муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
| E-Mail: | Simetsad.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Кыш бабай бүләге. 22.12.2018

Кыш бабай, Кар Кызы, Убырлылар биргән буләкне балалар бик яратты. Шатландылар, сөенделәр, шигырьләр сөйләделәр.
Яна елга булэк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һэр балага
Булэклэр бирде.Кар кызы да яна елга
Кунакка килгэн.
Кыш бабай бездэ икэнен
Ул каян белгэн.Уйнап — биеп яна елны
Каршы алабыз.
Яна елда матур телэк
Телэп калабыз -
Шаян -ТВ каналы 20.12.2018

«ШАЯН ТВ» - тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган балалар каналы: • танып-белүне, белем бирүне, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар; • телевизион уен - шоулар һәм викториналар; • татар теленә тәрҗемә ителгән иң яхшы мультипликацион фильмнар; • фәнни-популяр, документаль, дөньякүләм танылган иң яхшы тапшырулар
-
Юл йөрү иминлеге 03.12.2018

03.12.2018
Бүген Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек торкеме балалары
узләреннән кечкенә иптәшләренә Юл йору иминлеге нигезләрен уз эченэ алган
“Сәяхәтче Сертотмас урдәккә ияреп” дип исемләнгән әкият тамаша күрсәттеләр. Нәни
дусларына юл йору кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлда йөргәндә сак һәм игътибарлы
булырга кирәклеген төшендерделәр. Әкият тамаша бик эчтәлекле, мавыктыргыч булды.
Нәниләр тамашаны кызыксынып игътибар белән карадылар.
Сегодня воспитанники подготовительной к школе группы МБДОУ – “Верхнесиметский
детский сад “Ромашка” выступили перед своими младшими друзьями со сказкой
постановкой “По следам уточки путешественницы”. Данная постановка была посвящена
соблюдению правил дорожного движения. Дети объяснили своим младшим товарищам
как вести себя на дороге, соблюдать правила дорожного движения. Наши маленькие
воспитанники с увлечение смотрели данное представление.
-
Без дуслар. 30.11.2018

Без әкиятләр яратабыз. Матур китаплар карыйбыз, әкият геройлары белән танышабыз.
-
Кисеп ябыштыру. Кар бөртекләре. 29.11.2018

Үзәк аша берничә кат бөкләнгән кәгазьдән кар бөртекләре кисәргә өйрәтү. Квадрат кәгазь битенен якларын һәм почмакларын тәңгәл китереп, төрле юнәлештә пөхтә итеп бөкләү кунекмәсен ныгыту. Кар бөртекләре бизәкләрен үзләре күзаллаганча ясатып, балаларның фантазияләрен устерү.
-
Кисеп ябыштыру. Кар бөртекләре. 29.11.2018

Йолдыз - йолдыз вак кына
Ак мамык сымак кына.
Өс киеменә куна
Тәнгә тисә су була. ( Кар бөртекләре).
-
Рәсем эшчәнлеге. Кышкы урман. 27.11.2018

Балаларның иҗади фантазияләрен үстерү өчен , аларны төрле предметлар ярдәмендә сурәтләү мөмкинлекләре белән таныштыруны дәвам итү. Агач һәм куак сурәтләрен таякчыктан өреп ясарга өйрәтү.Нәфасәти кабул итүне устерү: балалар игътибарын төрле ел фасыллары, туган як табигате гүзәллегенә юнәлтү.
-
Филиал яңалыклары. Табигатькә кыш килде 27.11.2018

Салкын, саф һава (Ә.Бикчәнтәева)
Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
-
24.11.2018

" Светофор дусларын җыя" дип исемләнгән район конкурсының " Иң яхшы фотоколлаж" номинациясендә катнашып III урынга лаек булган Гатауллин Азаматны котлыйбыз. Афәрин Азамат!!!
-
Ин кадерлем - ӘНИЕМ! 24.11.2018

Әни! Бу сүздә күпме наз, җылылык, сөю һәм серле көч! Әни – һәркем өчен дә иң кадерле, иң сөйкемле зат ул.
Әни күзләре... алар шундый мөлаем һәм ягымлы!
Әнкәйнең куллары – иң йомшак, иң җылы, иң кадерле куллар! Шул куллар кагылуга, башыңнан бер сыйпауга, бөтен кайгыларың югала.
Бүген - әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Бәйрәм белән газиз ӘНИЕМ!









