Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
| E-Mail: | Imc.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
| Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
Новости
ТАТАРЧА ДИКТАНТ АКЦИЯСЕ
Опубликовано: 22.04.2026 Мәктәпләрдә акцияне үткәрү көне һәм вакыты:
2026 елның 24 апрелендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә. Бу юлы ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуына багышланып үткәрелә.
Акция барлык теләгән кешеләр өчен уздырыла. Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына карамастан, һәркем катнаша кала.
Акциянең максаты һәм бурычлары
Акциянең максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту.
Бурычлар:
Татар теленә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү;
Татар телен өйрәнергә кызыксынуны арттыру;
Язуда еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү;
Грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү;
Татар әдәбиятын популярлаштыру.
Акция турында тулы мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырыла: diktant.tatar
Акция көнендә катнашучы билгеләнгән вакытка сайланган мәйданчыкка килергә тиеш.
Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 (утыз) көннән дә соңламый сайтка урнаштырыла. Аларны бланктагы код сүзе һәм исем-фамилия буенча белеп булачак.
К списку новостей








