МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
| Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
| Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
| E-Mail: | madou.167@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
| Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
| У нас учат: | 11 |
МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Фиксиләр татарча сөйләшә. 02.03.2017

Хөрмәтле әти-әниләр! "Фиксики" мультипликацион фильмы "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Халкыбыз мирасы" студиясендә татар теленә тәрҗемә ителде. Аны сез интернет челтәрендә түбәндәге адрес буенча таба аласыз: http://mon.tatarstan.ru/rus/fiksilar-serial.htm
-
Шигырь укучылар бәйгесе 21.02.2017

Нәрсә соң ул туган тел? Бакчабызда “Халыкара туган тел көне”нә багышланган “Шигырь укучылар бәйгесе” әнә шушы сорауга җавап эзләүдән башланды. Балалар шөгыльләрдә алган белемнәренә таянып,туган тел төшенчәсенең асылын аңлатырга тырышты. Алга таба кичә шигырьләр, җырлар белән үрелеп дәвам итте. Бәйгедә егермеләп катнашучы көч сынашты. Мондый чаралар сабыйлар өчен тәүге адымнар булса да, соңгысы булмас. Алар балалар бакчасында сеңдерелгән туган телгә мәхәббәт хисенә тугры булып, үз милләтенең горур ул-кызлары булып үсәрләр дип өметләнәбез.
-
Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел 14.02.2017

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Әлеге датага битараф калмыйча, төрле чаралар уздыру 167 нче балалар бакчасында матур гадәткә әйләнгән. Быел да февраль аенда “Туган тел” декадасы игълан ителде. Аның кысаларында түгәрәк өстәлләр оештыру, мәгълүмати стендлар әзерләү, ачык дәресләр уздыру кебек методик эшләр белән беррәрттән күңел ачу чаралары да планлаштырылган. “Тәрҗемәче” интеллектуаль уены, тәрбиячеләр тарафыннан эзерләнгән курчак театры һәм шигырь укучылар бәйгесе әнә шундыйлардан. Нинди генә чара булмасын, аларның максаты бер - ТУГАН ТЕЛ төшенчәсенең асылын аңлату.
-
Режим работы детского сада изменен
02.02.2017
На основании постановления Исполнительного комитета г. Казани от 30.11.2016 г. № 4889, приказа Управления образования №947 от 30.11.2016 г., с 01.02.2017г. МАДОУ «Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» работает в режиме с 7.30 до 18.00. Для удобства родителей в детском саду создана группа присмотра и ухода за детьми, которая функционирует в следующем режиме: в утреннее время с 7.00 до 7.30, в вечернее время с 18.00 до 18.30. Стоимость данной услуги составляет 300 рублей в месяц. Дети в данную группу принимаются строго по заявлению родителей.
-
"Балалар бакчасында сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте" темасына семинар-практикум 20.01.2017

Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүдә зур роль уйный. Үзара мөнәсәбәтләрдә ориентлашу, күзаллауны үстерү һәм аралашу өлкәсендә дә уен киң кулланыла.Уен эшчәнлеге – мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур этәргеч. Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру – төп шарт булып тора. Безнең балалар бакчасында да сюжетлы-рольле уенга бик зул урын бирелә. Тәрбиячеләрнең белемен ныгыту, булган белемнәрен практикада куллана белүләрен арттыру максаты белән "Балалар бакчасында сюжетлы-рольле уеннар " темасына семинар-практикум булып узды.
-
Встреча Нового года 28.12.2016

В детском саду весело и дружно встретили Новый 2017 год! В гости к ребятам приходили Дед Мороз , Снегурочка, Чукмар и Тукмар и другие сказочные герои. Дети вместе с героями веселились, играли, водили хороводы, рассказывали стихи.
-
"Звездопад" 26.12.2016

Безнең балалар бакчасы педагоглары Казан шәһәре Совет районында Россия киносы елына багышланган "Фильм, фильм, фильм!" конкурс-фестивалендә уңышлы гына чыгыш ясадылар. Конкурста Совет районының барлык мәктәп һәм балалар бакчасыннан да диярлек яшь талантлар катнашты. Чыгышлар арасында кинодан бер өзек, вокал, шәүләләр театры һәм башка бик кызыклы, мавыктыргыч чыгышлар бар иде. Безнең хореографик коллектив "Кинода бию" номинациясендә лауреат булды һәм диплом, сертификат һәм медаль белән буләкләнде.
-
"Яңа ел уенчыклары" конкурсы 23.12.2016

Елның соңгы аенда безнең балалар бакчасында "Яңа ел уенчыклары" бәйгесе булып узды. Балалар белән берлектә әти-әниләр төрле-төрле уенчыклар, кар бабай, матур итеп бизәлгән чыршылар ясаганнар. Киләсе яна елның билгесе булган әтәч тә бакчабызны бизәп торды. Бәйгедә катнашкан барлык әти-әниләргә рәхмәтләребезне белдерәбез, сезгә яна 2017 нче елда уңышлар телибез.
Котлы булсын Яңа ел!
Гел шатлыктан торсын ул.
Бәхетле һәм мул тормышка
Күрсәтсен ул яңа юл.
Яңа ел котлы булсын!
Чыршылар балкып торсын!
Йолдызлар да, елмаешып,
Игелек теләп торсын!
-
"Сәйяр" - талантлар җыены 09.12.2016

Кош канатсыз, кеше талантсыз булмый. Әлеге сүзләр Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында узган “Сәйяр” республика театр фестиваленең йомгаклау этабында еш яңгырады. Катнашучылар бу сүзләрнең дөреслеген чын мәгънәсендә дәлилләде. 167 нче балалар бакчасы да әлеге фестивальдә катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде. Бакчаның театр коллективы конкурска Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен һәм “Бияләй” рус халык әкиятен тәкъдим иткән иде.
-
"Безопасный путь домой" 01.12.2016

В нашей жизни правил очень много,
С ними мы знакомы и не зря.
Каждый день, переходя дорогу,
Надо помнить их как дважды два.











