Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №175» Советского района г. Казани / Казан шәһәре Совет районының "175 нче Гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420025, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Джаудата Файзи, д. 8 |
| Телефон: | +7(843)-276-84-84 |
| E-Mail: | S175.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №175» |
| Руководитель: | ио Абдулвахобов Камиль Рустамович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 1162 обучающихся (иностранных гражданин - 0) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Новости гимназии №175
Габдулла Тукайның тууына 130 ел!
Опубликовано: 17.05.2016Яздан аерып булмый Тукайны!
Язда килгән, язда ул янган.
Язы киләчәге барлар ничек китсен,
Ничек югалалсын дөньядан?! (Равил Фәйзуллин)
2016 нче елда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел булды. Шушы нисбәттән, бөтен татар милләте әлеге вакыйганы зурлап бәйрәм итте. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе, “Татар-дозор” чарасы, шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле уку буенча үткәрелгән ярышлар һ.б.лар шуның ачык мисалы.
Совет районының 175 нче мәктәптә озайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар арасында да без бу датаны үзенчәлекле билгеләп үтәргә булдык, әмма тәрбиячеләрнең максаты Габдулла Тукайның исемен генә искә алу белән чикләнми иде. Апрель аендагы чараларны без әдинең эшчәнлеген төрле яклап ачуга юнәлттек. Озайтылган көн төркемендә без “Татармультфильм” тәкъдим иткән: “Шүрәле”, “Су анасы”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Ак бабай”, “Кәҗә белән сарык” һ.б. мультфильмнарын карадык, аларда шагыйрь тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләрне тикшердек. Укучылар безне бу өлкәдәге белемнәре белән бик сөендерде.
Шул ук вакытта Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре ярдәмендә шәхеснең аянычлы язмышы белән таныштык. Укучылар әдипнең бабалар өчен язылган кыска шигырьләрен бик теләп ятладылар. Татар телен яхшы белгән укучылар дәрес вакытында үз рус телле иптәшләрен татар халкының матур мирасы белән таныштырдылар. Тәрбиячеләр дә, укучылар да бу чарадан бик риза калдылар.
Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан без әлеге әдип истәлегенә багышланган чараларны балалар арасында рәсем конкурсы белән тәмамладык. 1нче һәм 2нче сыйныф укучылары арасында җиңүчеләрне билгеләдек.
Апрель.
Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
Яшәрүләр биргән бу айны?
Яздан, гадллектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны! (Равил Фәйзуллин)
К списку новостей















