Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Шатлык"та 11 нче көн 06.06.2025

Бүгенге көнебез А.С.Пушкин иҗатына багышланды. Аның туган көн уңаеннан, иҗаты буенча сәяхәт иттек. Әкиятләренә багышлап, рәсем конкурсы үткәрелде.Саф һавада "Җитезрәк, көчлерәк, биегрәк " дип исемләнгән спорт уеннары булды. Балалар төрле спорт төрләрендә үзләренең көчләрен сынадылар. Уен бик матур һәм күтәренке кәеф белән үрелеп барды. Бүгенге көн бик күңелле үтте.
-
"Шатлык"та 10 нчы көн 05.06.2025

"Шатлык" лагеренда бүген милли уеннар,спорт уеннары көне !"Оригами" конкурсы балаларга аеруча да ошады.Кызлар "Көйне таны!" конкурсында беренчелекне егетләргә бирмәделәр.Ә егетләр "Сәламәт яшәү рәвеше"спорт чарасында алдынгы булдылар.
-
"Шатлык"та 9 нчы көн 04.06.2025

"Шатлык" лагере балаларны кабат сәламли. Көнне бик матур музыка астында иртәнге гимнастика белән башлап җибәрдек. Иртәнге аштан соң, "Нарат" боз сараена сәяхәткә кузгалдык. Укучыларга әлеге сәяхәт бик ошады.
-
"Шатлык"та 8 нче көн 03.06.2025

Бүген лагерьның сигезенче көне.Укучылар өчен тыгыз һәм файдалы көн булды.Иртәнге аштан соң,асфальтта рәсем ясау конкурсы уздырылды. Аннан соң укучылар экологик бәйгедә көч сынаштылар.Бәйге тәмамлангач, җиңүчеләребез ачыкланды. Конкурстан соң табигатькә сәяхәт иттек. Укучылар дару үләннәре турында күп мәгълүмат алдылар.
-
"Шатлык"та 7 нче көн 02.06.2025

"Шатлык" лагеренда көн иртәнге гимнастика белән башланды. Бүгенге көн Мингәр авылына сәяхәткә бару белән истә калачак. Биредә укучыларыбыз музейда булдылар.Танылган рәссам Фәйзрахман Камалов биредә рәсем сәнгате музее булдырган, аның эшчәнлеге укучыларга бик кызыклы булды.
-
"Шатлык"та 6 нчы көн 01.06.2025

Балаларны яклау көне уңаеннан, балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды.Уеннардан берәү дә читтә калмады, бәйрәмнән күтәренке кәеф, буләк белән таралышты укучыларыбыз.
-
"Шатлык"та 5 нче көн 31.05.2025

Көнебез иртәнге линейка белән флаг күтәрүдән башланды.Укучылар юл йөрү кагыйдәләре, әкиятләр аланнарына сәяхәт иттеләр, "Әкияттә-кунакта" бәйгесендә көчләрен сынаштылар. Беренче отрядка бу бәйгедә тиңнәр табылмады.Көндезге аштан соң укучыларыбыз Сабантуй бәйрәменә бирнә быюда катнаштылар.
-
"Шатлык"та 4 нче көн 30.05.2025

Көнне музыка астында иртәнге гимнастика белән башлап җибәрдек. «Кызыклы физика» шөгылендә балалар төрле экспериментларда теләп катнаштылар. Өстәмә белем бирү педагогы Диләрә Илнаровна бисер белән матурлык тудыру буенча мастер-класс үткәрде. Мастер-класс ахырында бисердан бик матур песиләр килеп чыкты. «Җәйге викторина» уенында зирәк команда булып, II отряд танылды. Көннең икенче яртысында отрядлар өстәл уеннарында көч сынаштылар. Балаларның көннәре кызыклы һәм файдалы үтә.
-
"Шатлык"та 3 нче көн 29.05.2025

"Шатлык" лагере кабат укучыларны җыйды. Әдәби алан сәнгать дөньясын үз итүчеләрне ярыштырды. 3 отряд иң куп очко җыеп, беренчелекне алды. Укучыларыбыз "Яшь техник" түгәрәгендә яратып шөгыльләнделәр.Ахырдан ракета очыру ярышы үткәрелде. Һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде.
-
"Шатлык"та 2 нче көн 28.05.2025

Иртәбез иртәнге линейкадан башланды. Һөнәри юнәлеш бирү буенча укучыларыбыз авыл хуҗалыгы паркына сәяхәт иттеләр. Саннар буенча викторинада 1 отряд җиңү яулады. Көндезге аштан соң флешмоб өйрәнделәр, бию һәркемгә ошады.



















