Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423355,Республика Татарстан, Сармановский муниципальный район с. Кутемели, ул. Пушкина, д. 1а / 423355,Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы, Кутәмәле авылы, Пушкин урамы, 1а нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-63-24 |
| E-Mail: | Kutemelinskaya.Osnov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутемелинская ООШ" |
| Руководитель: | Марданшин Радис Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 12 учеников и 2 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутемелинская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды. 10.05.2023

Сегодня в нашей школе прошла встреча с участником специальной военной операции, учеником нашей школы.
Солдат посетил родную школу — побеседовал с учениками и учителями, ответил на интересующие их вопросы, подчеркнул ценность мирной жизни. Все слушали с большим трепетом и волнением. Такие встречи способствуют воспитанию чувства гордости за свою страну. На конкретном примере увидели, что настоящие герои живут рядом, что мужество, храбрость, любовь к Родине, готовность её защищать – это качества настоящего патриота». Учителя и дети выразили слова благодарности солдату за то, что они борются за мирное небо, за счастливое будущее, рискуя собственной жизнью.Бүген безнең мәктәптә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды.
Солдат туган мәктәбендә булды, укучылар һәм укытучылар белән сөйләште, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, тыныч тормышның кыйммәтен ассызыклады. Барысы да зур дулкынлану белән тыңладылар. Мондый очрашулар яшь буында үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләүгә ярдәм итә. Солдат үрнәгендә чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, Ватанга мәхәббәт, аны якларга әзерлекнең чын патриот сыйфатлары булуын күрделәр. Укытучылар һәм балалар солдатка тыныч күк, бәхетле киләчәк өчен көрәшүләре, үз тормышларын куркыныч астына куюлары өчен рәхмәт белдерделәр. -
Бөек Җиңүнең 78 еллына багышланган митинг 08.05.2023

78 ел элек элек илебезнең тыныч тормышына фашистларның явыз кулы сузыла. 1418 көн буена халкыбызның батыр улллары һәм кызлары Бөек Җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт куялар, сәламәтлекләрен, гомерләрен кызганмыйлар. Халык батырлыгы турындагы хәтер - безнең өчен рух тәҗрибәсе, яңа буынның бөек казанышларга ихтирам күрсәтүе. Бөек Җиңүнең 78 еллыгы якынлаша. Безнең бүгенге чарабыз Бөек Ватан сугышы ветераннары алдында баш июебез булып ирешсен иде.
Сегодня у мемориала Победы в селе Кутемели состоялся торжественный митинг, посвященный 78-й годовщине Победы в Великой Отечественной войне. Почтить память павших пришли ветераны тыла, представители трудовых коллективов, семьи с детьми.
С приветственным словом к присутствующим обратились глава Новоимянского сельского поселения Гараев Р. Ф., председатель Совета Ветеранов Ахметбаев Р. М., заслуженный учитель Маликова Г. М. По традиции, в память о погибших в Великой Отечественной войне, участники возложили венки и цветы к мемориалу. -
Ата-аналар контроле узды 04.05.2023

Сегодня в школе состоялся родительский контроль за организацией горячего питания обучающихся. Родители обучающихся наблюдали за питанием учащихся в столовой, давали оценку вкусовым качествам блюд, их соответствие утвержденному меню, оценивали культуру приема пищи обучающимися. Во время проверки родители задавали интересующие их вопросы. Надеемся, что такой контроль поможет решить вопросы по организации горячего питания в школьной столовой.
Бүген мәктәптә укучыларның кайнар туклануын оештыруга ата-аналар контроле узды. Укучыларның ата-аналары ашханәдә укучыларның туклануын күзәттеләр, ризыкларның тәм сыйфатларына бәя бирделәр, аларның расланган менюга туры килүен, укучыларның ашау культурасын бәяләделәр. Тикшерү вакытында ата-аналар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Мондый контроль мәктәп ашханәсендә кайнар ризык оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез.
-
"Тәрәзә төбендәге бакча" 03.05.2023

