Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лешев-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан/ ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Ләшәү-Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423353, РТ, Сармановский р-н, дер. Дусюмово, ул. Советская 1Б |
| Телефон: | +7(855)-594-13-42 |
| E-Mail: | L.tamakskaya.Osnovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лешев-Тамакская ООШ" |
| Руководитель: | Давлетов Ринат Сиринович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 50 ученика и 5 воспитанников/50 укучы һәм 5 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лешев-Тамакская основная общеобразовательная школа" Сармановского муниципального района Республики Татарстан/ ТР Сарман муниципаль районы МБГББУ "Ләшәү-Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Телефон горячей линии по вопросам государственной итоговой аттестации / Дәүләт йомгаклау аттестациясе мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоны 25.05.2026

-
Программа эколого-литературного фестиваля/Әдәби-экологик фестиваль программасы 29.04.2026

«Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр»
Бөтенроссиякүләм фәнни-гамәли конференциянең
Сарман муниципаль районындагы фәнни-практик һәм әдәби-экологик фестиваль мәйданчыгы
«Матур әдәбият һәм иҗат чаралары белән мәктәп укучыларының милли үзаңын һәм экологик культурасын формалаштыру»
28 нче апрель, 2026 нчы ел
Фестивальнең хөрмәтле кунагы: мәктәпнең данлыклы укучысы, филология фәннәре докторы, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, профессор Фәрит Зәкиҗан улы Яхин.
Башлана: 9.00 сәгатьтә.
Программа
8.00- 9.00 – Кунакларны, катнашучыларны каршы алу
9.00 -10.00 – Пленар өлеш
10.00-11.00 – Тукай эзләре буйлап
• Габдулла Тукай әдәби музее: үткәне, бүгенгесе
• Филология фәннәре докторы, шагыйрь Фәрит Зәкиҗан улы Яхинга – 65 яшь
11.00–12.00 – Осталык дәресләре
!!! Оештыручылар ак төстәге футболкалар алып килүне сорыйлар. Яңа булуы мөһим түгел, искене яңартырга өйрәтәчәкләр.
11.00-12.00 – Мөгалимнәрнең тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы: Милли традицияләрнең әхлакый-патриотик тәрбия бирүдәге роле (катнаш формат)
12.00-12.30 – төшке аш.
12.30-13.00 – Җиңүчеләрне бүләкләү.
«Фестиваль агачы» акциясе - мәктәп территориясендә фестиваль истәлегенә агачлар утырту планлаштырыла.
-
Конференция-фестивальдә катнашучылар игътибарына 28.04.2026

Конференциянең йомгаклау тантанасына чакырылучылар исемлеге
1 нче секция - катнаш формат. Заявка җибәрүчеләр белән төркемнәр ясала, ссылкалар җибәрелә.
Список участников методической секции конференции.doc
2 нче секция - әдәби-экологик фестивальнең йомгаклау тантанасына 5 номинациядә жюри сайлап алучылар чакырыла.
-
Игьтибар, игьтибар. Конференциядә катнашучылар игътибарына
28.04.2026
Хөрмәтле конференциядә катнашучы укучылар, укытучылар.
21 нче апрельгә билгеләнгән конференциябез, билгеле сәбәпләр аркасында, 28 апрельгә күчерелә. Чакырылучылар исемлеге атна барышында эленәчәк. Хәбәрдә булыйк.
Уважаемые участники конференции - учащиеся, учителя. Намеченная на 21 апреля конференция, по известным причинам, перенесена на 28 апреля. Список приглашенных будет вывешиваться в течение недели. Будем в курсе.
-
Поздравляем/ Котлыйбыз
19.04.2026
17 апреля в с. Большое Нуркеево Сармановского района прошла V Республиканская научно-практическая конференция «Естественно-географические знания в современном образовательном пространстве школы и вуза», где приняли участие ученицы 8 класса Шайдуллина Камиля и Юсупова Марьям. Девочки стали обладателями Диплома 2 степени. Поздравляем! Учителя школы Курбиева Г.Ф. и Шайдуллина Л.К. на секции “Здоровом теле – здоровый дух” провели мастер-класс “Природа лечит”.
17 апрель көнне Сарман районының Олы Нөркәй авылында 8 класс укучылары Шәйдуллина Камилә һәм Йосыпова Мәрьям «Мәктәп һәм югары уку йортының хәзерге Мәгариф киңлегендә табигый-географик белемнәр» V Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Кызлар 2 нче дәрәҗә Дипломга ия булдылар. Котлыйбыз!
Мәктәп укытучылары Курбиева Г.Ф. һәм Шәйдуллина Л. К. "Сәламәт теле – сәламәт рух" секциясендә чыгыш ясадылар, үзләренең осталык дәресләрен күрсәттеләр.
-
Добрая традиция – субботники / Өмәләр – яхшы гадәт 19.04.2026

