• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10
Телефон: +7(843)-272-36-42
E-Mail: G20.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша"
Руководитель: Арсланова Рахима Минвалиевна
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский.
У нас учат: 51 педагогов

Новости гимназии №20

" Илһам чишмәсе" исемле III республика әдәби-иҗат бәйгесенә чакырабыз

Опубликовано: 27.02.2013

                                                                                        «Илһам чишмәсе»  исемле

 III республика әдәби-иҗат бәйгесе

нигезләмәсе

   Бөек шагыйрь Габдулла  Тукайның  тууына  127  ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы   укытучылары  һәм укучылары  арасында

«Илhам чишмәсе»  исемле  III республика әдәби-иҗат бәйгесе уздырыла.        

 

Максаты һәм бурычлары:

 *  Укучыларны һәм укытучыларны Г.Тукай иҗатына якынайту;

 *  шигъриятнең җәмгыятьтәге тәрбияви ролен күрсәтү;

  * каләм тибрәтүче( шигырь язучы) укучы һәм укытучыларны барлау  һәм  аларда эстетик зәвык тәрбияләү.                                    

Катнашучылар

 Бәйгедә  укытучылар   һәм  8-11 сыйныф укучылары катнаша.

Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе

    Һәр катнашучы бәйгегә (татар телендә) үзе язган  шигырьләрен тәкъдим итә (матбугат битләрендә басылмаган, башка бәйгеләрдә катнашмаган булырга тиеш)

Укытучылар-10 шигырь тәкъдим итәләр, аларның берсе Г.Тукайга багышлап язылган, калганнары-ирекле тема; укучылар - 5 шигырь,  шуларның берсе Г.Тукайга багышлап язылган, башкалары- ирекле тема

 ( шигъри әкиятләр дә булырга мөмкин)

Иң яхшы  дип табылган  шигырьләр  җыентыкка кертелә.

                                                                               

Иҗади эшнең язылу тәртибе

Иҗади  эшләр төзәтүләрсез, А4 форматында (шрифт Times New Roman-14,интервал-0,6 ягъни 1,0 ; уртада, компьютерда басылган булырга тиеш)

Иң беренче биттә автор тулы исемен, фамилиясен, мәктәбен ( укучы- классын),районын һәм туган елын  күрсәтә , фотосын куя, үзе турында кыскача мәгълүмат яза, төгәл адресын , телефонын күрсәтә.

Иҗади эшләр (электрон вариантта) 2013 елның 1  нче апреленә  кадәр  түбәндәге электрон  адреска җибәрелә: gim2072@mail.ru

 ИЧ ( тамгасыннан соң), район,фамилиясе күрсәтелә һәм эш җибәрелә.

  (Мәсәлән: ИЧ Казан Арсланова )

Конференцияне оештыручылар

-ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ һӘМ  ФӘН  МИНИСТРЛЫГЫ;

-КАЗАН  ШӘҺӘРЕНЕҢ СОВЕТ РАЙОНЫ МӘГАРИФ  ИДАРӘСЕ;

-“ МӘГЪРИФӘТ”,” САБАНТУЙ”  ГАЗЕТАЛАРЫ;

-КАЗАН ШӘҺӘРЕ СОВЕТ РАЙОНЫНЫҢ “20 НЧЕ ГИМНАЗИЯ” ГОМУМИ БЕЛЕМ  МУНИЦИПАЛЬ  БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ;

-КАЗАН ШӘҺӘРЕ СОВЕТ РАЙОНЫ УКЫТУЧЫЛАРЫНЫҢ

 “ ИЛҺАМ ЧИШМӘСЕ” ӘДӘБИ-ИҖАТ БЕРЛӘШМӘСЕ.

                              Конференцияне йомгаклау һәм нәтиҗә ясау

  Йомгак 24 нче апрельдә ясалачак, бүләкләү чарасы  3  нче майда уздырыла.

  Җиңүчеләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары, рәхмәт хатлары,сертификатлар, шигырьләр  җыентыгы   тапшырыла.

Белешмәләр өчен

8-96-56-060-881,( 8-843) 272-36-42  тел. буенча   Рәхимә Минвәли кызы Арслановага мөрәҗәгать  итеп була.



К списку новостей