Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Сообщи, где торгуют смертью. 16.11.2016

-
"Иң яхшы педагог оештыручы" 15.11.2016

14-15 ноябрь көнне Эзмә урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2017" район этабы конкурсының "Иң яхшы педагог оештыручы" номинациясендә педагог оештыручылар көч сынаштылар. Безнең мәктәбебезне Гиниятуллина Илһамия Искәндәровна тәкъдим итте. Ул 4 нче сыйныфта "Иң, иң кадерле кешем" дип исемләнгән җыен күрсәтте.
-
КЭС-БАСКЕТ ярышы 15.11.2016

15 ноябрь көнне Тимершык урта мәктәбендә КЭС-БАСКЕТ ярышының зона этабы булып үтте. Әлеге ярышта Олы Шыңар, Мичән, Симет, Тимершык мәктәпләренең малайлар һәм кызлар командасы үзара көч сынашты. Кызлар командалары арасыннан ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 урын-Тимершык урта мәктәбе, 2 урын-Мичән төп мәктәбе, 3 урын - Олы Шыңар урта мәктәбе. Малайлар командалары арасында 1 урын- Олы Шыңар урта мәктәбе, 2 урын- Тимершык урта мәктәбе, 3 урын-Симет урта мәктәбе. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм финал ярышында зур уңышлар телибез!
-
ГТО фестивале 14.11.2016
14 ноябрь көнне Тимершык урта мәктәбе укучылары ГТО нормативлары тапшырдылар. Әлеге чара оешкан төстә үтте, укучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. -
Психологик десант 10.11.2016

Бүген мәктәбебездә психологик десант булды. Психолог Хабибуллина Миләүшә Газинуровна 9,11 нче сыйныф укучылары өчен “ОГЭ һәм ЕГЭга психологик әзерлек” темасына тренинг үткәрде, ә логопед Гүзәл Наилевна сөйләмендә кимчелеге булган укучылар белән шөгыльләнде.
-
"Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" 10.11.2016

9-10 ноябрь көнне Тимершык урта мәктәбендә “Ел укытучысы” конкурсының “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе” номинациясе булып үтте. Әлеге конкурсның максаты булып талантлы сыйныф җитәкчеләрен ачыклау, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең һөнәри үсешен стимуллаштыру, тәрбия өлкәсендә яңа педагогик методика һәм технологияләрне пропагандалау һәм тарату тора. Конкурста районның 22 мәктәбенең 24 мөгаллиме көч сынашты. Район мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре төрле темага эчтәлекле, тәрбияви сыйныф сәгатьләре күрсәттеләр.
-
"Быстрее! Выше! Сильнее!" 03.11.2016

3 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә "Быстрее! Выше! Сильнее!" интелектуаль спорт уены үткәрелде. Безнең мәктәбебездән "Форсаж" командасы исеме астында Таштиев Инсаф, Гилазиев Фәвиз, Гараева Рәзилә, Галимзянова Инзилә катнашты. Барлык турларда да актив катнашып 2 нче урынны яулау бәхетенә ирештек. Катнашкан укучыларга зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз.
-
Иптәшләрчә очрашу 02.11.2016

-
Шәүкәт Биктемиров музеена сәяхәт. 30.10.2016

31 октябрь көнне Миңгәр авылында урнашкан Шәүкәт Биктемиров исемендәге музейга бару истәлекле вакыйга булды. Музей җитәкчесе Ләйсән Заһировнага рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Тамчы - шоу"да кунакта 30.10.2016

30 октябрь көнне мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары Дәүлиев Әлфис, Нәҗипова Илзидә, Шамилова Инзилә "Тамчы-шоу" тапшыруында катнашып җиңү бәхетенә ирештеләр. "Саба йолдызлары" командасы Башкортстан районыннан килгән "Дуслык" командасы белән көч сынашты. Катнашкан укучыларга һәм аларның әти-әниләренә мәктәп дирекциясе исеменнән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да уңышлар теләп калабыз.



















