Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Валиев Фандас Анасович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Волейбол ярышында - 2 урын! 16.04.2014

Мәктәпнең кызлар командасы Җәлилдә үткән волейбол ярышында катнаштылар. Укытучылары Хуҗин Л.К., Хуҗина З.Ә. Алар районда 2нче урынны яуладылар. Молодцы, кызлар! Алга таба да уңышлар сезгә
-
12 апрель - Бөтендөнья Космонавтика көне 12.04.2014

12 апрель -Бөтендөнья Космонавтика көне. Бу көнне мәктәбебездә космонавтикага багышланган дәресләр уздырылды. Укучыларга космос, аны өйрәнү тарихы,бу өлкәдә эшләгән галимнәр, беренче очучы-хайваннар, беренче космонавт Ю.А.Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова, космонавтлар, космик очышлар тарихы турында бик бай мәгълүмат бирелде.
-
Зирәк тиен - 2014 11.04.2014

Укучыларда татар теленә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү буенча төрле чаралар үткәрелә. Укучылар бу чараларда белемнәрен тирәнәйтәләр, иҗади сәләтләрен үстерәләр. 11 апрель көнне алар “Зирәк тиен” уен-бәйгесендә катнаштылар.
-
Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу 10.04.2014

10 апрель көнне “Сарман” кинотеатрында без - китап сөюче татар теле укытучылары Рәмзия Равил кызы, Гөләндәм Гөлүс кызы һәм китапханәче Гөлшат Раеф кызы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе язучы Нәбирә Гыйматдинова, “Идел” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, менеджер Вәсилә Гыйматдинова белән очраштык. Кичә матур җырлар белән үрелеп барды. Язучының иҗатын яратучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдык.
-
Сәламәтлек көне 07.04.2014

Бүген 7 нче апрель - " Сәламәтлек көне". Шушы уңайдан барлык классларда тәрбия сәгате уздырылды
-
7 нче апрель - " Сәламәтлек көне".
07.04.2014
Бүген 7 нче апрель - " Сәламәтлек көне". Шушы уңайдан барлык классларда а тәрбия сәгате уздырылды.
-
2 апрель - Балалар китабы көне
02.04.2014
2 апрель - Балалар китабы көне. Шушы уңайдан китапханәче Гөлшат Раеф кызы башлангыч сыйныф укучыларына китаплар тарихын сөйләде, китапка сак караш уяту максатыннан, өлкән сыйныфлар белән "китап ремонтлау" эшләрен алып барды.
-
К.Булатова исемендәге премия тапшыру 20.03.2014

2014 елның 20 мартында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында шагыйрә Клара Булатова исемендәге премияне тапшыру тантанасы булып узды.
-
Сарманда - математикадан ОГЭ 19.03.2014

Бүген 9 класс укучылары математикадан сынап карау имтиханын бирәләр. Аларга уңышлар телибез!
-
"Җырлы - моңлы балачак иле" 17.03.2014

Мәктәбебезнең җыр-моңга гашыйк балалары Нәбиуллина Гүзәл, Кыямова Динә һәм Диләләр, Газдалиева Адиләләр Мортамак мәдәният йортында уздырылган “Җырлы-моңлы балачак “конкурсында катнаштылар.Алар, икенче турга үтеп, Сарманда уздырылачак гала концертта катнашачаклар.