С начала апреля везде проводятся субботники, цель которых – убрать мусор, прошлогоднюю листву после зимнего периода, вырубить сухостой, побелить деревья, навести порядок, тем самым улучшить экологическую обстановку в населенных пунктах.
Субботник – это добрая традиция, которая объединяет людей, дает им еще один повод сделать доброе и полезное дело, проявить свою заботу о природе.
Апрель башыннан бөтен җирдә өмәләр үткәрелә, аларның максаты – чүп-чарны, кыштан соң узган елгы яфракларны җыештыру, корыган агачларны кисү, агачларны агарту, тәртип урнаштыру, шуның белән торак пунктларда экологик хәлне яхшырту.
-
Лейля – победитель конкурса / Ләйлә – конкурста җиңүче 19.04.2026

17 апреля 2026 года на базе МАОУ «Гимназия № 5» г. Альметьевска прошел Х зональный фестиваль-конкурс на иностранных языках «TALENTA – 2026». В этом году тема фестиваля “Единство народов – сила страны” приурочена к Году единства народов. В конкурсе приняла участие ученица 6 класса Шайдуллина Ляйля и стала обладателем Диплома 1 степени (рук. Нуртдинова Л.М.) Мы сердечно поздравляем Лейлю с победой!
2026 елның 17 апрелендә Әлмәт шәһәренең 5 нче гимназиясе базасында чит телләрдәге «TALENTA-2026» Х зона фестиваль-конкурсы узды. Быел фестивальнең темасы "Халыклар бердәмлеге – ил көче". Ул Халыклар бердәмлеге елына багышланды. Конкурста 6 класс укучысы Шәйдуллина Ләйлә катнашты һәм 1 нче дәрәҗә Дипломга ия булды (укытучысы Нуртдинова Л.М.). Без Ләйләне җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Весення неделя добра / Язгы мәрхәмәт атнасы 18.04.2026

С 13 по 18 апреля в нашем школе прошла ежегодная, традиционная «Весенняя неделя добра». Цель тематической недели: сформирование духовно-нравственного развития детей, воспитание желания прийти на помощь тем, кто в этом нуждается, формирование экологическое сознание, повышение экологической культуры и бережного отношения к природе. Неделя проходила под девизом: «Доброта спасет мир».
13-18 апрель көннәрендә мәктәбебездә ел саен үткәрелә торган «Язгы игелек атнасы» үткәрелде. Тематик атнаның максаты: балаларның рухи-әхлакый үсешен формалаштыру, мохтаҗларга ярдәмгә килергә теләк тәрбияләү, экологик аң формалаштыру, экологик культураны һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне арттыру.
-
Защита индивидуальных проектов / Проектлар якланды 08.04.2026

После весенних каникул в школе прошло традиционное мероприятие – защита индивидуальных проектов. В нем приняли участие обучающиеся 5-8 классов.
Язгы каникуллардан соң мәктәптә традицион чара – индивидуаль проектларны яклау узды. Анда 5-8 сыйныф укучылары катнашты.
-
Первый весенний экологический субботник / Беренче язгы экологик өмә
06.04.2026
В Татарстане стартовал санитарно-экологический двухмесячник по очистке территорий населенных пунктов. Обучающиеся 7 класса вышли на первый весенний экологический субботник. ребята раскидали снег, убирали лед со двора школы. Работали дружно, сплоченно, поэтому смогли полностью закончили работу на отведенной территории.
Бүген 7 класс укучылары беренче экологик өмәгә чыктылар һәм мәктәп территориясендәге карны чистартып, яз килүен тизләттеләр, язга бозларны эретергә ярдәм иттеләр.










