Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №175» Советского района г. Казани / Казан шәһәре Совет районының "175 нче Гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420025, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Джаудата Файзи, д. 8 |
| Телефон: | +7(843)-276-84-84 |
| E-Mail: | S175.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №175» |
| Руководитель: | ио Абдулвахобов Камиль Рустамович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 1162 обучающихся (иностранных гражданин - 0) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №175» Советского района г. Казани / Казан шәһәре Совет районының "175 нче Гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
Итоги Всероссийского конкурса чтецов 28.04.2016

26 апреля в Институте филологии и межкультурной коммуникации КФУ состоялось чествование победителей и призеров Всероссийского конкурса чтецов, посвященного 130-летию со дня рождения Габдуллы Тукая «Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды…». Призером конкурса среди обучающихся 10-11 классов в номинации «Стихотворения на русском языке» стал Замалов Султан, ученик 10а класса. Поздравляем!
-
28.04.2016

25 нче апрель көнне Иске татар бистәсендә урнашкан Каюм Насыйри урамында шәһәр күләмендә үткәрелүче “И, Казан, нурлы Казан, моңлы Казан!” дип исемләнгән фестивальнең йомгаклау концерты булып узды. Бу концерта мәктәбебездән район турында җиңеп чыккан 5А сыйныфы укучысы Батыршина Лилия (җитәкчесе Гафарова Г. Г.) катнашты. Ул үзе язган шигыре белән чыгыш ясады. Афәрин! Алга таба да иҗат уңышлары теләп калабыз.
-
Афәрин! 28.04.2016

26 нчы апрель көнне “Кырлай” үзәгендә шәһәр күләмендә үткәрелүче “ Йөрәкләрдә, күңелләрдә, телебездә Г.Тукай мәңгелек” дип исемләнгән конкурсның җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды. Бу кичәдә мәктәбебездән район һәм шәһәр турларында җиңеп чыккан 5А сыйныфы укучысы Алеева Азалия (җитәкчеләре Гафарова Г. Г., Гимадеева К. Ә.) катнашты. Ул үзе язган шигыре белән чыгыш ясады һәм I дәрәҗә лауреат дипломына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды. Шулай ук бу бәйгедә катнашкан 3 д сыйныфы укучысы Абдуллина Әдилә III дәрәҗә лауреат , 10 а сыйныфы укучысы Ишмөхәммәтова Лилия I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. (җитәкчеләре Гафарова Г. Г., Гимадеева К. Ә.) Афәрин! Алга таба да иҗат уңышлары һәм җиңүләр теләп калабыз.
-
Уважаемые родители! 28.04.2016

С целью анализа посещаемости парков и скверов республики Государственным бюджетным учреждением «Центр экономических и социальных исследований Республики Татарстан при Кабинете Министров Республики Татарстан» подготовлен перечень вопросов для опроса населения. Прсим вас ответить на вопросы и сдать заполненные анкеты классным руководителям. Спасибо!
Ссылка для ознакомления с вопросами: Опрос о парках анкета ЦЭСИ.pdf
-
“Татар-дозор” 27.04.2016

26 апрель көнне Казан шәһәренең Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең йомгаклау этабы булып узды. Бу чарада бик күп кенә яшь артистлар катнашты. Алып баручылар кызык уеннар үткәрде. Аларның төп максаты: татар телендә сөйләшүчеләрнең саны күбрәк булу иде. Татар теленә кагылышлы сорауларга, табышмакларга җавап эзләү, уеннарда да укучылар бик теләп катнашты. Әлбәттә, оештыручылар һәр катнашучыга бүләкләр дә тапшырды. Ниһаять, “Татар-дозор” нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең мәктәбебезнең 8А сыйныфы укучыларына да катнашу турында сертификат бирделәр. Афәрин, укучылар!
-
«И, Казан, нурлы Казан, моңлы Казан!» 26.04.2016

25 апреля учащиеся 7в класса побывали на торжественном закрытии городского фестиваля «И, Казан, нурлы Казан, моңлы Казан!» в Старо-татарской слободе. Ребята прослушали стихи и песни великого поэта Габдуллы Тукая. Также познакомились с коллекцией прижизненных изданий и фотографий, мемориальных вещей поэта.
-
IV Халыкара олимпиада 26.04.2016

