Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Петровскозаводской детский сад" Сармановского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Петровка Завод балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423364, РТ, Сармановский район, с.Петровский Завод, ул. Декабристов, д.19. |
| Телефон: | |
| E-Mail: | P.Zavod.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Петровскозаводской детский сад" |
| Руководитель: | Хабибуллина Гюзель Азгатовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 32 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Петровскозаводской детский сад" Сармановского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Петровка Завод балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел. Безнең балалар бакчасында да бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Сандугачтай моңлы Тукай теле" диеп исемләнгән бәйрәм иртәсе узды. Балалар зур кызыксыну белән Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр, аның шигырьләренә җырлар башкардылар. Балаларны Габдулла Тукай иҗаты, аның татар әдәбияты һәм мәдәнияте үсешенә керткән өлеше белән таныштыруга аерым игътибар бирелде. Бәйрәм барлык катнашучыларга да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте һәм милли мәдәни мирас белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирде. Шулай ук бәйрәмдә мәктәптән "Алдынгылар хәрәкәте" актив катнашты. Аларга зур рәхмәт, безгә һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Бергә булыйк, бердәм булыйк. 26.04.2026

-
ТАТАРЧА ДИКТАНТ АКЦИЯСЕ Мәктәпләрдә акцияне үткәрү көне һәм вакыты: 2026 елның 24 апрелендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә иде. Бу юлы ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуына багышланып үткәрелде. Акция барлык теләгән кешеләр өчен уздырылды. Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына карамастан, һәркем катнаша ала иде. Безнең коллектив та читтә калмады акциядә теләп катнашты 24.04.2026

-
.Бүген Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәгендә мәктәпкәчә пилот белем бирү оешмалары (ДОО) - «Беренчеләр хәрәкәтендә мәктәпкәчә мәгариф оешмалары» проектында катнашучылар өчен зона семинары узды.Чарада безнең балалар бакчасыннан Вахитова Эльмира Хайдаровна актив катнашты. Семинар кысаларында эшкә йомгаклар ясалды, катнашучылар иң яхшы практикалар белән алмаштылар, шулай ук «Моң сәнгате: мәктәпкәчә белем бирү педагогларын эмоциональ яктан саклауны профилактикалау» тренингы узды. Чара тантаналы бүләкләү белән тәмамланды. 23.04.2026

-
Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар "Табигать язмышы безнең кулларда" атналыгында катнашалар. Бакча тирәсе чиста, матур булсын өчен тырышалар. Ярдәмчел балалар күрүе сөендерә. #ЭкоЯз2026 22.04.2026

-
Бүген "Ләйсән" балалар бакчасында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Тукайлы балачак" дип исемләнгән бәйге узды. Безнең балалар бакчасынан зурлар төркемендә тәрбияләнүче Кузьмина Элина, Сабирова Саида катнашты. Кызларыбызны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз. Киләчәктәдә уңышлар теләп калабыз! 21.04.2026

- "Хайваннар дөньясына сәяхәт”. Кечкенә төркем балалары өчен бүген "Кыргый хайваннар дөньясына сәяхәт" диеп аталган шөгыль үткәрелде. Балалар кыргый хайваннар белән таныштылар. Кыргый хайваннарга хас сыйфатларны әйтергә өйрәнделәр. 17.04.2026
-
Движение Первых: Работа в тетрадях с поддержкой наставников Воспитанники активно вовлечены в работу над своими тетрадями. Этот процесс проходит под чутким руководством опытных наставников, которые помогают ребятам справляться с заданиями и достигать поставленных целей#Движениепервых#Петровскозаводскойдетскийсад 16.04.2026

-
Бүген кечкенәләр төркемендә халык иҗат иткән уенчыклар (матрешкалар) белән таныштыруны дәвам иттек, матрешканы ачарга һәм дөрес итеп җыярга өйрәндек.Сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру өстендә эшләдек. Әвәләү алымнарын ныгыттык. 13.04.2026

-
Космонавтика көне - илебез тормышында мөһим вакыйга, һәм бу хакта балалар белергә тиеш. Балаларга үз илеңә карата горурлык һәм хөрмәт хисе, аның мәдәниятен, Ватанга шәхси катнашуларын аңлау бик мөһим. Космос темасы һәрвакыт балаларга кызыклы, шуңа күрә педагоглар аны беркайчан да игътибарсыз калдырмыйлар. Безнең балалар бакчасында 12 апрельга Космонавтика көненә багышланган тематик чаралар узды. Тәрбияләнүчеләр кешенең космоска беренче очуы, Кояш системасы планеталары, Галәм турында мәгълүмат белән таныштылар. Балалар космос турында шигырьләр сөйләделәр, презентация карадылар, рәсемнәр ясап, уеннар уйнадылар. 12.04.2026

-
10 апрель- күпләр өчен абый һәм апа көне — мәхәббәт, кайгыртучанлык күрсәтү һәм балачагын бергә үткәргән туганыңа җылы сүзләр әйтү өчен менә дигән сәбәп. «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре туганлык хисләрен ныгытуга үз өлешләрен кертәләр. Чөнки абый яки апа - шулкадәр күп истәлекләр, серләр, балачак шаярулары һәм бергә кичергән шатлыклы мизгелләр белән бәйле бердәнбер кеше. Петровка завод мәктәбенең «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре балалар бакчасына барып, энекәшләр, сеңелләр белән очрашып, аралашыр өчен, кызыклы хәлләр турында сөйләштеләр. Аннары бергәләшеп "Күңелле космос уеннары" диеп аталган хәрәкәтле эстафеталар оештырылды. Балалар «Туганлык көче көчле булсын!» дигән девиз белән яшәргә тырышачакбыз дип белдерделәр. 10.04.2026











