МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
| Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
| Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
| E-Mail: | madou.167@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
| Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
| У нас учат: | 11 |
Все новости детского сада
Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел
Опубликовано: 14.02.2017Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Әлеге датага битараф калмыйча, төрле чаралар уздыру 167 нче балалар бакчасында матур гадәткә әйләнгән. Быел да февраль аенда “Туган тел” декадасы игълан ителде. Аның кысаларында түгәрәк өстәлләр оештыру, мәгълүмати стендлар әзерләү, ачык дәресләр уздыру кебек методик эшләр белән беррәрттән күңел ачу чаралары да планлаштырылган. “Тәрҗемәче” интеллектуаль уены, тәрбиячеләр тарафыннан эзерләнгән курчак театры һәм шигырь укучылар бәйгесе әнә шундыйлардан. Нинди генә чара булмасын, аларның максаты бер - ТУГАН ТЕЛ төшенчәсенең асылын аңлату.
Кызыклы мәгълүмат:
Туган тел көнен билгеләп үтү Татарстан өчен аеруча актуаль, чөнки республикабыз Россиянең иң күпмилләтле регионнарының берсе. Биредә 170 тән артык милләт вәкиле гомер итә, һәрберсе үз телендә аралаша. Шулар арасында 8 милләт халкының саны 10 меңнән арткан: татар, рус, чуаш, мари, башкорт, мордва, удмурт, украин. Беренче урында сан ягыннан - татарлар (53%), икенче урында -руслар (39%), өченче урында –чуашлар 3%.
p.s.Мәгълүмат 2010 нчы елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләреннән алынды.
Источник: Срурова Э.И.
К списку новостей











