Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Эколого-технологический лицей №79" Советского района г. Казани / Казан шәһәре Совет районының "79 нчы экология-технология лицее" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420104, Республика Татарстан, город Казань, проезд Яраткан, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-598-41-74, +7(843)-598-41-75 |
| E-Mail: | L79.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 79" |
| Руководитель: | Галеева Гульназ Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 2024 |
| У нас учатся: | 1129 учащихся |
| У нас учат: | 80 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Эколого-технологический лицей №79" Советского района г. Казани / Казан шәһәре Совет районының "79 нчы экология-технология лицее" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Смотр строя и песни 20.02.2025

Конкурс Смотра строя и песни, посвященный Дню Защитника Отечества, Году защитника Отечества и 80-летию Победы в Великой Отечественной войне, стал ярким и запоминающимся событием в нашем лицее. В течение нескольких недель команды готовились к этому дню: разучивали песни, учились ходить строевым шагом, подбирали соответствующую форму. Ярко, красиво, эмоционально выступили ребята всех классов. Каждый класс постарался показать самые положительные качества – ответственность, умение слаженно работать в коллективе, выполнять команды, маршировать в ногу, а также исполнять строевые песни. Какая же гордость охватывала, когда мимо с песней проходили ребята!
-
Шагыйрь хисләре... 19.02.2025

19 февраль көнне халкыбызның горурлыгы булган каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел булу уңаеннан, үсеп килүче яшь буында бөек шәхесләргә, татар әдәбиятына карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан лицеебызда «Шагыйрь хисләре...» дип исемләнгән шигърият кичәсе үтте. Чарага шәрәфле кунаклар буларак Муса Җәлилнең музей-фатиры директоры Айгөл Сафиуллина һәм Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, шагыйрь Рифат Сәлах чакырулы иде. Шигърият кичәсендә кунаклар, лицей укучылары, укытучылар каһарман шагыйрьнең шигырьләрен, истәлекләрен укыдылар. Муса Җәлил кебек бөек шәхесләргә мәңгелек дан!
-
Җәлил укулары 18.02.2025

Татарстанда «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балалар белән эшне камилләштерү максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылган дәрәҗәле VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә катнашып җиңү яулаган 4Б сыйныфы укучысы Ганиева Айзиләне, җитәкчесен Шакирова Л.М. ихластан котлыйбыз!
-
Хәрәкәтле Җиңү поезды 17.02.2025

Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышының 80 еллыгы кысаларында 6Б сыйныфы, сыйныф җитәкчеләре Сабирова Л.И. белән "Хәрәкәтле Җиңү поезды" нда, иммерсив инсталяциядә булдылар.
-
Каюм Насыйриның тууына 200 ел 14.02.2025

14 февральдә лицей китапханәсендә бөек татар галиме, энциклопедист, педагог һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан «Каюм Насыйри мирасы» дип аталган темага ачык дәрес үтте. Чарада китапханә мөдире 3, 4 сыйныф укучыларын К.Насыйриның тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге белән таныштырды. Соңыннан укучылар бөек галим иясенең «Китаб-әт-тәрбия»сеннән өзекләр укыдылар. Чара матур бер хатирә булып укучылар күңелендә озак сакланыр!
-
Первый шаг в науку - 2025 14.02.2025

Сегодня в нашем лицее ежегодная районная научно-практическая конференция «Первый шаг в науку - 2025» для учащихся 1-4 классов. Целью конференции является активизация научно-исследовательской работы учащихся. Всего в конференции приняло участие более 100 учеников. Были представлены проекты по разным дисциплинам: русскому языку, литературному чтению, родному языку, математике, окружающему миру, экологии и т.д. Тематика работ была очень разносторонней, что отражает разнообразие интересов школьников. Мы благодарим всех участников научно-практической конференции за интересные и увлекательные работы!
-
Муса Җәлилне искә алып 13.02.2025

Сегодня состоялся просмотр документального фильма «Муса Джалиль. Приговоренный к бессмертию». Имя татарского поэта, ставшего Героем Советского Союза, навсегда вписано в историю Великой Отечественной войны.
Бүген «Муса Җәлил. Үлемсезлеккә хөкем ителгән» дигән документаль фильмы каралды. Советлар Союзы Герое булган татар шагыйренең исеме Бөек Ватан сугышы тарихына мәңгегә язылып калдырылган.
-
Экология – дело каждого 13.02.2025

Ведущий специалист-эксперт Волжско-Камского межрегионального управления Росприроднадзора, Султанова Гульфия Ильгамовна провела для юных экологов 6А класса экоурок, посвященный защите окружающей среды. Ребята не только закрепили свои знания, но и получили подарки. А еще узнали о премии "Экология – дело каждого". Дети проявили большой интерес и выразили желание принять участие в данном конкурсе.
-
Фәнис Яруллинның туган көне 12.02.2025

Татарстанның халык шагыйре, прозаик, драматург, балалар язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 9 февральдә 87 ел булды. Әдәби әсәрләре белән киң катлам укучыларының йөрәгенә үтеп кергән талант иясенең бөтен иҗатын еллар буена сузылган тоташ батырлык, фидакарьлек үрнәге дип атарга була. Укучыларны шундый бөек зат - язмыш тарафыннан сыналган язучының шәхесе, иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан 79 нчы лицейның китапханә мөдире Ләйлә Шакирова һәм татар теле укытучысы Лилия Сабирова Фәнис Яруллинның һәрчак янәшәсендә булган тормыш иптәше Нурсөя ханым Яруллина белән очрашу оештырды. Чарада 6Б сыйныфы укучылары Нәбиуллина Әминә һәм Закирова Саида катнашты.
Нурсөя ханым кунакларга Фәнис Яруллинның хәрби бурычын үтәгән вакытта спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып имгәнүе, озак еллар урын өстендә ятуына карамастан, өметсезлеккә бирелми, бөтен тырышлыгын белемен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтелгән булуы хакында сөйләде. Нинди генә жанрда иҗат итсә дә, һәркайсына күңел биреп эшләвен ассызыклады. Укучылар Нурсөя ханымга язучы иҗаты белән бәйле сорауларын биреп, файдалы мәгълүмат ишеттеләр.
Нурсөя ханым Яруллина язучыны истә тотып, хөрмәт итеп килгән 79 нчы экология-технология лицее укучыларына, лицей администрациясенә чиксез рәхмәтләрен ирештерде һәм истәлеккә Фәнис Яруллинның “Хәтер төпләрендә утлы күмер” көндәлекләр китабын тапшырды. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калды ул!
-
Котлыйбыз! 12.02.2025

Бүген район күләмендә уздырылган Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган БРЕЙН-РИНГ уенында катнашып III урын яулаган лицей укучылары командасын һәм аларның җитәкчеләре Садыкова А.Г., Абушаева З.М., Сабирова Л.И. котлыйбыз! Киләчәктә дә белем чишмәләре саекмасын, бары тик уңышлар гына юлдаш булсын үзләренә!








