Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №175» Советского района г. Казани / Казан шәһәре Совет районының "175 нче Гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420025, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Джаудата Файзи, д. 8 |
| Телефон: | +7(843)-276-84-84 |
| E-Mail: | S175.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №175» |
| Руководитель: | ио Абдулвахобов Камиль Рустамович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 1162 обучающихся (иностранных гражданин - 0) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Новости гимназии №175
Татар шагыйре белән очрашу.
Опубликовано: 20.12.2011
16 нчы декабрь көнне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, “Хезмәттәге батырлык өчен” медале иясе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, ТРның атказанган эшлеклесе, язучы, галим Гарифҗан Мөхәммәтшин белән очрашу узды. Кичәдә мәктәп укучылары аның шигырьләрен, җырларын, үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып киттеләр. Шагыйрьнең шәҗәрәсе белән оныгы - 6 “а” сыйныфы укучысы, Закирова Айгөл таныштырды. Укучылар ярдәмендә төзелгән презентация бәйрәм дәвамында шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырып барды. Бәйрәм ахырында шагыйрь үзенең изге теләкләрен белдерде, укытучыларга, укучыларга, мәктәп музеена истәлекле бүләкләрен тапшырды. Безнеңчә, бәйрәм югары дәрәҗәдә узды.
К списку новостей















