Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Лицей - инженерный центр» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420073, РТ, г. Казань, ул. Ад. Кутуя, д. 114 |
| Телефон: | +7(843)-272-70-61 |
| E-Mail: | licey.engineer@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ «Лицей - инженерный центр» |
| Руководитель: | Хайрутдинова Венера Кашфиевна |
| Год основания учреждения: | 2016 |
| У нас учатся: | 454 обучающихся, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 71 педагогический сотрудник |
Новости МАОУ "Лицей - инженерный центр"
Пионерлар учак якты
Опубликовано: 30.05.2017Быел Пионерлар көненең 95 еллыгын билгеләп үттек. Шул уңайдан “Орион” отряды (1980 елда мәктәп директорыбыз шушы пионерлар белән җитәкчелек иткән) Казан инженерлык лицее белән бергәләшеп бик күңелле бәйрәм оештырды.
Бәйрәмгә галстуклар, пилоткалар тектек. Чарада учак янында җырлап үскән, галстук һәм пилотканың, пионерның кем икәнен белгән кешеләр катнашты. Әмма бер шарт белән: керү билеты берәр атрибутик әйбер, пионер вакытта төшкән фотосурәт булырга тиеш. Әти-әниләр, әләмнәр күтәреп, шигарьләр әйтеп, бәйрәмгә килделәр. Аларга төрле төстәге тасмалар тагылды. Анда отряд номерлары язылган иде.
Мәктәпнең бер почмагында ретро музей эшләде. Монда СССР чорыннан калган ниләр генә юк! Укучылар, кем ул пионер кебек сорауларга җавап эзләде. Аларның галстук, күкрәк тамгасы тагып, пилотка киеп йөрисе килә башлады. Ел дәвамында тырышып укыган балаларга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде. “Ел укучысы” исеменә 6 нчы сыйныф укучылары Алисә Судьина, белән Дамир Газизуллин лаек булды. Бәйрәмдә пионерлар кызыклы уеннар уйнады, гитарада уйнап җырладылар. Сигез отряд сигез урында очкыч, кәгазьдән пилотка ясау һәм башка биремнәрне үтәде. Барабан кагу да укучыларга бик ошады.
Һәр сыйныфта табын корылган иде. Учакта пешкән пылаудан авыз итеп, тәмләп чәй эчеп, фотога төшеп, кочаклашып җырладылар. Ә теләкләрне махсус тактага язып калдырдылар. Киләсе елда тагын җыелырга сүз куештылар.
Лилия Әхмәтшина, укытучы
К списку новостей