С самого рождения ребенок является первооткрывателем, исследователем того мира, который его окружает. А особенно ребенок – дошкольник. Китайская пословица гласит: «Расскажи – и я забуду, покажи – и я запомню, дай попробовать и я пойму». Так и ребенок усваивает все прочно и надолго, когда слышит, видит и делает сам. Поэтому взрослому важно в процессе обучения развивать и поддерживать познавательную активность, создавать условия для самостоятельного поиска информации.
Поэтому каждый год в нашей группе оформляется «Огород на подоконнике», где дети наблюдают за ростом и развитием растений, учатся понимать простейшие взаимосвязи в природе. В этом году наш огород украсят пшеница, ячмень, фасоль, лук и горох.
Тумыштан ук бала үзен чолгап алган дөньяны беренче булып ачкан, тикшергән. Бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге бала. Кытай мәкале болай дип әйтелә: "сөйлә һәм мин онытырмын, күрсәт һәм мин истә калдырырмын, сынап карарга бир һәм мин аңлармын". Бала да, ишеткән, күргән һәм үзе эшләп караганны яхшы үзләштерә. Шуңа күрә олыларга балаларның өйрәнү процессында танып белү активлыгын үстерү һәм саклау, эзләнү эшчәнлеге өчен шартлар тудыру мөһим.
Шуңа күрә һәр ел саен безнең төркемдә "Тәрәзә төбендәге бакча" төзелә, анда балалар үсемлекләрнең үсешен күзәтәләр, табигатьтәге иң гади үзара бәйләнешләрне аңларга өйрәнәләр. Быел безнең бакчаны бодай, арпа, фасоль, суган һәм борчак бизәячәк.
-
Габдулла Тукайның тууына 137 ел 26.04.2023

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел. Тукай туган көн Татарстан күләмендә һәм татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдә Туган тел көне, Шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген мәктәп китапханәчесе Марданшина А. Т. "Тукай абый әкиятләре" исемле чара үткәрде.
Г. Тукайның Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә.Сегодня исполняется 137 лет со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. День рождения Тукая отмечается в Татарстане и во всех регионах, где проживают татары, как День родного языка, праздник поэзии. В связи с этим сегодня школьный библиотекарь Марданшина А. Т. провела мероприятие "Тукай абый әкиятләре".
Шурале, Русалка, коза и овца и другие герои Г. Тукая сопровождают нас с детства и до сегодняшнего дня. Если “Туган тел”воспитывает уважение к родному языку, то "Туган авыл" воспитывает любовь к родной земле. -
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 25.04.2023

Санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр дәвам итә. Мәктәпкәчә төркем дә моннан читтә калмады: ишегалды җыештырылды, агачлар агартылды. Нәниләр дә эш кораллары алып апаларына булдыра алганча ярдәм иттеләр.
В рамках санитарно-экологического двухмесячника продолжаются субботники. Не осталась в стороне и дошкольная группа: убрали двор, побелили деревья. И малыши помогали воспитателям, как могли, прихватив с собой орудия труда.
-
"Психология атналыгы" кысаларында 20.04.2023

20 апреля в рамках Всероссийской "Недели психологии" психолог Миргасимова Л. Р. провела работу с учащимися школы. Были проведены тренинги, тесты и индивидуальные беседы, с целью профилактики психоэмоционального напряжения и создания учебной мотивации у учащихся
20 апрельдә Бөтенроссия "Психология атналыгы" кысаларында психолог Миргасимова Л.Р. мәктәп укучылары белән эш алып барды. Психоэмоциональ киеренкелекне профилактикалау һәм укучыларда укуга омтылыш булдыру максатыннан тренинглар, тестлар һәм шәхси әңгәмәләр үткәрелде.
-
"Без срока давности" 19.04.2023

19 апреля прошел урок "Без срока давности" в рамках Дня единых действий, в память о геноциде советского народа нацистами и их пособниками в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 года.
19 апрельдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан геноциды истәлегенә Бердәм гамәлләр көне кысаларында "Без срока давности" исеме астында дәрес уздырылды.
-
Республика фәнни-гамәли конференциясе 14.04.2023

13 апреля учащиеся нашей школы участвовали на II Республиканской научно-практической конференции "Естественно-географические знания в современном образовательном пространстве школы и вуза", который состоялся на базе Большенуркеевской СОШ. Ученица 6 класса Галиева Рания была награждена Дипломом 1 степени, а ученица 3 класса Сираева Инзиля Дипломом 3 степени. Поздравляем победителей!
13 апрельдә безнең мәктәп укучылары Олы Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узган "Мәктәпнең һәм югары уку йортының заманча белем бирү киңлегендә табигый-географик белемнәр" II Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. 6 сыйныф укучысы Галиева Рания 1 дәрәҗә Диплом белән, ә 3 сыйныф укучысы Сираева Инзилә 3 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне котлыйбыз! -
Санитар икеайлык 11.04.2023

Санитар икеайлык кысаларында өмәләр дәвам итә. Бүген өч дәрестән соң укучылар, укытучылар һәм мәктәп персоналы белән берлектә мәктәп арты территориясе чистартылды.
Субботники в рамках санитарного двухмесячника продолжаются. Сегодня после трех уроков совместно с учащимися, учителями и персоналом школы была проведена уборка территории за школой.