19 – 22 апрельдә татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиаданың йомгаклау туры уздырылды. Олимпиадада Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 500 укучы һәм студент катнашты. Алар арасында безнең мәктәпнең 10 а сыйныфы укучылары Рзаева Паришан һәм Шагапова Ангелина да бар иде. Әфәрин! Алга таба сездән җиңүләр көтеп калабыз.
-
Озайтылган көн төркеме 26.04.2016

Яз... Бу ел фасылы белән кеше тормышында иң матур, иң ямьле, иң сөенечле хисләр генә бәйле. Табигать уяна, җылы яклардан кошлар кайта, тыныч кына кыш буе йоклап яткан бөтен җиһан дөньяга үз авазын сала. Нәкъ шушындый кызык, көлке белән әйләнә-тирә тулы вакытта бөтен дөнья буенча киң таралган һәм бәйрәм ителгән 1 нче апрель бәйрәме үз байрагын күтәреп чыга. 175 нче номерлы мәктәптә озайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар белән без дә бу бәйрәмне үзебезчә билгеләп үтәргә булдык һәм шушы көнгә нисбәтләп, балалар белән үз тормышларында булган кызык вакыйгалар һәм елмаю уятырдай рәсемнәр конкурсы уздырыга булдык. Икенче сыйныф укучылары бу чарада бик теләп катнаштылар. Тәрбиячеләргә ясалган рәсемнәр һәм язылган вакыйгалар арасында җиңүчеләрне билгеләү бик зур авырлык тудырды, чөнки һәрбер баланың рәсеме үзенчәлекле иде. Мәзәк вакыйгалар өлкәсендә исә без укучының оригинальлегенә игътибар иттек. Иң мөһиме әлеге чарадан тәм табу, тормышта мәзәк булган, әмма үзендә шул ук вакытта сабак ролен үтәгән вакыйгаларны барлап, без һәр авыр очракта яхшы якларны эзләү әһәмиятен искәрттек. Гомумән, тәрбиячеләр дә, балалар да бу чарадан бик риза калды һәм һәр елны үткәрердәй үзенчәлекле гореф-гадәткә нигез ташлары салды.
-
“Габдулла Тукай-130” квест-уены 24.04.2016

23 апрель көнне шәһәр күләмендә бөек шагыйребез-Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан “Ватан” яшьләр үзәге “Габдулла Тукай-130” квест-уенын оештырды. Бәйгедә 14 команда катнашты. Мәктәбебезнең 8а сыйныфы укучылары- “Тукай варислары” командасы- 3нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Уен Г Камал театры бинасы алдында башланып китте. Һәр команда үзен тәкъдим итеп, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырлап, билгеләнгән урамнарга таралды.Укучылар, җитәкчеләре - Ахтямова Гөлназ Мингали кызы белән беррәттән, 10 нокта буенча хәрәкәт иттеләр. Һәр ноктада төрле предметлар буенча биремнәр. Шигырь язу, ребус, кроссворд, сканворд, шарада һәм башка төрле логик биремнәр бирелде. Берләшеп җавап эзләү - бик кызык тоелды. Көн яңгырлы булса да, укучылар тукталып калмадылар. Биремнәрне оешкан рәвештә үтәп, финишка йөгерделәр. Афәрин, сез булдырдыгыз. Без сезнең белән горурланабыз!
-
“Шигырь һәм Мин” 23.04.2016

22 нче апрель көнне 20 нче гимназия дә урнашкан Балалар иҗат үзәге “Балалар академия"сендә район күләмендә театр сәнгате буенча “Шигырь һәм Мин” исемле бәйге үткәрелде. Мәктәбебез укучылары бәйгенең төрле номинацияләрендә катнашып призлы урыннарга лаек булдылар. «Үзе язган шигырь» номинациясендә Абдуллина Әдилә 3д сыйныфы укучысы I урын, Ишмөхәммәтова Лилия 10А сыйныфы укучысы III урын(җитәкчеләре Гафарова Г. Г.) Алеева Азалия, Батыршина Лилия , Шакиров Искәндәр 5А сыйныфы укучылары III урын( җитәкчеләре Гафарова Г. Г., Гимадеева К. Ә.), шулай ук “Спектакльдән өзек” номинациясендә Мусина И.Ф. җитәкчелегендәге “Әллүки” түгәрәгенә йөрүче 3 А сыйныфы укучылары I урын, "Проза һәм шигырь" номинациясендә Сарманова Алинә 6А сыйныфы укучысы III урын (җитәкчесе Ахтямова Г. М.) алдылар. Әфәрин! Аларга алга таба да иҗатларында зур уңышлар теләп калабыз.















