Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423355,Республика Татарстан, Сармановский муниципальный район с. Кутемели, ул. Пушкина, д. 1а / 423355,Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы, Кутәмәле авылы, Пушкин урамы, 1а нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-63-24 |
| E-Mail: | Kutemelinskaya.Osnov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутемелинская ООШ" |
| Руководитель: | Марданшин Радис Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 12 учеников и 2 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Физика укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе утырышы 13.03.2020
13 мартта Күтәмәле мәктәбендә физика укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе утырышы үтте. Физика укытучысы Хөсәенов И.Р. 7 сыйныфта ачык дәрес күрсәтте, мастер-класс оештырды. Шулай ук Сарман урта мәктәбенең физика укытучысы Валитова Л.И. да мастер-класс белән чыгыш ясады. Утырыштан барысы да уңай тәэсир алдылар.13 марта в МБОУ «Кутемелинская ООШ» состоялось заседание муниципального методического объединения учителей физики. Учитель физики Хусаенов И.Р показал открытый урок в 7 классе, организовал мастер-класс. Также с мастер-классом выступила учитель физики МБОУ «Сармановская СОШ» Валитова Л.И. Все получили от заседания положительные эмоции. -
«Эх, күңел ачабыз!» 11.03.2020

11 мартта Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә «Эх, күңел ачабыз!» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Аңа төркемдә тәрбияләнүче балаларның әниләре һәм әбиләре чакырылган иде. Алар балалар белән бергә уеннарда һәм концерт номерларында катнаштылар. Ахырдан барысы да чәй табыны артына җыелдылар.
11 марта в дошкольной группе МБОУ «Кутемелинская ООШ» состоялось праздничное мероприятие под названием «Эх, күңел ачабыз!». На него были приглашены мамы и бабушки воспитанников. Они вместе с детьми приняли участие в играх и концертных номерах. В конце было организовано чаепитие.
-
Халыкара хатын-кызлар көне 07.03.2020

6 мартта Күтәмәле мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көненә Шаяннар һәм тапкырлар клубы оештырылды. Аны башлангыч сыйныф укытучылары Мәрданшина А.Т. һәм Абдуллина К.Г. уздырдылар. Чарада шулай ук мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучыларының әниләре катнаштылар. Ул бик кызыклы булды һәм барысының да күңеленә хуш килде.
Икенче көнне бәйрәм чаралары дәвам итте. 5-9 сыйныф укучыларының чираты җитте. Кызлар төрле ярышларда көч сынаштылар, аларның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Шулай ук кызлар шигырь сөйләүдә һәм бергәләшеп җыр башкаруда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
Гражданнар оборонасы көне 02.03.2020
1 мартта Бөтендөнья Гражданнар оборонасы көне бигеләп үтелә. Шул уңайдан Күтәмәле мәктәбендә төрле чаралар үтте. Тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Хөсәенов И.Р. укучыларга әлеге дата турында сөйләде, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Шулай ук мәктәптә янгын булган очракта эвакуацияне кабатлап карадылар.1 марта отмечается Всемирный день Гражданской обороны. В связи с этим в МБОУ «Кутемелинская ООШ» были организованы различные мероприятия. Учитель предмета «Основы безопасности жизнедеятельности» Хусаенов И.Р. рассказал ученикам про эту дату, напомнил про правила безопасности. Также в школе повторили эвакуацию при возможном пожаре. -
«Әти белән бергәләп» 28.02.2020
27 февральдә Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә «Әти белән бергәләп» дип исемләнгән бәйрәм үтте. Бәйрәмгә төркемдә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре дә килделәр. Алар балалары белән бергә төрле бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар, концерт номерлары карадылар. Бәйрәм барысының да күңеленә хуш килде.27 февраля в дошкольной группе МБОУ «Кутемелинская ООШ» состоялся праздник под названием «Вместе с папой». На него пришли также родители воспитанников. Они вместе с детьми приняли участие в различных конкурсах, играх, посмотрели концертные номера. Праздник всем пришелся по душе. -
Ватан сакчысы көне билгеләп үтелде 25.02.2020
23 февральдә Ватан сакчысы көне билгеләп үтелә. Аның кысаларында Күтәмәле мәктәбендә Сәламәтлек көне оештырылды. Укучылар һәм укытучылар, командаларга бүленеп, спорт уеннарында, эстафетада катнаштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.Шулай ук сугыш тематикасына мини-фильм карау булды.23 февраля отмечается День защитника Отечества. В его рамках в МБОУ "Кутемелинская ООШ" был организован День здоровья. Ученики и учителя соревновались, разбившись на команды, приняли участие в спортивных играх, эстафете. В итоге победила дружба.
Также состоялся просмотр мини-фильма на военную тематику. -
Халыкара туган тел көне 21.02.2020

21 февральдә Халыкара туган тел көнен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан Күтәмәле мәктәбендә бәйрәм оештырылды. Укучылар бергәләшеп туган телләрендә җырладылар, шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрелде. Аларның чыгышларын жюри бәяләде. Авыл китапханәчесе Гөлфирә Хөснуллина белән берлектә китап күргәзмәсе оештырылды. Ул шулай ук туган телнең әһәмияте турында сөйләде. Бәйрәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның сүзләренә «Туган тел» җырын бергәләшеп башкару белән тәмамланды.
21 февраля отмечают Международный день родного языка. В связи с этим в МБОУ "Кутемелинская ООШ" было организовано праздничное мероприятие. Ученики вместе спели песни на родном языке, состоялся конкурс чтецов. Их выступления оценивало жюри. Совместно с сельским библиотекарем Гульфирой Хуснуллиной была организована книжная выставка. Она также рассказала про значимость родного языка. Закончился праздник коллективным исполнением песни на слова великого поэта Габдуллы Тукая "И туган тел".
-
А.В. Суворовның тууына 290 ел 20.02.2020
Генералиссимус А.В. Суворовның тууына 290 ел тулу уңаеннан Күтәмәле мәктәбендә «Суворов» дип исемләнгән фильм күрсәтү оештырылды.В МБОУ «Кутемелинская ООШ» был организован показ фильма «Суворов», посвященный 290-летию со дня рождения Генералиссимуса А.В. Суворова. -
Һич онытылмый Сезнең батырлыклар. 17.02.2020
15 февральдә Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруны билгеләп үтәләр. Шул уңайдан Күтәмәле мәктәбе укучылары укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре белән бергә Әфган сугышы ветераны Шәрәфетдинон Разин Хәмит улын котлап кайттылар.15 февраля отмечается день вывода войск из Афганистана. В связи с этим ученики МБОУ "Кутемелинская ООШ" совместно с учителями и работниками культуры посетили ветерана Афганской войны Шарафутдинова Разина Хамитовича. -
Парламент дәресе 14.02.2020

14 февральдә Күтәмәле мәктәбендә 5-9 сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үтте. Балалар алдында Яңа Имән авыл җирлеге депутаты, мәктәптә эшләп чыккан Арсланова Н.А. чыгыш ясады.
14 февраля в МБОУ «Кутемелинская ООШ» состоялся парламентский урок для учащихся 5-9 классов. Перед детьми выступила депутат Новоимяновского сельского поселения, бывший педагогический работник школы Арсланова Н.А.





