муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
| E-Mail: | Simetsad.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Кыш бабайны көтәбез! 10.12.2017

-
Филиал яңалыклары. Әниләр бәйрәме! 09.12.2017

Әни кирәк (Р.Миңнуллин)
Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк!
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә —
Әни, димәк!
-
Филиал яңалыклары. Әниләр бәйрәме! 09.12.2017

Әниләрне бәйрәм белән котлап аларга "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштердек.
-
Филиал яңалыклары. Әниләр бәйрәме! 09.12.2017

Кадерле әниләребезгә матур открыткалар ясадык.
-
Туган ягымда Кыш! Шәйхлиева Мәликә иҗаты. 02.12.2017

-
Филиал яңалыклары. Рәхмәтлебез. 22.11.2017

Нуриевлар гаиләсе балалар бакчасына уенчыклар бүләк иттеләр. Малайларга машина, ә кызларга курчакларын утыртып йөртергә коляска. Балаларыбыз уенчыкларга бик сөенделәр. Аларга бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез, балаларны сөендергәннәре һәм шатландырганнары өчен.
-
Филиал яңалыклары. Рәхмәтлебез. 22.11.2017

-
Филиал яңалыклары. Рус теле эшчәнлеге. 20.11.2017

Балалар белән яшелчәләр өйрәнәбез. Аларның төсләрен һәм тәмен.
-
Филиал яңалыклары. Йомгаклау чарасы. 18.11.2017

Атналык теманы "Юлларда иминлек кирәк. Транспорт төрләре" йомгаклап балалар белән уен викторина оештырдык.
Уен викторинаның максаты: балаларга светофор турында төшенчә бирүне дәвам итү, светофорның төсләрен аера белү күнекмәләрен ныгыту. Балаларның фикерләү, анализлау сәләтләрен, игътибарлылыкларын арттыру, хәтерләрен яхшырту; бер-берсенә игътибарлылык, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Безнең авылга "Машиналар карыйм"-дип килгән һәм кире урманга юлны оныткан аюга булыштык.
-
Филиал яңалыклары. Йомгаклау чарасы. 18.11.2017

Безгә килгәндә аюның машинасы ватылып калган икән, балалар аюга ватылган машинасын җыярга булыштылар.









