МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1100 учащихся (иностранных граждан - 0) |
| У нас учат: | 62 педагогических работника |
МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Рәдиф Сәгъди һәм Ләбиб Лерон белән очрашу 14.02.2018

Бүген, 14 нче февраль, мәктәпнең актлар залында, күренекле татар язучысы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъди һәм танылган язучы, прозаик, шагыйрь Ләбиб Лерон белән очрашу узды. Кичәгә лицеебызның китап сөюче, татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә, әхлак темаларына битараф булмаган күпсанлы китап укучылары җыелды. Очрашу бер сулышта узып китте. Укучылар язучыларны сораулар белән күмделәр. Кичә бик матур итеп әсәрдән өзекләр, музыка, видеокадрлар белән үрелеп барды. Укучылар өчен бу очрашу чын тәрбия, әхлак тәрбиясе дәресе булды. Язучы абыйлары гаилә учагы җылысы, әби-бабайлар, әти-әниләр кадере, тормыш юлында очрый торган каршылыкларны, язмыш куйган киртәләрне җиңә белү өчен яшьтән үк кыенлыкларга бирешмәскә, җебеп төшмәскә өйрәнеп үсәргә киңәш итте, туган телне яратырга, шәфкатьле, ярдәмле, саф күңелле булуның әҗере турында бик гади дә, үтемле дә итеп сөйләделәр.
-
“Кыю кызлар” спектакле 13.02.2018

13 нче февраль көнне “Чулпан” театр студиясенең 7 А сыйныфы укучылары Насыйбуллин Ф.Ф. җитәкчелегендә күренекле язучы Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” спектаклен сәхнәләштерделәр. Тамашачы укучылар спектакльне яратып кабул иттеләр.
-
Масленица пришла! 12.02.2018

Масленица пришла!
12 февраля в рамках месячника родного языка учителя русского языка и литературы провели празднование начала масленичной недели. Всех встречали танцами, песнями, частушками, угощали чаем с блинами, сладостями. Масленица- один из любимых народных праздников в России.
-
Рафис Корбан белән очрашу 08.02.2018

8 нче февраль 149 нчы лицей укучылары өчен истәлекле булып калыр. Күренекле балалар шагыйре Рафис Корбан укучылар белән очрашуга килде! “Чулпан” театр студиясенең 5 нче сыйныф укучылары Насыйбуллин Ф.Ф. җитәкчелегендә яраткан язучыларына “Куркуын җиңгән Куян” пьесасын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Автор укучыларның уйнавын бик ошатты. Спектакльдән соң Рафис Корбан үзенең иҗаты белән таныштырды, ә балалар аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Язучыга сораулар да явып кына торды. Шагыйрь абыйларының балаларга әйткән сүзләре, теләкләре бигрәк үтемле булды: “Татар исемен горур йөртегез, Туган телебезне саклагыз, шигъри җанлы булып калыгыз!”
-
Татар теленнән олимпиадада җиңү 01.02.2018

Татар теленнән уздырылган республика олимпиадасында Ситтыкова Эльвина, Җиһангәрәева Гүзәл җиңү яуладылар. Кызларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Салават күпере 28.01.2018

Лицеебыз укучылары татар телендә чыгып килүче басмаларны даими укып баралар. Үзләренә кызыклы тоелган мәгълүмәт белән уртаклашалар. Гыйнвар аенда “Салават күпере” журналы лицейда кунакта булды.
-
“Мәктәп килештерү хезмәте” 26.01.2018

Лицеебызда психологлар җитәкчелегендә эшләп килүче “Мәктәп килештерү хезмәте” коллективы республика күләмендә уздырылган проектлар бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, җиңүче дипломына лаек булды. Бәйгене оештыручы шәһәр “Доверие ”психология хезмәте проектны югары бәяләп, коллективны кубок дипломнар, Зеленодольск районында урнашкан обсерваториягә билетлар белән бүләкләде.
-
Золотая шайба! 20.01.2018

Район күләмендә традицион уздырылып килүче “Алтын алка” хоккей уеннарында лицейның 3 командасы катнашып, кечкенәләр төркеме призлы 1 нче урынга, уртанчылар, зурлар төркеме призлы 3 нче урынга лаек булдылар.
-
Республиканское родительское собрание в форме интернет-конференции 16.01.2018

19 января 2018 года состоится третье Республиканское родительское собрание в форме интернет-конференции на тему "Виртуальная жизнь ребенка: Интернет - друг или враг? (О роли родителей в обеспечении информационной безопасности детей).
Время проведения интернет-собрания - 12.00-13.30.
Онлайн-трансляция на сайте: киу.рф
Приглашаем Вас принять участие в данном мероприятии!
-
Бөтендөнья "Рәхмәт" көне 09.01.2018

Бүген безнең лицейда "Бөтендөнья Рәхмәт" көненә акция үтте.
Югалтмыйк әле йөрәктә
Дуслык ярату хисен!
Яшик һич югы бер тапкыр,
"Рәхмәт"не әйтү өчен.




