Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Новости гимназии №20
Универсиаданы ачу тантанасы
Опубликовано: 10.07.20136 нчы июнь көнне Универсиаданың ачылу тантанасын бөтен дөнья кызыксынып күзәтте. Стадион эчендә бассейн ясап, анда көймәләр йөздерү, Универсиада утын тирә-якка күренерлек итеп биеклеккә күтәреп кую, лазер-шоулар, Русиядә яшәүче халыкларның гореф- гадәтләрен җыр-биюләр аша берничә мизгелдә күрсәтеп алу - болар барысы да стадионда утыручы тамашачылар һәм тантананы телевизордан күзәтүчеләр күңеленә хуш килгәндер. Директорыбыз Рәхимә Минвәлиевна да тамашаны карарга барды һәм бик ошатып кайтты, чарага югары бәя бирде: "Ачылу тантанасында РФ Президенты В.Путин, Халыкара студентлар спорты федерациясе FISU президенты Клод-ЛУи Гальен катнашты һәм чыгыш ясады.Сәхнәгә шулай ук зур чараны ныклы әзерлек белән каршылауга лаеклы өлеш керткән ТР Президенты Р.Миннеханов белән Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев тә күтәрелде. Оештыручылар Казанны һәм Татарстанны, Русиянең тарихын Универсиаданың ачылу тантанасында бөтен дөньяга искиткеч югары дәрәҗәдә күрсәтә алдылар. "
Әгәр бөтен планетада 200 дән артык ил исәпләнсә, шуның 166 сы Универсиадада башкалар белән көч сынашыр өчен Казанга 12 меңнән артык спортчысын җибәргән.Без аларга,аеруча үзебезнең сортчыларыбызга, зур җиңүләр телибез!
К списку новостей










