МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1139 учащихся (в том числе иностранных граждан - 2) |
| У нас учат: | 65 педагогических работников |
МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Педагогический совет 30.12.2025

Сегодня, 30 декабря, состоялся заключительный педагогический совет в этом году. В ходе встречи были подведены итоги второй четверти и обозначены ключевые результаты работы коллектива. Учителя представили мастер-классы, поделившись опытом, идеями и эффективными педагогическими практиками.
Бүген, 30 декабрь көнне, быелгы соңгы педагогик совет узды. Утырышта икенче чиреккә йомгак ясалды һәм коллектив эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре билгеләнде. Укытучылар мастер-класслар белән чыгыш ясап, үз тәҗрибәләре һәм нәтиҗәле педагогик алымнар белән уртаклаштылар. -
С наступающим Новым годом! 30.12.2025

Сегодня завершилась вторая четверть и наступили каникулы! Каникулы продлятся с 31 декабря по 11 января включительно, 12 января - первый учебный день в 2026 году! Поздравляем всех с настпующим Новым годом! Желаем здоровья, счастья и прекрасных выходных!
Бүген икенче чирек тәмамланды һәм каникуллар килеп җитте! Каникуллар 31 нче декабрьдән 11 нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, 12 нче гыйнвар - 2026 елның беренче уку көне! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Сәламәтлек, бәхет һәм матур ял көннәре телибез!
-
Бәйрәм ритмында! 24.12.2025

24 декабрь көнне 8–11 сыйныф укучылары арасында «Бәйрәм ритмында» фестивале узды. Катнашучылар төрле илләрне бию аша тәкъдим итеп, сәхнәдә милли колоритны һәм энергияне чагылдырдылар. Чара бәйрәм рухы, көчле хис-кичерешләр һәм тамашачыларның соклануын бүләк итте.
24 декабря среди учащихся 8–11 классов прошёл фестиваль «В ритме праздника». Участники представили разные страны через танец, продемонстрировав яркий национальный колорит и энергетику. Мероприятие подарило зрителям незабываемые эмоции и атмосферу настоящего праздника. -
Психологическая подготовка к ЕГЭ 23.12.2025

В рамках психолгического сопровождения выпускников 11 классов педагогами-психологами лицея была проведена игра "ЕГЭ в мире эмоций" на формирование конструктивного психологического настроя и умения справляться со стрессом на экзамене. Обучающихся ознакомили с основными способами снижения тревожности перед подготовкой к ЕГЭ.
11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга психологик ярдәм күрсәтү кысаларында лицей педагог-психологлары тарафыннан конструктив психологик кәеф һәм имтиханда стресс белән көрәшә белү формалаштыру максатында "Эмоцияләр дөньясында БДИ" уены үткәрелде. Укучыларны БДИга әзерләнү алдыннан борчылуны киметүнең төп ысуллары белән таныштырдылар.
-
Карлы әкиятләр! 23.12.2025

23 декабря среди учащихся 5–7 классов прошёл фестиваль «Карлы әкиятләр». Участники представили яркие номера, погрузив зрителей в атмосферу зимней сказки и новогоднего волшебства. Мероприятие подарило всем участникам и гостям тёплые эмоции и праздничное настроение.
23 декабрь көнне 5–7 сыйныф укучылары арасында «Карлы әкиятләр фестивале» узды. Катнашучылар тамашачыларны кышкы әкият һәм Яңа ел могҗизасы атмосферасына чумдырдылар. Әлеге чара барлык катнашучыларга һәм кунакларга күтәренке кәеф һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итте. -
Әкияттә кунакта! 22.12.2025

22 декабря среди учащихся начальных классов прошёл фестиваль «В гостях у сказки». Ребята подарили зрителям настоящее погружение в сказочный мир, продемонстрировав свои творческие способности и артистизм. Мероприятие оставило яркие впечатления и создало по-настоящему праздничное настроение.
22 декабрь көнне башлангыч сыйныфлар арасында «Әкияттә кунакта» фестивале узды. Укучылар тамашачыларны әкият дөньясына алып кереп, сәхнәдә үзләренең осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Фестиваль барыбызга да онытылмас хис-кичерешләр һәм Яңа ел рухы бүләк итте. -
Принятие Клятвы юнармейца 18.12.2025

Сегодня, 18 декабря, в лицее прошло торжественное принятие Клятвы юнармейца. Учащихся 4В класса посвятили в ВВПОД "Юнармия". Ребята произнесли клятву и исполнили гимн Юнармии, а клятву принимали директор лицея Вафина Ф.Г., куратор юнармейского движения в лицее Тагирова Х.М., почетный гость, капитан запаса Марасинский К.В. и руководитель юнармейского отряда "Граница" Шамсевалиева Г.Ф.
Бүген, 18 нче декабрь көнне, лицейда юнармеец антын кабул итү тантанасы булды. 4 нче В сыйныфы укучыларын "Юнармия" хәрәкәтенә багышлау узды. Балалар ант бирделәр һәм Юнармия гимнын башкардылар, ә антны лицей директоры Вафина Ф.Г., лицейда Юнармия хәрәкәте кураторы Таһирова Х.М., мактаулы кунак, запастагы капитан Марасинский К.В. һәм "Чик" юнармия отряды җитәкчесе Шамсевалиева Г.Ф. кабул иттеләр.
-
Игра по ПДД 17.12.2025

Отряд юных инспекторов дорожного движения 4А класса нашего лицея приняли участие в игре по ПДД и заняли почетное 3 место! Поздравляем и желаем успехов!
Безнең лицейның 4 нче А сыйныфы яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча уенда катнашып, мактаулы 3 нче урынны яуладылар! Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
Что? Где? Когда? 16.12.2025

15 декабря прошла районная интеллектуальная игра "Что? Где? Когда?" на антикоррупционную тему. В игре приняли участие учащиеся 8Г класса и показали отличный результат, продемонстрировав свои знания по этой теме.
15 нче декабрь көнне "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" коррупциягә каршы темага районкүләм интеллектуаль уен узды. Уенда 8 нче Г сыйныфы укучылары катнашты һәм бу тема буенча белемнәрен күрсәтеп, бик яхшы нәтиҗәгә ирештеләр.
-
Күңелле очрашу 12.12.2025

12 нче декабрь көнне лицеебызга Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева кунакка килде. Очрашу К. Тинчуринның "Хикмәтле доклад" спектакленнән өзек күрсәтү белән башланды, аннан җанлы әңгәмә корылды. Зөлфия Вәлиева укучылар белән мастер- класс үткәрде, актёрлык осталыгыннан төрле күнегүләр күрсәтте, сәхнә серләренә өйрәтте, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Укучыларыбыз театр сәнгатенең никадәр кызыклы булуын аңладылар, рухи азык алдылар. Очрашуыбызга килгәне, кызыклы әңгәмәсе өчен Зөлфия Вәлиевага олы рәхмәтебезне белдерәбез!
12 декабря наш лицей посетила народная артистка Татарстана Зульфия Валеева. Встреча началась с показа отрывка из спектакля "Мудрый доклад" К.Тинчурина, затем состоялась живая беседа. Зульфия Валеева провела с учениками мастер-класс, показала различные упражнения по актерскому мастерству, обучила секретам сцены, ответила на интересующие вопросы. Наши ученики поняли, насколько интересно театральное искусство, получили духовную пищу. Выражаем огромную благодарность Зульфии Валеевой за то, что она пришла на нашу встречу, за интересную беседу!




