Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №11» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420075, г. Казань, ул. Начальная, д. 15 |
| Телефон: | +7(843)-234-43-41 |
| E-Mail: | G11.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия №11» |
| Руководитель: | Гусманова Айгуль Юсубовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 645 учеников (в том числе 9 иностранных граждан). Язык обучения: татарский |
| У нас учат: | 32 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №11» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Соңгы кыңгырау 23.05.2023

Бүген 23 май көнне гимназиядә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын. Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз!
Сегодня для учеников 9-х и 11-х классов прозвенел последний звонок. Мы поздравляем вас с окончанием школы. Детство остается за ее порогом, вы вступаете во взрослую жизнь. Сколько всего пронеслось за эти годы: радость от первых побед, упорный труд над собой. Помните, какими были ваши первые неумелые шаги в учебе, первые написанные буквы, прочитанные слова? Всё это позади. Впереди у каждого свой путь. И только от вас зависит то, как сложится ваша дальнейшая судьба. Легких вам начинаний, удачных свершений, светлого будущего!
-
Уроки ПДД 22.05.2023

Мударисова Лилия Масгутовна-ведущий специалист отдела профилактики территориального управления в г.Казани ГБУ "БДД" провела занимательный урок с учениками 4 Б класса.
-
18.05.2023

2023 нче елның 15 нче апрель көне татар халкының күренекле шагыйре, якташыбыз, сугыш ветераны, күп җырлар авторы Мәхмүт ага Хөсәеннең тууына 100 ел тулды. Юбилей уңаеннан гимназиябездә төрле чаралар оештырылды. Әлеге чаралар циклы бер ай дәвам итте.
Шагыйрьгә багышланган даими китап күргәзмәсе, Мәхмүт Хөсәенең тормышын һәм аның музеен яктырткан видеоязмалар интерактив панель аша укучыларны ай дәвамында таныштырып барды.
Шагыйрьнең туган көнендә 11 нче сыйныф укучылары белән “Кыска буйлы батыр татар” исемле түгәрәк өстәл булып узды. Очрашу-аралашуда почетлы кунагыбыз – Мәхмүт Хөсәеннең кечкенә кызы – Гөлфирә Мәхмут кызы һәм аның туганнары катнашты. Очрашу җылы һәм эчкерсез барды. Шунысы игътибарга лаек, укучылар шагыйрьнең тормышы белән ныклап кызыксына. Алар кунаклардан аңа кагылышлы сорауларына җаваплар алды.
Гөлфирә ханым Мәхмүт Хөсәен музеенда булды. Музейны оештыручыларга, әтисенең тормышын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итүчеләргә рәхмәт сүзләре юллады. Мондый аралашуның дәвамлы булуына өмет итеп музейга экспонатлар тапшырды.
Цикл дәвамында укучылар өчен Мәхмүт Хөсәен музеена экскурсияләр оештырылды. Укучылар шагыйрьнең тормышы белән тирәнрәк таныштылар: аның турында гади кеше, сугышчан дус, абый буларак мәгълүмат алдылар.
Юбилей кысаларында укучылар өчен шигырь конкурсы оештырылды. Балалар, бик теләп, аерым һәм группаларга бүленеп Мәхмүт Хөсәеннең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Жюри әгъзалары сәнгатьле шигырь укчыларны билгеләп үтте.
Татар теле дәресләрендә шагыйрьнең иҗатын тирән өйрәнеп проектлар якладылар. Әлеге проектлар өстендә эшләгәндә укучылар шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын, сугышта күрсәткән батырлыкларын, хәрби бүләкләрен тирәнтен өйрәнделәр.
Шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең тууына 100 ел тулуга багышланган чараларның дәвамы киләсе уку елында да булыр дигән өмет белән бер айлык циклга нәтиҗә ясадык.
-
18.05.2023

Сегодня ученики 9 класса встретились с рядовым запаса Гатиным Маратом Рамзилевичем, который одним из первых принимал участие в специальной военной операции проводимой на территориях Украины, ЛНР, ДНР.
-
Вахта Памяти 16.05.2023

Ученики 6-7 классов нашей гимназии несут Почетный караул у Вечного огня.
-
12.05.2023

Татар иленең горурлыгы, күренекле галим Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловның 12нче майда матур гомер бәйрәме - туган көне. Шул уңайдан 11нче татар гимназиясендә төрле чаралар уздырылды. 9нчы сыйныф укучылары белән берлектә "Галим сүзендә хикмәт бар" дигән темага түгәрәк өстәл узды. 11нче сыйныф укучылары галимнең фән дөньясына алып барган юлын өйрәнеп, проектлар якладылар. 4нче сыйныфларда "Галимнең балачагы" дип аталган әдәби утырыш бик җанлы узды.
Шунысы куанычлы: быел гимназиядә Х.Й. Миңнегуловның музее үзенең ишекләрен ачты. Аны ачуда галим үзе дә зур ярдәм күрсәтте, музейга шәхси әйберләрен, кызыклы экспонатлар тапшырды. Хатыйп аганың туган көне уңаеннан яшь экскурсоводлар музейда экскурсияләр уздырдылар, төрле сыйныф укучыларын галимнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштырдылар. Барлык укучылар, укытучылар исеменнән хөрмәтле галимебезне туган көне белән котлыйбыз. Тирән фикерле, гасырларны тоташтыручы шәхескә ныклы сәламәтлек, шатлык- сөенечләр, уңышлар телибез.
Рәхмәтебез, хөрмәтебез чиксез,
Аңлыйсыздыр аны, тоясыз.
Әле һаман халкым, милләтем дип,
Армый- талмый хезмәт куясыз.
-
Вальс Победы 05.05.2023

Ученики нашей гимназии приняли участие в ежегодной Республиканской акции «Вальс Победы» и Республиканском флешмобе «День Победы».
-
Батырларга мәңгелек Дан! 03.05.2023

Бүген Зур Дәрвишләр бистәсендә Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг узды, анда бистәдә яшәүчеләр һәм 6 А сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны мемориаль стелла янында искә алдылар. Гимназистлар театральләштерелгән чыгыш әзерләделәр, мемориалга чәчәкләр куйдылар.
Сегодня в ж.м. Большие Дербышки прошел митинг, где жители поселка и ученики 6 А класса почтили память павших в Великой Отечественной войне у мемориальной стеллы. Гимназисты подготовили театрализованное выступление, возложили цветы к мемориалу.
-
Призеры "Радужной сцены" 02.05.2023

Ансамбль нашей гимназии "Шаян йолдызлар" стал призером IX Республиканского экологического фестиваля -конкурса "Радужная сцена" в номинации "Миниатюра"- "Колыбельная. Живая вода". Художественные руководители: Зарипова А.Р., Калинина О.Д.
От всей души поздравляем наших ребят и желаем дальнейших творческих успехов.
-
Диктант Победы 28.04.2023

27 апреля ученики нашей гимназии приняли активное участие в Диктанте Победы. Диктант Победы-это одно из тех мероприятий, которое позволит прикоснуться к исторической памяти, попробовать свои силы и узнать новое о прошедшей войне и её героях.











