муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
| E-Mail: | Simetsad.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228
-
Нәниләр дә тырышалар... 13.03.2013

Кечкенәләр дә зурлардан калышмыйлар.Әнә нинди матур балыклар "ясап куйганнар" ләбаса)))
-
Яңя җыр өйрәндек. 12.03.2013

"Нәүрүз бәйрәменә" дә санаулы көннәр генә калып бара.Без "Нәүрүз"не ел саен Мәдәният йортында зурлап каршыларга гадәтләнгән инде.Бүгеннән бәйрәмгә әзерлекне башлап җибәрдек. "Нәүрүз Мөбарәк булсын!"- дигән яңа җыр өйрәндек."Яз", "Нәүрүз" турында өйрәнәсе җырларыбыз шактый әле. "Тал песие", "Җылы яз, яз килә" җырлар мәсәлән.(Р. Вәлиева). Ә җырларга безгә генә кушыгыз инде сез! Теттереп җырлыйбыз!
-
Суга "балыклар" җибәрдек. 12.03.2013

Атналык дәвам итә.Суны да, урманнарны да, биек- биек тауларны да, елга- күлләрне дә безгә бит Табигать- АНА биргән икән!Без аны сакларга тиешбез!Бүген без дә чишмә суларыбызны сакларга, елгаларыбызны пычратмаска сүз бирештек һәм үзебезнең авыл "елгасына" матур- матур" балыклар ясап җибәрдек.Бәлки әле җәй көне кармакларыбызны алып төшеп "берсен" генә булса да каптырырбыз да)))
-
Су-яшәү чыганагы. 11.03.2013

Бакчабызда "Су һәм аның үзенчәлекләре" атналыгы башланып китте.Су турында һәм аның яшәү өчен "һава" кебек үк бик мөһим чыганак икәнлегенә төшендек.Су белән хәтта "тәҗрибә" дә үткәреп карадык."Атна дәвамында өйрәнәсе яңалыкларыбыз бик күп әле"- диде безгә Апа.
-
Чулпанның туган көне! 11.03.2013

Бүген дустыбыз Чулпанга 6 яшь тулды.Без аны туган көне белән котладык.Чулпан бик тәртипле кыз, гел "кояш" кебек елмаеп тора.Чәчләре дә сап- сары. Без аны бик- бик яратабыз! Туган көнең белән Чулпан!!!
-
Көймәләр ясадык. 11.03.2013

Барысына да өлгерәбез.Суда йөздерергә "көймәләр" дә ясап куйдык."Гөрләвекләр" акканын гына көтәсе калды))))
-
Сәламәт буласыбыз килә! 11.03.2013

" Гимнастикага! "- диюгә
"Эһ"- дигәнче киенеп
Тезелеп тә басабыз.
Апа әйтә: "Бик сәламәт
Таза, матур булырсыз! "-ди
Зарядка яратсагыз!!!
-
Бүген - Әниләр бәйрәме! 07.03.2013

Бүген бакчабызда Әниләр бәйрәме булып узды. Бәйрәм бииииик күңелле булды. Әниләребезгә үзебезнең иң матур һөнәрләребезне күрсәттек. Әниләребезне "Салон красоты" га кунакка алып барып,матур макияжлар ясадык. "Сәяхәтче әтәч" әкиятен әниләребез бигрәк тә яраттылар. Бәйрәм һәрберебезнең күңелләрендә иң матур тойгылар гына калдырды. Безнең бакча коллективы да барлык Мәгариф өлкәсендә эшләүче тәрбияче апаларны һәм барлык Хатын-кызларны бәйрәм белән котлый. Барчагызга саулык-сәламәтлек,эшегездә иҗади уңышлар телибез!
-
"Әниләр бәйрәме" якынлаша. 04.03.2013

Бакчабызда бәйрәм арты бәйрәм инде, бигрәк күңелле.Әле генә бакчабызга әтиләребез кунакка килгән иде, инде әниләр һәм Дәү әниләребезне көтәбез.Инде бүләкләребезне дә әзерли башладык, бик нык тырышырга туры килде.Үз кулың белән ясаган бүләк кенә матур була бит ул)))
-
"Юл кагыйдәләрен" өйрәндек. 02.03.2013

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү шактый көч, түземлек, вакыт сорый. Моңа балаларны бакчадан ук өйрәтә башларга кирәк. Бу атнада бик тырышып "Юл йөрү кагыйдәләре" н өйрәндек. Шигырьләр, кагыйдәләр, уеннар өйрәндек, презентацияләр карадык. "Сакланганны саклармын!" - дигән Алла бабай дип өйрәтә безгә апа, юлда йөргәндә гел карап кына йөрегез, бик тә игътибарлы булыгыз ди.









