МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1100 учащихся (иностранных граждан - 0) |
| У нас учат: | 62 педагогических работника |
МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Лагерь эшчәнлегенең бишенче көне 28.03.2019

Бүген, 28 нче мартта, лагерь балалары шәһәребезнең Милли музеенда булып кайттылар. Анда алар төрле һөнәр ияләре турындагы белемнәрен баеттылар. Уен формасында оештырылган бу чара балаларда зур кызыксыну уятты.
-
Лагерь эшчәнлегенең дүртенче көне 27.03.2019

Лагерь эшчәнлегенең дүртенче көне “Изгелек” темасына карата игълан ителгән конкурс нәтиҗәләре белән таныштырудан башланып китте, җиңүчеләргә урыннар билгеләнде. Көннең икенче яртысында балалар төрле бию хәрәкәтләрен өйрәнделәр, соңыннан дискотека оештырылды.
-
Лагерь эшчәнлегенең өченче көне. 26.03.2019

Бүген лагерь балалары «Цирк, цирк, цирк…» дип исемләнгән тамаша карадылар. Көн дәвамында “Изгелек” темасына әңгәмә үткәрелде һәм отрядлар арасында темага карата рәсем конкурсы игълан ителде.
-
Язгы лагерь эшчәнлегенең икенче көне 25.03.2019

Лагерь эшчәнлегенең икенче көне отрядлар арасында эстафета уеннары уздыру белән башланып китте. Көннең икенче яртысында “Иң яхшы отряд почмагы” на конкурс үткәрелде, урыннар билгеләнде, грамоталар тапшырылды. Соңыннан балалар “Изгелек” темасына багышлап рәсем ясадылар.
-
Котлыйбыз!!! 25.03.2019
Ел саен Мәскәү шәһәренең Менделеев исемендәге химия-технология университеты базасында "Леонардо" Россиякүләм иҗади ачышлар фестивале уздырыла. Фестиваль Россия Мәгариф министрлыгының Россиякүләм олимпиадалар һәм интеллектуаль бәйгеләр исемлегенә кертелгән, шунлыктан җиңүчеләр югары уку йортына укырга кергәндә өстәмә баллар алу хокукына ия була. Әлеге бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша.Быел, бәйгенең региональ этабында җиңү яулап, безнең мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Загидуллина Әдилә дә әлеге фестивальдә катнашу хокукына ия булды. Ул 22-24 нче март көннәрендә Мәскәүдә булып, зур уңышка ирешеп кайтты. Әдиләгә алга таба да уңышлар юлдаш булсын! -
Язгы лагерь эшчәнлегенең беренче көне. 23.03.2019

Бүген лицеебызның “Чишмә” лагеры үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Лагерьны ачу тантанасыннан соң , балалар шәһәребезнең Габдулла Кариев исемендәге “Татар Яшьләр театры“на барып, “ Эх, егетләр һәм кызлар!” спектаклен карап кайттылар.
-
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры белән очрашу 21.03.2019

21 март көнне 9 б сыйныфы укучысы Хисмәтуллин Данис “Ялкын” журналы “Лидерлар мәктәбе” проекты кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Борханов Рафис Тимерхан улы белән кызыклы очрашуда катнашты. Бу хакта язманы “Ялкын”журналының апрель санында укый аласыз.
-
"Яшь китап укчылар" 19.03.2019

19 мартта 1 нче сыйныф укучыларын китап һәм китапханә белән якыннан таныштыру булып узды. Алар "Яшь китап укчылар" сафына кабул ителделәр, китапханә кагыйдәләре белән таныштылар. Соңыннан узләре укырга теләгән китапларны өйләренә сайлап алдылар.
-
Безопасность во время весенних каникул 18.03.2019

18 марта в лицее прошли занятия с Мударисовой Лилией Масгутовной - ведущим специалистом отдела профилактики территориального управления в г.Казани ГБУ "БДД" на тему «Безопасность во время весенних каникул».
-
Галимҗан Ибраһимов истәлегенә багышланган X республика фәнни-гамәли укучылар конференциясендә I урын! 16.03.2019

16 март көнне Казан шәһәре Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә узган Галимҗан Ибраһимов истәлегенә багышланган X республика фәнни-гамәли укучылар конференциясендә 9 Б сыйныф укучысы Габдуллаҗанова Адилә татар һәм инглиз телләрен чагыштыру фәнни-гамәли эше белән I урынга лаек булды. Адиләне һәм фәнни җитәкчесен Миргалеева Диләрә Рафат кызын җиңүләре белән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез!




