Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, улица Советская, 19 |
| Телефон: | +7(855)-592-49-09 |
| E-Mail: | Leysan3.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ № 3 « Лейсан» |
| Руководитель: | Вагизова Гульшат Газинуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 101 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Итоги конкурса "Зелёный огонёк- 2026" 26.02.2026

Сегодня в МБДОУ "Лилия" состоялся финал районного смотра-конкурса среди дошкольных образовательных организаций Сармановского района и их воспитателей по профилактике ДДТТ "Зеленый огонек- 2026". Где наша Зарипова Альбина Марсовна достойно прошла все испытания и была награждена Благодарностью от организаторов конкурса и ценным призом.Мы ее от всей души поздравляем и желаем новых взлетов и побед в будущем!!!
Также наш детский сад награжден грамотой за 3 место среди дошкольных образовательных организаций в номинации "Лучшая дошкольная образовательная организация по обучению детей правилам безопасного поведения на дорогах и пропаганде БДД среди родителей» и ценным призом. Благодарим организаторов конкурса. -
Масленница 25.02.2026

Бакчада Масленица бәйрәме уздырдык,анда балалар халык уеннары һәм әйлән-бәйлән уйнадылар.Бәйрәм җылы дустанә атмосферада узды.
-
Видеоязма бәйгесенә нәтиҗә 25.02.2026

20 февральдә, "Сандугач" балалар бакчасында күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган “Патриот-шагыйрь М.Җәлилнең моңлы аһәңе” зонакүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды.
Видеоязма бәйгесенә нәтиҗә ясалды,анда безнең иң кечкенәләребез "Карак песи" инсценировка номинациясендә җиңү яулап 1нче урынга лаек булдылар,җитәкчесе Фәсхетдинова Г.А; беренче кечкенәләр төркеменнән Шакиров Айвар шулай ук беренче урын җитәкчесе Хаертдинова Г.И,мәктәпкә әзерлек төркеменнән Валиева Саида 3нче урынга лаек, Закирова Ильвина катнашучылар сертификатына лаек җитәкчеләре Гайсина В.А.,Миннуллина Р.К. Котлыйбыз,киләчәктә дә катнашып яңа үрләр яулауыгызны телибез! -
Яшел ут бәйгесенең беренче туры 24.02.2026

Балаларга кечкенәдән үк юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү, аларда юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру – балалар бакчасы тәрбиячеләренең изге бурычы. Шул максаттан оештырылган “Яшел ут-2026” республикакүләм смотр-бәйгесенең муниципаль этабының беренче туры узды, анда безнең бакчадан тәрбияче Зарипова Альбина Марсовна катнашып уртанчылар төркемендә “Юл иминлеге кагыйдәләре иленә сәяхәт”дигән шөгыль күрсәтте.
Лайк
30
-
23 февраль белән зурлар төркеме әтиләрен котлыйлар 21.02.2026

Зурлар төркеме чын күңлдән әтиләрен бәйрәм белән котлап,матур җырлар җырлап,биюләр биеп,әти-бабайлары белән төрле уеннр уйнап матур кичэ уздырдылар.
23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде. -
Муса Җәлилнең тууына 120 ел 21.02.2026

20 февральдә, "Сандугач" балалар бакчасында күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган “Патриот-шагыйрь М.Җәлилнең моңлы аһәңе” зонакүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды.
Безнең балалар бакчасыннан бик күп балалар катнашып сертификатка ия булдылар,ә иң оста шигырь сөйләүчеләр арасыннан Миннехузина Амелия 1 нче урын га лаек булды. Барлык катнашучыларны да котлыйбыз, аларга киләчәктә уңышлар телибез. -
Ватанны саклаучылар көне 20.02.2026

Бүген зурлар төркемендә "Ватанны саклаучылар" көне үтте. Балалар әтиләрне, бабайларны, абыйларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
-
Зарница 20.02.2026

Бүген безнең балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм этиләре катнашуында "Аҗаган" ярышы узды. Әтиләребез ике төркемгә бүленеп ярыштылар, үзләренең җитез, кыю, тырыш икәнлекләрен күрсәттеләр. Иң кызыклы өлеше - флаг эзләү булды. Безнең әтиләребез уңганнар һәм булганнар. Аларны бәйрәм белән котлыйбыз.
-
Ачык шөгыльдә 18.02.2026

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә Миннуллина Рушания Камилевна ачык шөгыль күрсәтте. Грамотага өйрәтү шөгылендә алар "А" авазын ишетү һәм әйтү күнекмәсен булдыру остендә эш алып бардылар.Әлеге шөгыль барышында балаларны грамоталык нигезләрен үзләштерү эшенә актив әзерләү алып барылды. Педагог максатчан рәвештә балаларны тәкьдим ителгән һәр сүзгә аваз анализы ясарга: сузык авазларны,калын һәм нечкә әйтелешле тартык авазларны аера белергә, сүзләр эзләп табып аның арасыннан "А" хәрефенең кайсы җирдә урнашканын уйлап әйтергә өйрәтте.
Бирелгән сүзләрдән модель корып аны укыдылар,сүзләргә аваз анализы ясадылар,касса белән таныштылар. Шөгыль бик эчтәлекле һәм тирәнтен булды. -
Г.Тукайның тууына 120 ел 14.02.2026

Бүген безнең балалар бакчасында бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби бәйге узды.Әлеге чараның максаты балаларны шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары Җәлилчеләр белән таныштыру,алар белән горурлану хисләре тәрбияләү иде. Балалар бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр,иң кечкенәләребез "Карак песи" шигыренә театральләштерелгән күренеш күрсәттеләр.Беренче кечкенәләр төркеменнән ике яшьлек Шакиров Айвар Муса Җәлилнең "Маэмай"шигырен яттан сөйләде, Шагыйребезнең эчтәлекле матур шигырьләрен Зарипова Мәликә,Миннехузина Амелия, Султанова Самина,Юнысова Риана, Миннебаева Сафина,Валиева Саида,Закирова Ильвина сөйләделәр.
Хәзерге вакытта Ватаныбызның патриот гражданинын тәрбияләү бик мөһим.Бенең балалар үз геройларын - үз тормышларын геройларча батырлык һәм каһарманлык күрсәтергә омтылучыларны белергә тиеш.















