муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Кояшкай" лагеренең 7 нче көне 07.06.2022

Лагерьның 7 нче көне "Әкиятләр дөньясында тылсымлы хәзинәләр" темасы астында квест уен формасында үтте. Укучылар төрле кызыклы биремнәр чиштеләр, балл итеп бирелгән кисәкләрдән тулы бер картина җыйдылар.
-
"Кояшкай" лагеренең 6 нчы көне 06.06.2022

6 июня-День русского языка. С воспитанниками пришкольного лагеря организовали викторину "Сила и величие языка" и интеллектуальную игру "По следам сказок Пушкина". Второй отряд оформил плакат "Я люблю русский язык". Ученики третьего отряда нарисовали иллюстрации к сказкам Пушкина
-
"Кояшкай" лагеренең 5 нче көне 05.06.2022

Лагерның 5енче көне "Наркотиксыз айлык" кысаларында " Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән тема астында үтте.
-
"Кояшкай" лагеренең 4 нче көне 04.06.2022

Лагерның 4 нче көне табигать кочагында "Математика иленә сәяхәт" темасы астында үтте. Укучылар төрле кызыклы мәсьәләләр, кроссвордлар чиштеләр, кызыклы сорауларга җаваплар таптылар.
-
"Кояшкай" лагеренең 3 нче көне 03.06.2022

-
Туган ягым буйлап сәяхәт. "Кояшкай" лагереның 2 нче көне 02.06.2022

Лагерьның икенче көнендә укучыларыбыз өчен туган як буйлап сәяхәт оештырылды. Авылның күрке булган "Чишмәле" ял итү урынында күңелле уеннар уйналды, файдалы дару үләннәре белән таныштырылды.
-
Исәнме, лагерь . "Кояшкай" лагеренең 1 енче көне 01.06.2022

1 июньнән мәктәбебездә 42 балага исәпләнгән "Шатлык" ял лагере, 6 бала өчен хезмәт лагере эшли башлады. Укучыларның яллары файдалы һәм кызыклы үтә.
-
"Кояшкай" лагеренең 9 нчы көне 31.05.2022

Лагернең 9 нчы көне "Нарат" боз сараена экскурсиягә бару белән истә калачак. Укучылар рәхәтләнеп шудылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
"Соңгы кыңгырау" 24.05.2022

Бүген 24 май көнне мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Чыгарылыш сыйныфы укучыларын әлеге истәлекле көн белән район финанс бюджет палатасы җитәкчесе Шамсун Әкбәр улы Сөнгәтов, мәгариф идарәсе методисты Гүзәл Талыйп кызы Фаттахова, Симет авыл җирлеге башлыгы Ильгизәр Роберт улы Ахмадуллин котлады.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк кыйммәтле капитал. Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын. Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Хәерле сәгатьтә!
Җырлап торган моңлы кыңгырау ул-
Киләчәкнең кайнар сәламе,
Ак хыяллар сынмас канат булсын
Бәхет язсын тормыш каләме. -
"Президент ярышлары"ның рениональ этап җиңүчеләре 21.05.2022

19-21 май көннәрендә мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары: Ахмадуллин Б., Загриев С., Низамиев Р., Талипова М., Шайдуллина Г., Шарифуллина Е. җитәкчеләре Саубанов А.Р. Мамадыш шәһәрендә Бөтенроссия спорт бәйгесе "Президент ярышлары"ның региональ этабында катнашып 1 урын яулап кайттылар. Укучыларыбызны чын күңелдән әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз.









