Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
| E-Mail: | Imc.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
| Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Без - Тукай оныклары" әдәби конкурсы 22.04.2021

22 апрель көнне Җәлил зонасында бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Без - Тукай оныклары" әдәби конкурсы булып узды. Конкурс 3 номинациядэ үтте: "Нәфис сүз", "Театральләштерелгән күренеш", "Мин шигырь язам". Җиңүче һәм призерларга - мәгариф бүлеге дипломнары, катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
-
Татар малае,татар кызчыгы-2021 22.04.2021

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Татар малае,татар кызчыгы-2021" зона конкурсы Җәлил бистәсенең 4нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасында читтән торып үткәрелде.
Бәйгедә Сарман, Мөслим һәм Әлмәт районнары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 41 бала катнашты. Конкурс материаллары видеороликлар рәвешендә тәкъдим ителде. Балалар үзләренең иҗади осталыкларын һәм талантларын күрсәттеләр. Мәгариф бүлеге вәкилләре кергән компетентлы жюри конкурсантларның чыгышларына, иҗади якын килүләренә яхшы бәя бирделәр һәм балаларны әзерләгән педагогларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерделәр.«Татар малае - 2021» җиңүчесе Җәлил бистәсенең «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүче Яруллин Азат, "Татар кызчыгы -2021" җиңүчесе - «Кызыл Калфак» балалар бакчасында тәрбияләнүче Шәйхулова Азалия . 15 катнашучы төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"2020-2021 уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы ЮИД отряды һәм җитәкчесе" республикакүләм конкурсының муниципаль этабы 21.04.2021

"2020-2021 уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы ЮИД отряды һәм җитәкчесе" республикакүләм конкурсының муниципаль этабына нәтиҗә ясалды.
1 нче урын- МБББУ "Җәлил икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе"
2 нче урын- МБББУ "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе"
3 нче урын- МБББУ "Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" -
«Аҗаган» хәрби-спорт уенының муниципаль этабы 20.04.2021

Сарман урта мәктәбе базасында «Аҗаган» хәрби-спорт уенының муниципаль этабы башланды. Барлыгы 9 команда катнаша.
Конкурс барышында катнашучылар сафта атлау һәм физик күнегүләр эшләүдә, автоматны сүтеп җыюда, ОЗК киюдә һәм тарихны белүдә көч сынашалар. -
Санитар икеайлык кысаларында территорияне җыештыру 16.04.2021

Санитар икеайлык кысаларында мәгариф бүлеге хезмәткәрләре территорияне җыештырырдылар.
-
Слёт одаренных детей Сармановского муниципального района 16.04.2021

16 апреля 2021 года прошел Слёт одаренных детей Сармановского муниципального районаСлёт одаренных детей Сармановского муниципального района. На слете приняли участие 115 победителей муниципального этапа всероссийской олимпиады школьников. Они награждены сертификатами. Победителю республиканского этапа всероссийской олимпиады вручён грант Главы Сармановского муниципального района на сумму 10000 и учителю, подготовившему победителя, грант Главы на сумму 5000 рублей.
-
Семинар для молодых учителей начальных классов 15.04.2021

На базе МБОУ "Джалильская СОШ №1" в рамках заседания КМО прошел семинар для молодых учителей начальных классов. Педагогам были представлены открытые уроки, мастер-классы, занятия внеурочной деятельности.
-
Итоговое сочинение по литературе 15.04.2021

Сегодня,15 апреля 2021 года учащиеся 11 классов пишут итоговое сочинение по литературе. Итоговое сочинение является допуском к государственной итоговой аттестации.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе 15.04.2021

15 нче апрель көнне "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе үтте. Анда районның 17 мәктәбе катнашты. Командалар "Юл йөрү кагыйдәләре знатоклары", "Беренче медицина ярдәме күрсәтү", "Автогородокта велосипед йөртү" номинацияләрендә көч сынаштылар.
Нәтиҗәдә, 1 нче урында- Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе, 2 нче урында- Җәлил гимназиясе, 3 нче урында- Мортыш-Тамак мәктәбе, 4 нче урында- Күтәмәле мәктәбе, 5 нче урында- М.Рәмзи исемендәге Иске Әлмәт мәктәбе командалары.
-
Хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау отрядлары арасында конкурс 14.04.2021

Сарман гимназиясендә 14 нче апрель көнне хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау отрядлары арасында конкурс булды. Конкурс отрядлярның эшчәнлеген презентацияләү, эш проектын тапшыру һәм хәрби әзерлек смотры этапларына бүленде. Нәтиҗәдә, Сарман гимназиясе отряды җиңүче дип танылды. 2 нче номерлы Җәлил урта мәктәбе, Кәүҗияк мәктәбе һәм Зур Нөркәй урта мәктәбе командалары конкурсның призерлары булдылар.








