Источник: Срурова Э,И.
К списку новостей











