Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Валиев Фандас Анасович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Чечня сугышында катнашкан авылдашларыбыз белән очрашу 07.12.2017

Чечня сугышында катнашкан авылдашларыбыз белән очрашу
-
Ветераннарга шефлык
05.12.2017
Укучыларга ветераннарга шефлыкка бардылар
-
Билгесез солдат көне 04.12.2017

2014 елның 3 нче декабрендә илебездә беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелде.
Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тарихи дата итеп билгеләнгән Билгесез солдат көне – яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны – Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Бу көн уңаеннан Илексаз мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. Тарих укытучысы Рәмзия Равил кызы Салихова 5-9 нчы класс укучыларына ачык класс сәгате уздырды.
–Бабайларыбызның яу кырында кылган тиңдәшсез батырлыклары барыбызга олы үрнәк. Без – аларның балалары, оныклары, сез – бүгенге мәктәп укучылары, аларның оныкчыклары – һәммәбез шушы үрнәктә туган илебез, җиребезгә патриотик хисләрне саклап, лаеклы алмаш булырлык итеп яшик!- диде ул үзенең уздырган чарасында.
Наилә Вил кызы “Билгесез солдат истәлегенә” исемле китапханә сәгате уздырды. “Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның туганнары, оныкларының аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары бу көн барлыкка килүгә төп этәргеч булды” – диде ул һәм 1-4 нче класс укучыларын “Хәтер китабы” белән таныштырды.
9 нчы класс укучылары белән берлектә яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне уңаеннан Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды һәм һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алындылар -
Чыршыкай-матуркай конкурсына әти-әниләр теләп катнаша 04.12.2017

Чыршыкай-матуркай конкурсына әти-әниләр теләп катнашаЧыршыкай-матуркай конкурсына әти-әниләр теләп катнаша
-
Чыршыкай-матуркай конкурсына әти-әниләр теләп катнаша 04.12.2017

Чыршыкай-матуркай конкурсына әти-әниләр теләп катнаша
-
Инвалидлар көне уңаеннан 03.12.2017

Тормыш шаукымыннан арынып, дөнья артыннан куудан туктап, тирә-ягыбызга әйләнеп карасак, язмыш, табигать тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең шактый күп булуын күрер идек. Татарстанда күпме инвалид бар, шуларның кайберсе – балалар.
Кызганыч, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр саны елдан-ел арта бара. Кемдер тумыштан шушы ачы язмышка дучар ителгән, һәлакәткә юлыгып, яшьнәп яшәр чагын урын өстенә, инвалид коляскасына берегеп уздыручылар да, авыру нәтиҗәсендә, физик мөмкинлекләре чикләнүчеләр дә байтак.
Инвалидлар көне нәкъ менә җәмгыятьнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын аларга юнәлтү өчен гамәлгә куелган да. Хәтта кайчандыр, төгәлрәге 1981 елны Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль ассамблеясы Инвалидлар елы дип игълан иткән булган. Аннан соң 1983-1992 еллар Инвалидлар унъеллыгы булып исәпләнгән. Инвалидлар елы һәм унъеллык программасына ясалган йомгак бу чорда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышында уңай үзгәрешләр булуын һәм халыкның да алар хакында мәгълүматлары артуын күрсәткән. Шулай итеп, 3 декабрьдә алар өчен махсус бәйрәм көн барлыкка килгән.
Илексаз мәктәбе коллективы Игәнә Баш авылында яшәүче Сабитова Гөлнур апа янына барды. Ул чәчәктәй матур яшь чагында тегүче булган. Тик язмышның ачы камчысы үзенекен иткән: аның ике күзе дә сукыр, авырлык белән генә йөри. Безнең килүгә ул бик шатланды. Кайнар камыр ризыгын һәм күчтәнәчләрне күргәч, дога кылды, рәхмәтләрен әйтте.
Болар барысы да уңай күренешләр, билгеле. Урамга һава суларга чыкканда, урамда йөргәндә, җәмәгать урыннарында нинди авырлыклар кичергәннәрен, нинди каршылыкларга очрауларын алар үзләре һәм инвалидларның якыннары гына белә. Әмма бернинди җайлаштырылган бина да, бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар да кешелеклелекне, уңай мөнәсәбәтне, күңел киңлеген, йөрәк җылысын алыштыра алмый. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк булсак, үзебезнең җылы сүзләребезне кызганмасак иде. Җылы сүз – җан азагы, ди татар халкы. Иң мөһиме – йөрәк җылысы! -
Ботендонья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан Илексаз мәктәбендә төрле чаралар 01.12.2017

Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә. Россиядә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арта бара. Инфекциянең таралуы буенча ил дөньяда 52 нче урында тора. Бу – бөтен халыкның 1,1 проценты – вирус йөртүчеләр, дигән сүз. Чагыштыру өчен берничә сан: АКШ – 68 нче урында, халкының 0,6 проценты вирус йөртә, Таҗикстан – 87 нче, Кытай – 115 нче, Казахстан – 119 нчы урында.
Ел саен бу көнне дөньяның бөтен төбәкләренә таралыш алучы ВИЧ-инфекция һәм СПИДка каршы көрәшү буенча көчләрне ныгытуга хезмәт итә. ВИЧ-СПИД белән бәйле барлык катлаулыкларны аңлап, БМО 1996 нчы елда алты бөтендөнья оешмасы берлеген булдыра. СПИДка каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала, бу өлкәдә бер акция дә аннан башка узмый. Бу тасма СПИДның гәүдәләнеше буларак 1991 нче елның язында уйлап табыла. Идея рәссам Франк Муруга карый. СПИД авыруын 1981 нче елның 5 нче июнендә Американың авырулар өстеннән контроль үзәге теркәгән.
Ботендонья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан Илексаз мәктәбендә төрле чаралар узды. Китапханәдә "Сак бул-СПИД!!!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Сыйныфларда "Тайгак юлдан атлама!"исеме астында класс сәгатьләре узды. 8-9 нчы сыйныф укучылар белән берлектә буклетлар ясалды һәм авыл халкына тартылды. “Сез бүген нинди көн икәнен беләсезме?” дигән сорауга күпчелеге “Спидка каршы көрәш көне” дип җавап бирде. Ә ике авылдашыбыздан “Инвалидлар көне” дигән җавап алдык. Афәрин, авылдашлар! Анысы да хак.
1-4 нче сыйныфларда “Без барыбыз да бертөрле” исеме астында класс сәгате узды. “Инвалидлар” декадасын бүген башлап җибәрдек. Ул уңайдан бик күп чаралар уздыру күздә тотыла.
Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөләндәм Хәлиуллина -
Шефлык эшенә бардылар 29.11.2017

Шефлык эшенә бардылар
-
7 нче класс укучыларының комплекслы эшләре башланып китте 28.11.2017

7 нче класс укучыларының комплекслы эшләре башланып китте
-
Бөтендонья СПИДка каршы көрәш» атналыгының 1 нче көне 27.11.2017

Бөтендонья СПИДка каршы көрәш» атналыгы кысаларында Илексаз мәктәбендә төрле чаралар уздыру планлаштырыла. Бүген атналыкта узучы чаралар белән таныштырылды. Өлкән сыйныф укучылары белән берлектә буклетлар ясалды һәм авыл халкына тартылды











