• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а
Телефон: +7(843)-273-02-42
E-Mail: madou.167@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад № 167"
Руководитель: Галлямова Гузалия Гумаровна
Год основания учреждения: 1980
У нас учатся: 160 воспитанников (инностранных граждан - 4)
У нас учат: 11

Все новости детского сада

Шигырь укучылар бәйгесе

Опубликовано: 21.02.2017

Шигырь укучылар бәйгесе: “Иң татлы тел – туган тел”

Нәрсә соң ул туган тел? Бакчабызда  “Халыкара  туган тел көне”нә багышланган “Шигырь укучылар бәйгесе” әнә шушы сорауга җавап эзләүдән башланды. Балалар шөгыльләрдә алган белемнәренә таянып,туган тел төшенчәсенең асылын аңлатырга тырышты. Алга таба кичә шигырьләр, җырлар белән үрелеп дәвам итте.  Бәйгедә егермеләп катнашучы көч сынашты.  Гыймадиева Сафира, Мостафина Исламия, Салихова Азалия  сәнгатьле, үтемле чыгышлары белән тамашачының күңелен яулады.  Цыганова Ульяна, Шәрәфиев Чыңгыз,   Шәрифуллин Булат һәм Абрарова Зәринә шигырьләрне рольләргә бүлеп, кызыклы формада тәкъдим итте. Кечкенәләр төркеме нәниләре дә  кимен куймады.   Мәктәпкә әзерлек төркеме исә Һади Такташның “Тәүфыйклы песи” әсәрен сәхнәләштергән иде.  Валиуллова Әминә, Галиуллин Камил һәм Сәгъдиева Әдилә рольләрне чын артистларча зур осталык белән башкарды.

Бүген яңгыраган әсәрләр тамашачыларга татар теленең аһәңен, сыгылмалылыгын, матурлыгын тоярга ярдәм итте.  Мондый чаралар сабыйлар өчен тәүге адымнар булса да, соңгысы булмас. Алар балалар бакчасында сеңдерелгән туган телгә мәхәббәт хисенә тугры булып, үз милләтенең горур ул-кызлары  булып үсәрләр дип өметләнәбез.

 


Источник: Срурова Э.И.

К списку новостей