Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №175» Советского района г. Казани / Казан шәһәре Совет районының "175 нче Гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420025, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Джаудата Файзи, д. 8 |
| Телефон: | +7(843)-276-84-84 |
| E-Mail: | S175.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №175» |
| Руководитель: | ио Абдулвахобов Камиль Рустамович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 1162 обучающихся (иностранных гражданин - 0) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Новости гимназии №175
28 нче ноябрь көнне мәктәбебездә республика күләмендә семинар-практикум булып узды. Мәктәбебездә кунакта шагыйрь Роберт Миңнуллин булды.
Опубликовано: 28.11.2013Мәктәп белән танышу өлешен мәктәп директоры А.С.Валиева ачып җибәрде. Ул кыскача мәктәбебез тарихына тукталып үтте. Укыту-методик комплекты - татар телен укытуда төп белем чыганагы темасы буенча директор урынбасары Баһавиева Г.М. чыгыш ясады.
Эксперимент шартларында күпмәдәниятле белем бирү мәсьәләләрен Зарипова А.Ә., Фәтхетдинова Р.И. үз чыгышларында яктыртырга тырышты.
Эксперимент шартларында укучыларга күпмәдәниятле белем бирү темасы буенча түбәндәге укытучылар дәрес бирде:
Зарипова А.Ә., “Д,т хәрефләре” 1а сыйныфының татар төркемендәге татар теле дәресенең бер өлеше.Дәреслек авторы Җәмәлединова З.И.
Фәтхетдинова Р.И., “Й хәрефе” 2 а сыйныфының татар төркемендәге татар теле дәреснең бер өлеше.Дәреслек авторы Нуриева А.Х.
Гаязова Э.Ф. “Белдерү язу үрнәге” 7 б сыйныфындагы рус төркемендә татар теле дәресенең бер өлеше.
Мусина И.Ф. “Кушма һәм парлы сүзләр” 3а сыйныфының татар төркемендәге татар теле дәресенең бер өлеше.
Хакимова М.С. “Шарт фигыль” 7б сыйныфының татар төркемендәге татар теле дәресе.
Әхтәмова Г.М. “Сыйфат турында төшенчә” 4 а сыйныфының татар төркемендәге татар теле дәресе.
Күпмәдәниятле шәхес тәрбияләүдә сыйныфтан тыш чара мөһим чараларның берсе. Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе, А.Алиш, М.Җәлил исеендәге республика, Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин белән очрашу кичәсендә укучылар язучының иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәмебез төрле милләт балаларының үз туган телләрендә милли киемнәр киеп чыгыш ясаулары да кунакларыбыз күңеленә хуш килде. Роберт абыйның юбилее уңаеннан үткәрелгән бу очрашу бик күңелле,җылы мөгамәләдә үтте.Юбиляр балаларга зур рәхмәтләрен, алар белән соклануын белдерде. Укучылар шулай ук Абдулла Әхмәт язган “Үги кыз” әсәрен дә сәхнәләштергәннәр. Әлеге спектакльне кунаклар бик яратып карадылар. Шуннан соң укучылар кунакларны мәктәбебездәге район музее белән таныштырдылар. Районыбызның мәгариф тарихы, күренекле шәхесләре турында тулы мәгълүмат бирделәр. Кунаклар үзләренең семинар барышында туган фикерләрен, сорауларын түгәрәк өстәл артында дәвам иттеләр.
К списку новостей















