Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Новости гимназии №20
Педагогик киңәшмә
Опубликовано: 08.01.2013
2013 нчы елның 8 нчы гыйнваренда Казан шәһәре Совет районының 20 нче гимназиясендә педагогик киңәшмә узды.
Киңәшмәнең темасы: “Дәресләрдә уңышка ирешү юллары”.
Катнаштылар: укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары, тәрбиячеләр.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Дәресләрдә уңышка ирешү юлларын тормышка ашыру.
- 2012-2013 нчы уку елының 2 нче чирек эш нәтиҗәләре.
Беренче көн тәртибе бик эчтәлекле үтте. Укытучылар үз эшчәнлекләрендә кулланылган инновацион юнәлешләр белән таныштырдылар. Бер яңалык икенчесе белән тиз арада алмашынып торуга карамастан, бербөтен эшчәнлекне күрсәтте.
Иң беренче сүзне укыту эшләре буенча директор урынбасары М.Х.Хамидуллина алды. Дәресләрдә уңышка ирешү юлларын тормышка ашыру ничек булырга тиешлеге турында теоретик чыгыш ясады. Үз чыгышында дәрескә куйган таләпләрне аңлатты.
Тяминова Л.К.”Башлангыч сыйныфларда дәрестә уңышка ирешү юллары” дигән темасында чыгыә ясады. Укытучының чыгышы презентацияләр белән бергә барды. Сөйләм күрсәтмәлелек белән янәшә барганда тема тулырак ачылды, һәркемгә тиз аңлау мөмкинчелеге тудырды.
География укытучысы Абульханова З.Х.. “Дәресләрдә уңышка ирешү юллары” исеме астында чыгыш ясады. Үзенең чыгышында дәресләрдә мәгълүмати технологияләр куллануны ачып бирде.
Киңәшмәнең икенче өлешендә 2 нче чиреккә нәтиҗәләр ясалды, 3 нче чиреккә максатлар һәм бурычлар билгеләнде.
Фәрхетдинова Э.М.-укыту эшләре буенча директор урынбасары
Хамидуллина М.Х.- укыту эшләре буенча директор урынбасары
Гарифуллина Н.Н.-уәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
Педагогик киңәшмәнең беренче һәм икенче өлеше буенча карар кабул ителде:
1.Уку-укыту эшчәнлегендә укучыларның мотивациясен үстерү буенча эшне алып баруны МБ планнарына кертү.
2. Уку-укыту эшчәнлегендә укучыларның уңышка ирешүен булдыру өстендә эшләү максатыннан ачык дәресләр күрсәтергә.
3. “Укуга теләк булдыру” темасына укучылар белән анкета тутырырга.
4. 3 нче чиректә бер 3ле һәм бер 4ле билгеләре чыккан укучылар белән эшне дәвам итәргә.
К списку новостей










