Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Фатхриев Ильшат Ильнурович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Дулкыннар - 2018 27.01.2018

9 сыйныф укучысы Мансуров Райнур Дулкыннар-2018 конкурсында Вокал-соло номинациясендә 2 урынга лаек булды.
-
Акция «Кормушка» 20.01.2018

Акция «Кормушка»
Зима-трудное время для птиц. Им страшен не только холод, но и голод. Они нуждаются в помощи людей.
Учащиеся нашей школы с огромным желанием решили принять участие в акции «Кормушка». Они должны были сделать кормушки, повесить их около своего дома, добавлять постоянно в неё корм.
Наши учащиеся все участвовали в этой акции, сфотографировались около своих кормушек и фотки отправили классному руководителю. Спасибо, ребята! Вы сделали доброе дело!
-
ГТО. 19.01.2018

Үткән уку елында мәктәбебездә ГТО нормативларын уңышлы тапшырган укучыларны котлау тантанасы узды. Аларга бронза һәм көмеш дәрәҗәсендәге значоклар, таныклыклар тапшырылды.
Хәзер укучылар ГТО ның кышкы сессиясенә әзерләнәләр. Уңышлар телибез!
-
Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел . 18.01.2018

Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай һәм РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстанның, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел уңаеннан 4 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә мәктәп китапханәсенда оештырылган күргәзмәдә булдылар. Язучының иҗаты белән якыннан таныштылар.
-
Физкультура дәресләре 17.01.2018

Уку елының иң озын чиреге старт алды. Мәктәпләрдә җанлы дәресләр, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек, түгәрәкләрдә кызыклы шөгыльләр гөрли. Ә иң күңеллесе, физкультура дәресләредер мөгаен. Чаңгы сезоны башланды. Саф һавда чаңгы шуу, тимераякта йөрү сәламәтлек өчен файдалы да кирәкле дә икәнен һәр укучы яхшы аңлый. Сәламәт тәндә- сәламәт акыл шул дуслар!
-
Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел. 16.01.2018

Мэшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф һәм күпкырлы шәхес Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 16 нчы гыйнварда 200 ел тула. Шул уңайдан Юлбат төп мәктәбендә мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Шиһабетдин Мәрҗани-күпкырлы шәхес” дигән темага бердәм сыйныф сәгате үтте.
-
“Семицветик” үзәк вәкилләре белән очрашу. 15.01.2018

Юлбат топ мәктәбе “Семицветик” психологик үзәге белән тыгыз элемтәдә тора. Бүген дә әлеге үзәк хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды.
-
"Җимлек" акциясе. 13.01.2018

9 январьдан алып 20 январьга кадәр мәктәптә канатлы дусларыбызга ярдәм итү максатыннан “Җимлек” экологик акциясе старт алды. Укучылар әлеге чараны бик теләп кабул иттеләр. Биредә 1-6 нчы сыйныф укучылары зур активлык күрсәтәчәк. Һәрбер җимлектә канатлы дусларны тәмле сый-нигъмәтләр: солы, бодай, арыш, арпа, ипи валчыклары һ.б. көтә. Балалар даими рәвештә дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә кошларга җимнәр һәм ризыклар өстәп, кошлар ашханәсен гел чистартып, кардан арындырып торачак.
-
Әйләнә-тирә дөнья дәресләре 12.01.2018

Кыш искиткеч матур ел фасылы ул. Карын да яудыра, җәяүле буранын да уйната,өермәсен дә дулатып йөртә. Искиткеч салкыннар битләрне чеметә. Мәктәбебезнең 2 сыйныф укучылары, әйләнә-тирә дөнья дәресендә кышның шушы гүзәллеген күзәтеп, терек һәм терек булмаган табигатьтә кыш билгеләрен өйрәнү өчен экскурсиядә булдылар.
-
Мәгълүмати күргәзмә. 11.01.2018

Мэшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф һәм күпкырлы шәхес Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 16 нчы гыйнварда 200 ел тула. Шул уңайдан мәгълүмати күргәзмә оештырылды.










