Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Новости гимназии №20
Педсовет 2012год
Опубликовано: 07.11.2012
2012 нчы елның 7 нчы октябрендә Казан шәһәре Совет районының 20 нче гимназиясендә педагогик киңәшмә узды.
Киңәшмәнең темасы: “Урта сыйныфларда Икенче буын дәүләт стандартларын тормышка ашыру”.
Катнаштылар: укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары, тәрбиячеләр.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Урта сыйныфларда ФДГББС тормышка ашыру.
- 2012-2013 нчы уку елының 1 нче чирек эш нәтиҗәләре.
Беренче көн тәртибе бик эчтәлекле үтте. Укытучылар үз эшчәнлекләрендә кулланылган инновацион юнәлешләр белән таныштырдылар. Бер яңалык икенчесе белән тиз арада алмашынып торуга карамастан, бербөтен эшчәнлекне күрсәтте.
Иң беренче сүзне укыту эшләре буенча директор урынбасары Э.М.Фәрхетдинова алды. Урта сыйныфларда ФДГББС дәресе ничек булырга тиешлеге турында теоретик чыгыш ясады. Үз чыгышында урта сыйныфларда ФДГББС дәрескә куйган таләпләрне аңлатты.
Корбанова Л.Н.”Универсаль уку гамәлләрен тормышка ашырганда класстан тыш эшчәнлек” дигән темасында Икенче буын яңа стандартлар проектына салынган укучыны универсаль уку ысуллары белән корралландыру бурычын ачу юлын күрсәтте. Ул моның өчен мотивация, алгоритм аша универсаль ысул чыгару һәм белемнәрне модельләштереп кую юлын аңлатып бирде.
Биология укытучысы Бариева А.И. “Класстан тыш эшчәнлектә проект төзү” исеме астында чыгыш ясады. Үзенең чыгышында дәресләрдән тыш чараларда мәгълүмати технологияләр куллануны ачып бирде. Биология кабинетының стандартларга туры килүе турында да әйтте. Укытучының чыгышы презентацияләр белән бергә барды. Сөйләм күрсәтмәлелек белән янәшә барганда тема тулырак ачылды, һәркемгә тиз аңлау мөмкинчелеге тудырды.
Киңәшмәнең икенче өлешендә 1 нче чиреккә нәтиҗә ясалды, 2 нче чиреккә максатлар һәм бурычлар билгеләнде.
Фәрхетдинова Э.М.-укыту эшләре буенча директор урынбасары
Хамидуллина М.Х.- укыту эшләре буенча директор урынбасары
Гарифуллина Н.Н.-уәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
Педагогик киңәшмәнең беренче һәм икенче өлеше буенча карар кабул ителде:
1.Кафедра җитәкчеләренә башлангыч сыйныф дәреслекләрен ФДГББС туры китереп сайларга һәм киләсе уку елы исемлегенә кертергә.
2.Башлангыч сыйныф укытучыларына дәрестән тыш эшчәнлекне төрләндерергә.
3.Укыту эшләре буенча директор урынбасары М.Х.Хамидуллинага урта һәм югары сыйныфлар эчен ФДГББС эшчәнлеген дәвам итү программасын төзергә.
3.2 нче чиректә бер " 3" ле һәм бер "4" ле билгеләре чыккан укучылар белән эшне дәвам итәргә.
К списку новостей










