МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №111» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420073, г. Казань, ул. Аделя Кутуя, д. 4а |
| Телефон: | +7(843)-295-66-16;+7(843)-272-14-05 |
| E-Mail: | S111.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №111" |
| Руководитель: | Звездина Анастасия Яковлевна |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 710 учащихся (из них 27 - иностранные граждане) |
| У нас учат: | 42 учителя |
МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №111» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Котлыйбыз! 01.12.2021

Бүген 8нче сыйныф укучысы Шәрипова Ләйсән профессор Гарифуллин Васил Заһит улының 60 яшьлек юбилеена багышлаган “ IV Бөтенроссия балалар һәм яшьләр вакытлы матбугатын укыту-тәрбия эшләрендә куллану” темасына үткәрелгән фәнни-гамәли коференциясендә катнашып, 2нче урынга лаек булды. Укытучылары - Ситдикова Розалия Хадиулла кызы, Мөбарәкшина Гүзәл Гарифҗан кызы.
Туган те һәм әдәбияты укытучылары үзләре дә бу конференциядә уңышлы чыгыш ясап, Ситдикова Розалия Хадиулла кызы, Мөбарәкшина Гүзәл Гарифҗан кызы – 2нче, Сабирҗанова Фирания Габдрәшид кызы 3 нче урыннарга лаек булдылар.
-
Котлыйбыз! 29.11.2021

Бүген мәктәбебезнең иң акыллы, ярдәмчел, батыр, уңган-булган һәм шул ук вакытта тыйнак, сак, сәләтле егете - Сафиуллин Булат Илнар улы “ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ - 2021” исемендәге шәһәр конкурсында катнашып, Совет районы һәм мәктәбебез данын яклады. Бәйге бик кызу, күп энергия һәм көч сорый тогран, кызыклы да, авыр да, шул ук вакытта күңелле дә иде.
-
25.11.2021

80-летию Дороги жизни, по которой эвакуировали почти 1 миллион 400 тысяч ленинградцев и доставили более 2 миллионов 300 тысяч грузов был посвящен исторический экскурс, который провел З.Т. Сайфуллин, научный сотрудник мемориала «Книга Памяти» для учащихся 9 классов школы №111.
-
25.11.2021

Учащиеся 9 класса школы 111 приняли участие в полуфинале лиги "Республика" от Ресурсного молодежного центра КФУ.
-
22.11.2021

22 ноябрьдә Туган телләр һәм халыкара бердәмлеге елы уңаеннан, бөек драматург Кәрим Тинчуринның тууына 134 ел тулуга багышланган “Ул кабызган утлар балкышы” V Бөтенроссия мәктәпләре фестивале “Спектакльдән өзек” номинацияcендә 2 нче урынга лаек булган укучыларыбыз - Исхаков Әсхәт, Сабирҗанов Аяз, Галиев Илмир, Гарфетдинов Рифат, Газизова Гүзәл, Галиева Сәмирә, Шәрипова Ләйсән, Закиров Илназ: укытучылары - Ситдикова Розалия Хадиулла кызы, Мөбарәкшина Гүзәл Гарифҗан кызы, Сабирҗаноаа Фирания Габдрәшид кызы бүләкләү тантанасында булып кайттылар.
150 эш килеп, шулар арасыннан безнең эшебезне 2 урынга лаек дип табулары - зур дәрәҗә! Укучыларыбызга, укытучыларыбызга алга таба да зур уңышлар телибез!
-
20.11.2021

“Җәлил укулары” дип аталган IV Халыкара әдәби шигырь укучылар бәйгесенең район туры булып үтте. 14-17 яшьлек укучылар арасыннан “Җәлилчеләр” номинациясендә Шәрипова Ләйсән 2 нче урынны яулады.
Шул ук бәйгенең 9-13 яшьлек укучылар арасыннан “М. Җәлилгә багышланган музей-экспозиция” номинациясендә Романова Мария 1нче урынны яулады.
Укытучылары - Ситдикова Розалия Хадиулла кызы һәм Мөбарәкшина Гүзәл Гарифҗан кызы.
-
12.11.2021

Мәктәбебездә Ситдикова Розалия Хадиулла кызы җитәкчелегендә эшләп килүче “Таң” ансамбле Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач-2021” дип аталган Төбәкара камера-инструменталь һәм татар җыр ачык фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясап, II дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар. Ансамбльне әзерләүче укытучылар -Ситдыйкова Розалия Хадиулла кызын, Мөбарәкшина Гүзәл Гарифҗан кызын, “Таң” ансамбле җырчыларын чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез!
-
Родительское собрание 08.11.2021

Уважаемые родители.
Приглашаем Вас на родительское собрание, которое состоится 11 ноября (четверг) или 12 ноября (пятница) в 18 часов (уточните у классного руководителя).
-
27.10.2021

Таныш булыйк, дуслар, мин-Ләйсән,
111 нең гүзәле.
Уңган-булган кыз син, диләр,
Милләтемнең чибәре.Укыйм, җырлыйм, иҗат итәм,
Мәктәбемнең йолдызы.
Халкым белән горурланам,
Мин – мәгърур татар кызы! -
27.10.2021

Таныш булыйк, дуслар, мин – Булат,
Милләтемнең вәкиле.
“Яхшы корыч”ны аңлата
Исемемнең тәфсире.Максат куеп, алга барам,
Ыргылам яңалыкка.
Татар егете, татармын дип,
Мин эндәшәм халыкка.











