Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №175» Советского района г. Казани / Казан шәһәре Совет районының "175 нче Гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420025, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Джаудата Файзи, д. 8 |
| Телефон: | +7(843)-276-84-84 |
| E-Mail: | S175.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №175» |
| Руководитель: | ио Абдулвахобов Камиль Рустамович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 1162 обучающихся (иностранных гражданин - 0) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Новости гимназии №175
"Сөмбелә бәйрәме"
Опубликовано: 16.10.201416 октябрь көнне мәктәбебезнең актлар залы көзге бакчаны хәтерләтте: сәхнәгә кызыллы-сарылы яфраклар коела, алар белән үк идән түшәлгән. Стендларда-бик матур көз күренешләре. Биредә Илүсә Фәрит кызы Мусина җитәкләгән 2А һәм 4А сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән, халкыбызның яраткан милли бәйрәмнәренең берсе “Сөмбелә” үткәрелде. Бик зәвыклы, матур милли киемнәрдән чыгыш ясаган балалар иң элек бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, ә аннан соң “бакчада” “яшелчеләргә" су сибеп йөрүче әбигә кунакка килделәр. Һәрбер яшелчә үзенең нинди файда китерүе белән “мактанды”. Ниһаять, "уңыш” җыяр вакыт та җитте, кунакка Сөмбелә килде, уңышны кәрзиненә җыйды, балалар белән уйнады, җырлады. Нәниләр Сөмбеләгә “Шалкан” әкиятен күрсәттеләр. Эстафетаны иген уңышын җыючылар алды, алар икмәккә дан җырладылар . Чара дәртле, күмәк бию белән тәмамланды. Бәйрәм балаларның да, укытучылар һәм әти-әниләрнең дә күңелләренә хуш килде. Тамашачылар яшь артистларны көчле алкышларга күмделәр.
К списку новостей















