|
«ЯЛКЫН» ЯҢА КОНКУРСЛАР ИГЪЛАН ИТТЕ:
1. «МИНЕМ КАБАТЛАНМАС УКЫТУЧЫМ». Укучылар яраткан укытучыларының фотосын һәм аның турында кыскача язманы (мәкалә, интервью) безнең почтага җибәрәләр (укытучының мәктәптән тыш кызыксынулары (мәсәлән, ул китаплар укырга ярата, ди, кайсы авторны, ни өчен; яки ул бию белән шөгыльләнә, тегәргә, чигәргә, гөлләр үстерергә ярата һ.б. кызыклы фактлар)) һәм «ЯЛКЫН»га язылып, шул хат белән квитанция копиясен дә салалар. Укытучы турындагы язма һәм аның фотосы журналның киләсе санында ТЫШЛЫКТА басылып чыгачак. Ел азагында, конкурска килгән фотолар һәм язмалар буенча, «ИҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ УКЫТУЧЫ» һәм аның укучысы билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне ШӘП БҮЛӘКЛӘР көтә.
2. «ПАРТАДАШЫМ». Укучы олимпиадаларда, район һәм республика бәйгеләрендә җиңгән, фестивальләрдә катнашкан, ягъни УКУДА, ИҖАТТА, СПОРТТА УҢЫШЛАРГА ИРЕШКӘН классташы турында безгә язып җибәрә ала (yalkin@bk.ru). Бу язма журналның «ПАРТАДАШ» сәхифәсендә урын алачак.
3. "БЕР МИНУТКА НИЧӘ СҮЗ УКЫЙСЫҢ?". Республика бәйгесе. Укучылар да, укытучылар да катнаша ала. Безне чакырган һәр районга һәм мәктәпкә килергә әзербез. Районның иң тиз укучысына MP-3 плеер бүләк итәбез. Республика күләмендә уздырылган бәйге нәтиҗәләреннән соң, җиңүчеләрне аерым ШӘП БҮЛӘКЛӘР көтә.
4. «МИН ЯРАТАМ»темасына видеороликлар конкурсы. Нәрсә яратасың, шул хакта (әтиең, әниең, укытучың, дустың, песиең, этең, мәктәбең һ.б.) видео төшереп (видеокамерага, телефонга һ.б. – нәрсәгә дә ярый), yalkin@bk.ruпочтасына җибәрәсе. Иң шәп видеороликлар безнең сайтта урнаштырылачак. Конкурста җиңгән видеоролик өчен бүләк – видеокамера.
5. «КЫҢГЫРАУЛЫ МӘКТӘП ӨРӘКЛӘРЕ».Мәктәбегездә соңгы арада сәер хәлләр булгалыймы? Үзеннән-үзе ишекләр ябыла, дәфтәрләр, икенче аяк киеме, хәтта кабинетлар югаламы? Димәк, сезнең мәктәптә өрәк яшәргә мөмкин! Димәк, сезгә безнең яңа конкурста катнашырга кирәк! Шуңа тизрәк үз тарихыгызны язып, yalkin@bk.ru тартмасына җибәрегез!
Безнең телефоннар: 562-11-22; 562-12-31
Безнең почта: yalkin@bk.ru
Безнең сайт: http://yalkyn.ru/
VK челтәрендәге сәхифәбез: http://vk.com/club5658237
Хатка «ЯЛКЫН»ның сәхифәләре дә беркетелгән –
алар белән таныша аласыз.
Ихтирам белән,
Сезнең «ЯЛКЫН»ыгыз.
|