Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Новости гимназии №20
Хәйрия концерты
Опубликовано: 28.11.2013Быелның 4 июлендә Г.Кутуй урамында урнашкан 68/1 нче йортта чыккан янгын зур шау-шу куптармады. Әмма анда зыян күргән гаиләләр аз булмады. Бу янгында безнең гимназиядә сәркатип булып эшләүче Салихова Диана да зур зыян күреп, әле бүгенге көндә дә, операция артыннан операция кичереп, шифаханәдә ята.Гимназия коллективы аның хәлен белешеп, аңа һәрвакыт ярдәмгә әзер булып тора.
26 нчы ноябрьдә " Сәйдәш" мәдәният йортында Дианага ярдәм күрсәтү уңаеннан узган Хәйрия концертында Миңгол Галиев, Резедә Кадыйрова, Илсаф, гимназиябезнең музыка укытучысы Гөлнур Таһир кызы, хореография укытучысы Алинә Әмир кызы белән бергә бик күп яшь артистлар да катнашты. Концертка Диананың туганнары, әтисе ( әнисе килә алмады, чөнки ул көнне Дианага чираттагы операция ясалды, ул кызы янында иде), Диананың дуслары, гимназия коллективы, ата- аналар килгән иде. " Изгелек җирдә ятмый",- диләр. Һәрвакыт изгелекләр, яхшы гамәлләр генә кылып яшик , Диана да тизрәк терелеп чыксын иде! Гимназия администрациясе, Диананың әти-әнисе концертта катнашучыларга һәм барлык тамашачыларга ихлас күңелдән рәхмәтләрен белдерә!
К списку новостей










