МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1100 учащихся (иностранных граждан - 0) |
| У нас учат: | 62 педагогических работника |
МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
"Туган телем - Тукай теле" 26.04.2013

3 В сыйныфы укучылары 2-4 нче сыйныфлар өчен Габдулла Тукайга, туган телгә багышланган "Туган телем - Тукай теле" - дигән әдәби-музыкаль кичә үткәре.
Бүгенге чаралар бик күңелле узды. Туган телебез - Тукай теле аша телебезгә булган хөрмәт укучыларда тагын да җылы мөнәсәбәт уятты.
-
"Мин татарча сөйләшәм" 25.04.2013

25 нче апрельдә лицейның “Ислах” укучылар үзидарәсе “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында “Туган телеңне беләсеңме?”дигән квест үткәрде. 7, 8, 9 нчы сыйныфы укучылары билгеләнгән станцияләрдә туктап халкыбызның гореф-гадәтләренә, халык авыз иҗатына, әдәбиятка кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук аларга кызыклы биремнәр дә тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә I урынны – 7Б сыйныфы, II урынны – 8Б, III урынны- 7А сыйныфы яулады.
-
"Патриотик җыр" бәйгесе 24.04.2013

24 нче апрельдә Бөек җиңүнең 68 еллыгына багышланган “Патриотик җыр” бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә 1нче сыйныф укучыларыннан алып 10нчы сыйныф укучыларына кадәр катнашты. Укучылар сугыш вакытында җырланган һәм сугыш турында язылган җырларны яратып башкардылар. Бәйге азагында һәр катнашучы да грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
"Когда поют солдаты" 24.04.2013

Наверное, нет в нашей стране праздника пронзительнее и трогательнее, чем 9 мая. Он немного и грустный, не зря 9 мая называется праздником «со слезами на глазах».
День Победы – не только великий праздник, но и день памяти о тех, кто сражался за нашу страну, за нашу Родину, о тех, кто сделал наше небо мирным, нас счастливыми. Это праздник наших дедов и отцов.
24 апреля в нашем лицее состоялся конкурс «Когда поют солдаты».
В этом конкурсе приняли участие много учащихся, и начальных, и старших классов.
Ребята с таким восторгом исполняли песни военных лет, солдатские песни, которых пели наши деды во время Великой Отечественной войны.
-
"Иптәш командир" спектакле 23.04.2013

Республика “Иделкәем” балалар һәм яшьүсмерләр театры һәм курчак театрлары коллективлары конкурсына 149 нчы лицей каршындагы ”Чулпан” театр студиясе Т.Миңнуллинның “Иптәш командир” спектаклен тәгъдим итте. Әсәрне сәхнәгә куючы - “Танкодром” балалар иҗаты үзәгенең югары квалификацион категорияле өстәмә белем бирү педагогы - Фернат Фәрит улы Насибуллин.
6 ”А” сыйныфы укучылары: А.Насибуллов, Н.Тимиров, М.Фатыйхова, Р.Галиев, К.Шакирзянов, Л.Гомәрова, И.Гафуров, Ф.Әлмиев һәм Ә.Нуруллиннарның уены күпләрне сокландырды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре- Камил Саттаров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе- Рәдиф Сәгъди һәм Совет районының мәдәният бүлеге башлыгы- Талия Ахметшина составындагы мәртәбәле жюри спектакльгә югары бәя бирде. Т.Миңнуллинның “Иптәш командир” спектакле Республика буенча катнашкан 64 театр коллективлары арасыннан “Иң яхшылар” рәтенә керде. Әфарин, яшь артистлар!
-
Язучылар белән очрашу 18.04.2013

18 нче апрельдә лицеебызга укучылар белән очрашуга “Казан утлары” журналыннан бер төркем язучылар килде. Укучылар язучы Камил Кәримов, шагыйрь Марат Закир, балалар язучысы Алмаз Гыймадиев иҗатлары белән якынрак таныштылар. Очрашу вакыты-вакыты белән әңгәмә формасына әверелде. Кунаклар укучыларның сорауларын берсен дә игътибарсыз калдырмадылар, иң зирәкләренә үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.
-
"Наука - дело молодых"
08.04.2013
Уважаемые учителя и учащиеся!
От всей души поздравляем всех участников и их руководителей с достойным выступлением на районной научно-практической конференции школьников «Наука –дело молодых».
Особо хочется отметить наших призеров:
1. Марданову Алину (9 В)
Рук. - Сабирова Г.Р.
2. Зиганшина Рината (10 Бкл.)
3. МиннуллинуЛейсан (10 Бкл.)
Рук.- Каримова С.А.
4. Шарапову Миляушу (8 Б)
Рук. - Кульмамедова Р.Р.
5. Галауетдинову Илюзу (9А)
Всем желаем дальнейших творческих успехов, крепкого здоровья, новых открытий!
Администрация Лицея
-
Шигырь бәйгесе 05.04.2013

Г.Тукайның 127-еллыгы уңаеннан "Күңелләрдә балкый маяк булып Тукай моңы, Тукай сүзләре" дип аталган шигырь бәйгесе үткәрелде. Жюри тарафыннан җиңүчеләр билгеләнде һәм район конкурсына тәкъдим ителде.
-
“Күңелле спорт” ярышлары 04.04.2013

Совет районы мәктәпләре арасында 4.04.13 көнне “Күңелле спорт” ярышлары булып үтте. Безнең лицей командасы 3 нче урынны яулады. Команда составына 12 укучы керде. Менә алар: Доносий Игорь, Закиров Айдар, Азизова Аделә, Абдуллина Ангелина, Яхин Амирхан, Вахитова Ралина, Амиров Рамиль, Шамсутдинов Аскар, Волкова Ксения, Белалудинова Диана, Агаев Камиль, Курбанова Ралинә.
Без аларны котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Халыкара балалар китабы көне 02.04.2013

2 нче апрель - Халыкара балалар китабы көне.
Шул уңайдан безнең лицейда төрле чаралар уздырылды. Лицей китапханәсендә дүртенче сыйныф укучылары белән Г.Х.Андерсенга багышланган әңгәмә уздырылды, конкурслар оештырылды.
3 Б сыйныф укучылары белән "Китап кайчан барлыкка килгән" презентациясе уздырылды. Рәсем укытучысы И.Г.Шабанова "Минем яраткан китап геройларым" дип аталган рәсем конкурсы үткәрде.




