• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10
Телефон: +7(843)-272-36-42
E-Mail: G20.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша"
Руководитель: Арсланова Рахима Минвалиевна
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский.
У нас учат: 51 педагогов

Новости гимназии №20

Ветераннар белән очрашу

Опубликовано: 30.04.2014

  24 нче апрельдә  Бөек Ватан сугышы башыннан (9 яшеннән -13 яшькә кадәр) Германия концлагерьләрендә әсирлектә булган ветеран Вера Алексеевна белән очрашу булды. Искиткеч кеше! 80 яшьтә булса да, фикер эзлеклелеге бар, оста, шигъри юлларга салып, күзләрдән яшь чыгарырлык итеп сөйли. Балалар тын да алмый тыңладылар. Күпне күргән Вера Алексеевна! Фашистларның ерткыч гамәлләре турында сөйләгәндә, тәннәр чымырдады: “ Әле бүген дә, барысы да кичә генә булган кебек күз алдымда. Төшемдә шундагы хәлләрне, җәзалап үтерелгән балаларны күреп, уянам, дисәм дә, дөрес булмас. Мин йоклый алмыйм, шул уяу төшләр башта кайный.  Фашистларның-шул ерткычларның йөзләре әле дә күз алдымда. Кеше башларыннан алар үзләренә сувенирлар ясап, кызык табалар иде....”,- дип сөйли Вера Алексеевна.

Укучылар өчен патриотик рухтагы, уйландыра торган дәрес булды бу.

Шулкадәр михнәт күреп тә, рухын төшермәгән, ачык йөзле, күтәренеке күңелле кеше ул Вера Алексеевна. Әле дә актив тормыш рәвеше алып бара икән, концертларда катнаша, балалар белән очрашуларга йөри . Менә ул чын батыр һәм балаларга үрнәк булырлык кеше!



К списку новостей