Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Новости гимназии №20
“А. Алиш эзләреннән” исемендәге I төбәкара фәнни – гамәли конференциясен йомгаклау тантанасы
Опубликовано: 30.04.2015Бәйрәмчә бизәлгән залда укучыларның җыр - биюләре, шигырьләре белән үрелеп барган бик матур кичә, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды. Конференциядә катнашкан укучыларның А.Алишның туганнары: Яр Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының доценты, п.ф.к. Илдар Абдуллаевич Алишев, Фәридә Галимҗан кызы Алишева, Алишның Алмаз исемле улының хатыны- Фаина Александровна Алишева, Гөлшат һәм Азат Сөнкишевлар белән аралашу мөмкинлеге дә булды.
Тантанада Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең методика бүлеге методисты Р.К.Зиннатуллин, академик Х.Й. Миңнегулов, балалар язучысы, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе Й.Ә. Шәрәпова, шагыйрә Ф.Ә. Мөслимова, ТР ның Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре Г.В.Һадиева,Г.Н.Мөхәрләмова, КФУ ның доценты, ф.ф.к Р.М.Болгарова, ТР ның Аксакаллар шурасы рәисе һәм Бөтендөнья Татар гаиләсе оешмасы әгъзалары да катнашты.
Кичә ахырында конференцияне оештыручы, сценарий авторы, К.Насыйри исемендәге премия лауреаты, 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова чарада катнашучы укучыларга, аларның укытучыларына, оештыручыларга, килгән кунакларга һәм чараны алып баручы “ Дәрвишләр” Балалар иҗат үзәгенең бүлек мөдире Антонова Ләйсән белән Музыка көллияте студенты Гаязов Нәфискә педагогик коллектив исеменнән олы рәхмәтен белдерде.
К списку новостей










