Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
| E-Mail: | Imc.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
| Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
Новости
Директорлар киңәшмәсе
Опубликовано: 17.02.2026 Бүген Саклаубаш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында директорларның чираттагы киңәшмәсе узды. Чара барышында мәктәп директоры Хадиев Алмаз Рашитович кунакларны мәктәп тормышы белән таныштырды. Музей почмагы эше һәм проект эшчәнлеге аеруча югары бәяләнде. "Нур" мәктәп театры түгәрәгенә йөрүчеләр Ш.Камал әсәреннән өзек тәкъдим иттеләр. Киңәшмә барышында РЦМКО материаллары буенча сынау, ГИА нәтиҗәләре каралды. Тәрбия мәсьәләләре дә яктыртылды. Патриотик тәрбиягә аеруча басым ясап, февраль аенда узачак чаралар белән Гаделшин И.Р. таныштырды. Югары хәрби уку йортлары һәм кабул итү үзенчәлекләре турында мәгълүмат белән Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Ленар Һадиуллин чыгыш ясады.
Киңәшмә эшлекле шартларда узды, куелган максатларны үтәү өчен тәкъдимнәр бирелде.
К списку новостей








